Журнал «Безнең мирас»

Казан командаларының күрсәткечләре нигә начарая?

“Күрсәткечләр буенча көрәш лидеры булып Балтач районы тора. Балтачлылар барлык ярышларда катнашып, ел йомгаклары буенча беренче булды”, - диде Татарстан көрәш федерациясенең башкарма директоры Равил Хәйруллин.

Районнарның көрәш буенча рейтингы бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында үткән Татарстан Республикасы көрәш федерациясе президиумы әгъзалары утырышында билгеле булды.
“Бүгенге көндә республикада 30 меңгә якын кеше көрәш белән шөгыльләнә. 2018 елда көрәш ярышларында барлыгы 72 команда катнашкан. 2017 елда 71 команда катнашкан иде. Ел нәтиҗәләре буенча 2018 елның 10 турнирында 21 команда барлык ярышларда да катнашкан. 2017 елда 20 район катнашкан иде”, - диде Равил Хәйруллин.

Ул лидер позицияләрендә торучы һәм артта калучы командаларны атады. “2018 елда булган барлык көрәш ярышларында да катнашкан районнар – Балтач, Әлмәт, Теләче, Кукмара, Түбән Кама, Яңа Савин, Мамадыш, Арча, Актаныш, Биектау, Зәй, Саба, Азнакай, Лаеш, Тукай, Питрәч, Балык Бистәсе, Минзәлә, Әтнә, Кама Тамагы һәм Чистай.
Күрсәткечләр буенча Балтач районы лидер булып тора. Балтачлылар барлык ярышларда катнашып, ел йомгаклары буенча беренче булды. Икенче урында – Әлмәт, өченче урында – Теләче. Алар ел дәвамында барлык ярышларда катнашып, яхшы урыннар ала алды. Башка еллардан аермалы буларак 2018 елда районнар һәм шәһәрләр арасында турнирларда бер дә катнашмаган командалар булмады. Алар, киресенчә, үзләренең күрсәткечләрен яхшыртты”, - диде Равил Хәйруллин.
Татарстан көрәш федерациясенең башкарма директоры районнар рейтингында өскә менгән һәм аска төшкән командаларны урыннарын әйтеп атады. “Теләче районы биш позициягә өскә менде, сигезенче урыннан өченче урынга чыкты. Кама Тамагы да шулай ук үз позициясен биш урынга яхшыртты, гомер булмаганны 25нче урынга чыкты. Чистай командасы алты урынга күтәрде, ул хәзер 27нче урында. Узган елгы иң актив командалар – ул, әйткәнемчә, Балтач районы, Әлмәт һәм Теләче.
Казан шәһәренең Идел буе районы үз позициясен 11 урынга төшерде һәм 29нчы урынны алды, Вахитов районы – 40нчы урында, алар сигез урынга төште, Менделеев районы – 56нчы урында, 14 урынга артка чикте һәм Казан шәһәренең Совет районы – 72нче урында, аларның позициясе 22 урынга аска төште”, - диде Равил Хәйруллин.
Казан шәһәре районнарыннан барлык ярышларда да Яңа Савин районы командасы катнашкан. Алар, 2018 ел нәтиҗәләре буенча, алтынчы урынны билиләр.
Бу хакта тулырак: Татар-информ

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру