Казанда Борһан Шаһидине искә алдылар

Бүген Казан шәһәрендә Буа якташлык җәмгыяте һәм «Безнең мирас» журналы редакциясе «Борһан Шаһиди: шәхес, язучы һәм сәясәтче» дигән темага «түгәрәк өстәл» уздырды. Галимнәр, язучылар һәм журналистлар катнашында узган чарада әлеге шәхескә багышланган китап чыгару, аның драма әсәрен сәхнәләштерү, «Безнең мирас»ның аерым сәхифәләрен багышлау, кытай чыганакларын өйрәнү мәсьәләләре күтәрелде.

Комментарий язарга