Журнал «Безнең мирас»

Казан Кремле: Путин сәфәре нәтиҗәләрен уңай бәялибез

Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова Россия Президенты Владимир Путинның Татарстанга сәфәре нәтиҗәләрен уңай бәяләде. Бу хакта ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы корреспондентына сөйләде.
«Гомумән алганда, сәфәр нәтиҗәләрен уңай бәялибез. Очрашу барышында күтәрелгән барлык мәсьәләләр дә ишетелде һәм эшкә җибәрелде», - диде Галимова. Аның сүзләренчә, Татарстан - җәмәгатьчелек вәкилләре, губернаторлар һәм федераль министрлар белән бергә «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты буенча шундый киң фикер алышынган беренче төбәк.

«Бу берничә факт белән бәйле. Беренчедән, Рөстәм Нургалиевич Россия Федерациясе Президенты карары белән торак буенча Дәүләт Советының эш төркемен җитәкли. Икенчедән, бу сәфәр барышында Владимир Владимирович бүгенге көндә Татарстан Республикасы торак төзелеше өлкәсендә яхшы тәҗрибәгә ия һәм, тулаем алганда, динамик үсеш алучы төбәкләрнең берсе булып торуын берничә тапкыр билгеләп үтте», – диде Казан Кремле вәкиле.
Ике яклы очрашу барышында Россия Президентына республикада социаль-икътисади хәл турында хәбәр ителде. Ул саннар, шулай ук быел Казан кабул итәчәк эшче һөнәрләр буенча дөнья чемпионатына әзерлек барышы белән кызыксынды, дип хәбәр итте Галимова.
Моннан тыш, ул Путин өчен шактый тыгыз программа формалаштырылуын искәртте. Дәүләт Советы президиумының киңәйтелгән утырышыннан тыш, җәмәгатьчелек белән очрашу узды, инфраструктура чишелешләрендә яңа алымнар һәм республиканың инновацион потенциалы белән танышу оештырылды.
Сәфәр ахырында Татарстанның Беренче Президенты, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән җылы очрашу булды.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/02/13/180752/

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру