Журнал «Безнең мирас»

Казанда “Татары Казахстана” дигән китап тәкъдим ителде

Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының “Татары Казахстана” дигән яңа проекты – Казахстан республикасында гомер итүче, гаять бай этномәдәни традицияләрен һәм тарих мәдәни мирасы буларак татар диаспорасы турындагы энциклопедик яссылыкта гомумиләштерелгән тәүге комплекслы хезмәт.
Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына тарих фәннәре кандидаты, Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институтының өлкән фәнни хезмәткәре Фирдәвес Кәлимуллина хәбәр итте.
Бүген Татарстан халыклары дуслыгы йортында “Казахстан татарлары” (“Татары Казахстана”) дигән китапны тәкъдим иттеләр. Тантаналы чарада Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, галим Искәндәр Гыйләҗев, Татарстан Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, проект авторлары,танылган татар галимнәре, институт хезмәткәрләре катнашты.
"Бу проектны безгә 2014 елның урталарында дәүләт заказы итеп эшләргә биргән иделәр, - ди Фирдәвес Кәлимуллина. – Китапны кыска вакыт эчендә башкарып чыктык. Дөресен генә әйткәндә, мондый энциклопедик хезмәтне язып чыгу өчен күбрәк вакыт кирәк. Без тырыштык, Казахстан татарлары белән даими аралашып тордык. Фәнни җитәкчебез Рафаэль Шәйдуллин, Казахстанда командировкада булып, татар диаспорасы белән актив эшчәнлек алып барды. Яңа китапка татарлар турында 600 дән артык мәкалә язылды. Моңа кадәр Казахстан татарлары да китап чыгарган иде. “Татары в Казахстане” дип атала иде. Дөресен генә әйткәндә, аларның ул - публицистик хезмәт. Шактый фактлар билгесезлектә калган иде. Ә без, билгесез даталарны барысын җентекләп тикшереп,шәхесләрнең биографиясен тулы итеп урнаштырдык. Энциклопедия жанры таләпләренә туры китереп, хезмәтебезне башкардык. Тулы төгәллек бирүебез белән шатлана алабыз”.
“Казахстан татарлары” китабын биш галим: Рафаэль Шәйдуллин, Илдар Вәлиуллин, Рөстәм Батыршин, Фирдәвес Кәлимуллина, Фидаил Миңнеханов төзегән. 500 биткә якын күләмле, 150 данә тираж белән чыккан хезмәттә Россиянең танылган продюсеры Бари Алибасов, Казанда опера җырчысы буларак дан казанган Әхмәт Агади һ.б. шәхесләр турында мәгълүмат бирелә.
Китап рус телендә чыккан, әмма галимнәр белдергәнчә, киләчәктә “Казахстан татарлары” китабын татар телендә эшләргә, дигән өмет бар. Шулай ук тәкъдим итү чарасында, проектны тагын да тулыландырып, икенче басмасын да эшләргә кирәклеген әйттеләр.
http://tatar-inform.tatar/news/2017/06/09/142212/
Булат Хәмидуллин фотолары






Теги: Мөршидә КЫЯМОВА Яңалыклар Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру