Журнал «Безнең мирас»

Казан татарларында агач архитектурасы

2
Бүгенге көнгә кадәр мөселман сәнгатенә багышланган хезмәтләрдә болгар һәм татар тарихи һәйкәлләре бөтенләй тикшерелми. Ә ул аерым игътибарга лаек, чөнки IХ-Х гасырдан башлап Идел буенда үзенчәлекле мәдәният чәчәк ата, мондагы халык алга киткән гарәп-фарсы мәдәниятен тоеп яши.Гөрләп торган халыкара сәүдә үзәкләре булган хәзәр, болгар, соңрак татар шәһәрләрендә игътибарга һәм өйрәнелүгә лаек, үзеннән бик күп ядкярләр калдырган төзү эшләре үсеш кичерә. Ибн-Хәүкәл истәлекләренә караганда, X гасырда хәзәрләрнең башкаласы Итилдә 30га якын мәчет һәм кирпечтән салынган каган сарае булган. Бүгенге көнгә Болгарда таштан кабартып һәм чокып ясалган арабескалар белән бизәлгән монументаль корылма, хәрабәләре һәм искиткеч мозаика һәм майолика калдыклары сакланган.
Шунысы кызык, Казан археологлары, Болгар һәм Ка­зан губернасының баш­ка җирләрендәге казылмаларга зур игътибар биреп, бүгенге көнгә кадәр бер тапкыр да Казанның үзенә куллары җитмәде.
Татар Казаны таш биналарының тышкы күренешен очраклы рәвештә 1861 елда кафедральный собор болдырын сүтеп корганда табылган күпертеп сыланган арабескалар (алар Казан университеты музеенда саклана) һәм Касыйм шәһәрендәге шуңа охшаш үрнәкләр аша гына күзаллый алабыз.
3
Күпертеп сыланган арабескалар Ка­зан мәчетләрендәге декоратив бизә­леш­нең Болгар мәчетләрендәгечә булуын күрсәтә. Касыйм биналары белән болгар биналары арасында гаҗәеп охшашлык бар: Касыймдагы Хан мәчете манарасы Болгардагы Зур манара һәм Кече багана белән бер төзелеш мәктәбенә карый. Касыймның Казан белән мәдәни, сәүдә һәм сәяси багланышлары бездә болгар төзелеше формалары Касыймга бары тик Казан аша гына килеп кергән, дигән фикер калдыра һәм, шулай итеп, Казан архитектурасының килеп чыгышы болгар архитектурасы белән бәйле булганлыгына тагын бер дәлил булып тора.
Бүгенге көнгә кадәр үзенең бөтен миллилеген саклап калган агач архитектурасы иң оригиналь һәм үзенчәлекле булырга тиеш иде. Кызганычка күрә, көнчыгыш архитектурасы тарихчылары әлеге халык архитектурасына беркайчан да игътибар итмәгәннәр. Казан татарларының агач архитектурасына тулы бер характеристика бирү безнең бурычка керми, без бары тик үзебез туплаган берничә күзәтүне билгеләп, абруйлырак белгечләрнең әлеге үзенчә­лекле сәнгать төренә игътибар итүләренә өметләнәбез.
Казан татарлары булдырган иң үзенчәлекле архитектура гонсыры булып, мөселман мәчете манарасы тора. Гадәттәгечә, мәчет уртадан манара тишеп чыккан ике кыеклы түбәле турыпочмаклы агач йорт формасында салына. Манара – өстендә ачык мәйданчыгы яисә пыяладан беседкасы булган 8 кырлы багана; манара шпиц һәм кыйгач ай белән тәмамланган 8 кырлы гөмбәз белән төгәлләнә.
Казан мәчетләре манараларының классик мөселман архитектурасы белән дә, шулай ук Кырым һәм Кавказ архитектурасындагы манаралар белән дә бернинди уртаклыгы юк. Алар урнашу тәртибе (түбә уртасында), архитектур формалар, түшәү материаллары һәм пропорция белән аерылып тора.
Силуэтның пропорциясе билгеле бер канунга буйсына, шунлыктан җиңеллек, төзеклелек һәм нәфислек тәэсиренә ирешелә. Манара киңлегенең аның биеклегенә даими бәйләнеше, шулай ук гөмбәз өсте пропорциясе төгәл саклана, ләкин аның чикләре әлегә өйрәнелмәгән. Күзәтүләрдән чыгып, гөмбәз өсте биеклегенең нигез диаметрына булган бәйләнеше 3,5:1 яисә 4:1 нисбәттә булуы шактый еш очрый, дия алабыз.
Казан шәһәрендә татар корылмалары азрак үзенчәлеккә ия. Йортның алгы ягы урамга түгел, ә ишегалдына карап тора, урам ягыннан йорт койма белән аерып алына. Койма өстенә рәшәткә куеп, йортта яшәүчеләр урамның бер өлешен ерактан ук күреп торалар, шул ук вакытта үзләре үтеп баручыларның кызыксынучан карашларыннан кача да алалар. Гадәти агач йорт ике кыеклы түбәле һәм фронтонлы бүрәнә ызба. Казан татарларының бай тораклары бер-берсе белән пыяладан ябылган галлерея һәм витражлы чыгу юлы белән тоташкан ике катлы берничә йорттан тора. Бай йортларның өстендә һәрвакытта да борынгы урыслардагы теремны (тирмәне!) хәтерләткән пыяла чарлак урнаштырыла.
Әмма сәнгатьнең бер генә өлкәсендә дә татарның милли холкы декоратив бизәкләрдәге сыман ачык чагылмый кебек. Декорация принциплары буенча татарлар урыслардан кискен аерылып торалар: урыслар агач каралтыны һәм көнкүреш әйберләрен уеп бизәп, буяу­ны бары тәрәзә йөзлекләрендә генә файдаланса, – татарлар, киресенчә, уеп бизәк ясаудан качып, бизәгәндә бары тик буяулар гына куллана. Төс – татар сәнгатенең төп стихиясе. Декоратив буяуларны архитектурада куллану татарларның Шәрык белән тыгыз бәйләнешен күрсәтә. Буяулар ярдәмендә чын сәнгать тудырган фарсы һәм Сәмәрканд осталары турында күпләр белә.
Буяу корылманың иң күренекле өлешләрендә кулланыла: мәчет манараларында, йорт фронтоннарында, коймаларда һәм капкаларда. Татар буявының төп үзенчәлеге – полихромия. Татарлар беркайчан да әйберне бер генә төскә буямый, алар һәрвакыт берничә төсне кушып төрләндерә. Бер-берсе белән катнаштырылмаган төсләрнең кушылмасы ирексездән гаҗәпләнү тудыра (сары белән яшел, сары белән зәңгәр, яшел белән кызыл). Урыслар аны «татар зәвыгы» дип атый. Төсләрнең гадәти гаммасы гади һәм катлаулы түгел; алар һәрвакытта да диярлек бертөрле: Казан татарлары бүтән төсләрне, шул исәптән кызыл төсне яратмый һәм аларны бик сирәк очракта гына куллана.
Архитектурада полихромияле буяу биналарның тактадан ясалган диварларын каймалауда кулланыла. Ул кытыршы таш белән тышлап алган сыман горизонталь, бер-берсе белән аралашып барган киң һәм тар такталардан тора. Тар такталар батынкыланып, ә киңнәре алга чыгып тора.
Манаралар да шул рәвешле бизәлә – киңнәре сары яки зәңгәр төскә, ә тарлары акка буяла. Манараның мәзин азан әйтә торган мәйданчыгыннан аста 4 төстән торган кайма урнаша, һәм ул салават күперен хәтерләтә: яшел, зәңгәр, ак һәм сары. Беседка баганалары һәм кәрнизләр ак төстә, гөмбәз исә һәрвакыт яшел була.
Йорт фронтоннары кырыйлары ак каймалы яшел яки сары төскә буяла. Кайчакта фронтонга ярымтүгәрәк тәрәзә уела, төрле якка нурлар сузгач, ул кояшны хәтерләтә (нурлар аралаша: озыннар – ак һәм кыскалар – төрле төсле). Без йорт диварын буяуның 2 ысулын атыйбыз. Бер очракта бөтен диварлар да такта тышына туры китерелгән ике төскә буяла. Киң такталар төсле (сары, кайвакытта яшел яисә зәңгәр), ә тар такталар ак төскә буяла. Буяуның икенче төре – стеналар бер төскә буялса, почмак такталарын аралаштырып буйыйлар. Бу очракта киң такталар ак булып кала, тарлары – төсле. Бай булмаган йортларда фронтон гына буялып, стеналар такта белән тышланмый. Ишегалдындагы аерым йортларны тоташтырган галлереяларның пыялалары төрле төсләрдә була: зәңгәр, яшел, сары, кызыл һәм шәмәхә.
