Фәхри Насретдинов, яшь җырчы Рафаил Җаббаров белән очрашкач, тиздән гастрольгә чыгачагы турында әйтә.
– Ә-ә, мин бу хакта ишеттем инде, Фәхри абый, – ди Рафаил. – Сара апа Садыйкова белән чыгасың икән.
Фәхри Насретдиновның хәтере кала. Авызын Рафаилның колагына ук терәп, ул:
– Юк, энем, ялгыш аңлагансың. Сара минем белән чыга! – дип, зәһәр пышылдый.
Нишлисең бит, сәнгать кешесе үзен икенче яки өченче итеп күз алдына да китерә алмый. Ул һәрвакыт беренче!
Фәнзаман Баттал
«Безнең мирас». — 2022. — №5. — 112 б.