Журнал «Безнең мирас»

Казанда татар ханлыгы ясарга телиләр

1917 елдагы вәзгыятьне берникадәр булса да аңлар өчен тәкъдим ителә торган чыганак бу. Менә бит татар гаскәриләренә, хәрби полкларына башка милләтләр, шәһәр халкы (ә кхпчелеге руслар) тарафыннан мөнәсәбәт ничек булган!


"Бу көннәрдә һәр көн дип әйтерлек Казанга читтән мөселман гаскәрләре килә. Өченче көн бер эскадрон атлы гаскәр, кичә 500 кадәр җәяүле гаскәр килде. Бу гаскәрләр, казармалар тәмам хәзерләнгәнчегә кадәр, мөселман арасындагы хосусый йортларда урнаштырыла.


Шәһәрдәге русларның Алладан тынычлык кына сорап гомер итә торганнары татар солдатларының килүләренә үзләренчә мәгънәләр бирәләр. Мөселман атлы гаскәрләре килгән вакытта Воскресенски урамнан яшел әләмнәр белән татарча җырлап килүләре төрлесенә төрлечә тәэсир калдырган. Кайсыберсе, Казанда татар ханлыгы ясарга телиләр икән, дигән фикергә килгәннәр. Русиянең хәзерге хәлендә тәмам өмидсез хәлгә килгәннәре, татарлар шәһәрдә тәртип сакларга килгәннәр, дип уйлаганнар. Ичмасам, татарлар тизрәк тәртип кертеп, безне үз химаяләренә алсыннар иде, диләр икән!


Кояш. – 1917. – №1188. – 5 декабрь.


Исегезгә төшерәбез: "Кояшта" Казан хәбәрләре журналыбызның 2014-2017 елгы саннарында "Йөз ел элек" исемле рубрика астында даими басылды.

Теги: Редакция Яңалыклар Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру