Журнал «Безнең мирас»

Казан сөлгесе

Казан сөлгесе»ндә татар чигү осталары эшләнмәләренең бар матурлыгы һәм милли үзенчәлеге тупланган.


Алтын җепләр белән чигелгән сөлге Сабан туенда ат чабышында беренче һәм иң соңгы килгән егеткә бирелә, яңа гына йортка төшкән яшь кәләшне сөлгегә куелган «бал-май» белән каршы алалар. Бай татар йортларында матур орнаментлы сөлгеләрне Коръәнне төреп саклау өчен кулланганнар.


Казан сөлгеләре табигый ефәктән әзерләнгән, күпертеп, тоташтан алтын белән чигеп бизәлгән. Чигү, гадәттә, яшел, сары, шәмәхә тукымаларга төшерелгән. Аны канитель ярдәмендә әйләнәсыман борылган юка алтын яки көмеш чигү энәләре ярдәмендә бормалы ефәк, йөгертелгән алтын яки йөгертелгән көмеш, бисер, энҗе
белән чиккәннәр.


Ак ефәктә көмеш яки алтын җеп белән күпертеп чигелгән сөлгеләр аеруча матурлыгы белән дан казанган һәм чит төбәкләргә дә таралган.


Казан сөлгеләре милли сәнгатьнең символы булып тора, Казаныбызга килгән абруйлы кунакларны каршы алганда кулланыла.


Гүзәлия Җәләлева әзерләде.
"Безнең мирас" журналы - 2017. - №4. - Б.107




Теги: Гүзәлия Җәләлева Яңалыклар Хәтер сагында

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру