Казиле мәчетенә 120 ел

Иртәгә, 1 майда Арча районы Казиле авылында республикабыздагы борынгы таш архитектура биналарның берсе — Казиле мәчете төзелүгә 120 ел тулу уңаеннан очрашу була. Очрашуда районда мәчетләр һәм Казиле мәхәлләсе тарихы турында сөйләнәчәк, авылның әүвәлге имамнары рухларына багышлап дога кылыначак.

 

Комментарий язарга