Буйга сугылган койма такталары вертикаль рәвештә буяла. Киң такталар соры яисә яшел төстә булса, тарлары ак төскә буяла. Рәшәткә шулай ук төрле төсләргә буяла. Мәсәлән, сөңге формасындагы очлы башы ак, баганалары яшел, ә тактасы зәңгәр төскә буяла. Капка* – татарның горурлыгы. Шуңадыр, йорт һәм койма буялмаган очракта да, капканы буямыйча калмыйлар. Капканың һәр ишеге уртасында челтәрле, чокып ясалган зур яфрак-чәчәк сыман бизәк урнаша; капканың һәр ишеге почмагында әлеге бизәкнең кечерәк кисәге урнаштырыла. Капканың фоны ачык яшел, сары яисә зәңгәр төстә булса, кырыйларындагы каймасы ишекләр белән бергә ак төскә буяла.
Урыс һәм татарлар арасында капка бизәлешендә кискен аерымлыклар күзәтелә. Урыслар капкаларын чокып бизәкләп, бернинди буяу да кулланмый. Татар агач архитектурасының иң яхшы үрнәкләре Арча кантонының төньяктагы авылларында – Югары Мәтәскә, Карадуган һәм Балтачта очрый. Мәңгәр йортларының матурлыгы турында Казан татарлары халык җырларында мактап җырлый. Арча тирә-ягындагы 1552 елгы сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан А.М.Курбский сүзләре искә төшә: «Әлеге җирдә... бәк оланнарының йортлары бар, бигрәк гүзәл итеп салынганнар һәм ихластан соклануга лаеклар». Казанның үзендә татарга хас корылмалар күп түгел. Бары 1825 елда төзелгән Адмиралтея бистәсендә урнашкан мәчет кенә милли үзенчәлекле. Казанда урыс архитекторлары тарафыннан төзелгән таш мәчетләр татарныкы түгел, урыс агач архитектурасының үрнәкләре булып санала. Әлеге мәчетләрдә шул чорда урыс архитектурасында өстенлек иткән өслүпләр – барокко (Апанай мәчете), рококо (Мәрҗани мәчете), классицизм (Зәңгәр мәчет) чагылыш таба.
Узган гасырның икенче яртысында шәрык алымнарын беркадәр кулланган мәчетләр (Юнысов, Госманов, Борнай, Әҗем мәчетләре) төзелә. Казандагы бер генә таш мәчет тә татар агач архитектурасының милли үзенчәлекләрен тулы күләмдә чагылдырмый. Хәтта милли архитектура өчен гадәти булган гөмбәзләр дә манараларның пропорцияләре турындагы күзаллауны тудыра алмый. Милли өслүптәге таш манараларның гүзәл үрнәген Уфадагы Мөфти мәчете (1830 ел), шулай ук Оренбургтагы 5 нче һәм Каргалыдагы 2 нче мәчеттә күрергә мөмкин. Шәһәрләрдә таш мәчетләрнең күбесе исә урыс архитекторлары тарафыннан төзелә һәм аларда милли өслүпнең эзе дә юк. Урыс архитекторларының идеяләре татар милли архитектурасы өчен ят. Кайбер мәчетләр православие чиркәүләренә охшатылып (Троицк шәһәрендәге 6 нчы мәчет), икенчеләре католикларның храмнарына охшатып, 2 манаралы итеп салынган (Уфадагы 4 нче, Троицктагы 2 нче, Каргалыдагы 8 нче мәчетләр); хәтта Мисыр пирамидасы формасындагы мәчетне дә очратырга мөмкин (Түбән Новгород ярминкәсе). Кайбер мәчетләрнең күренеше бигрәк тә сәер. Моңа Омски шәһәрендә урнашкан өч гөмбәзле мәчетне мисалга китереп була. Ә кайбер очракта архитекторның аңлаешсыз фантазиясе мәчет идеясен турыдан-туры мыскыллауга кайтып калган (Тверь шәһәрендәге мәчет тимер юлдагы су кудыру җайланмасы рәвешендә төзелгән).

Казанский музейный вестник. – 1924. – №1. – С.23-28.


Русчадан Ркаил Зәйдулла тәрҗемәсе

Теги: Михаил Худяков

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру