Журнал «Безнең мирас»

Кемнәр алар кыпчаклар?









Кемнәр соң алар кыпчаклар? Аларның татар теле һәм халкы формалашуда роле ни дәрәҗәдә?



Кыпчаклар турында русның иң мәртәбәле галимнәре В.Бартольд, С.А.Плетнева, Л.Гумилев бары тик яхшы яктан гына язган.



Кыпчаклар белән бәйләп “дәште кыпчак”, ягъни “кыпчак даласы” дигән терминны әйтәләр.




Димәк, кайчандыр алар биләгән территория – иксез-чиксез дала – хәзерге Россия һәм Украина, күпмедер дәрәҗәдә Казакъстан җирләре.



XII-XIII гасырларда алар Дунай, Днепр, Идел, Урал (Җаек), Иртыш елгаларының урта һәм түбәнге агымнарында, Кара, Каспий, Арал диңгезләренең, Балхаш күленең төньяк ярларында дәүләт корганнар, күчмә һәм утрак тормыш алып барганнар (КАРТАНЫ КАРАГЫЗ).




Кыпчаклар РУС КЕНӘЗЛӘРЕНЕҢ ҮЗЛӘРЕНЕҢ ҮК ЯРДӘМЕ белән берничә мәртәбә Киевне һәм башка дистәләгән рус шәһәрләрен яулап алалар.



XII йөз ахырында иҗат ителгән «Слово о полку Игореве»да Игорь Святославичның кыпчакларга 1185 елгы уңышсыз явы тасвирлана.



Шулай ук кыпчаклар ҮЗЛӘРЕНӘ КАРДӘШ БУЛГАН болгарларга – Идел буе Болгар дәүләтенә дә һөҗүм итәләр, шәһәрләрне яулап алалар.



Кыпчакларның гаскәре җиңел һәм авыр коралланган җайдаклардан гыйбарәт. Алар сугышта хәйләкәрлекләре, җитез һәм тактикада осталыклары белән аерылып торган.



1223 елда Төньяк Кавказда һәм Калка елгасы буендагы сугышларда монголлар тарафыннан җиңеләләр. Әмма җиңелүнең уңай ягы да була: Идел буена килгән монголлар, кыпчаклар белән кушылып, тулысынча ассимиляцияләшә.



Шулай итеп, кыпчаклар 1240 елларда яңа оешкан дәүләт – Алтын Урда халкының төп өлешен тәшкил итәләр. Сүз уңаеннан: болгарлар әлеге дәүләттә кечкенә генә утрау гына булып кала.



Ә ИҢ МӨҺИМЕ: туган телебез ТАТАР ТЕЛЕ ТӨРКИ ТЕЛЛӘРНЕҢ КЫПЧАК ТӨРКЕМЕНӘ КЕРӘ! Болгар төркеменә түгел!



Татар әдәбиятының иң затлы әсәрләре – “Кодекс Куманикус” – “Коман мәҗмугасы”, Котбның “Хөсрәү вә Ширин”е, Хәрәзминең “Мәхәббәтнамә”се, Мәхмүд Болгариның “Нәһҗел-фәрадис”е, Сәйф Сараинең “Китабе Гөлстан”ы кыпчак телендә иҗат ителгән.



Кыпчаклар үзләреннән бай матди мирас та калдыра. Болары белән Мәскәү музейлары тулы. Сөйләп тормыйм.










@kazanarti

Теги: Яңалыклар Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру