Казан фаҗигасе

15 ОКТЯБРЬ – МИЛЛИ ДӘҮЛӘТЧЕЛЕГЕБЕЗНЕ САКЛАП ШӘҺИД КИТКӘН КАҺАРМАН БАБАЛАРЫБЫЗНЫ ИСКӘ АЛУ КӨНЕ

Бөек рус тарихчысы Михаил Худяков язганнарга нигезләнеп, Казан яулап алыну турындагы фаҗигале вакыйганы хәтердә яңартабыз…

  • Бу – Явыз Иванның Казанны бишенче мәртәбә камап алуы була. Баштагы һөҗүмнәр 1469, 1506, 1524, 1530 нчы елларда оештырыла. 1545 һәм 1550 нче елларда да шәһәрне алырга тырышулар барып чыкмый.
  • Мәскәү тарафдарлары коточкыч зур гаскәр һәм күпсанлы туплар белән казанлылардан өстенлек алуга ирешәләр: камаучыларның саны (150 мең кеше) саклаучылар саныннан (33 мең кеше: шуларның 30 меңе –казанлылар, 3 меңе – аларның аркадашлары булган нугайлар) биш тапкыр диярлек артып китә.

Казанны яулап алу. XIX гасыр немец рәссамы Карл Вениг эше

  • Арттан гел һөҗүм итеп торган атлы чирүне тар-мар итәр өчен, 1 (15) сентябрьдә руслар Биектауга юнәлә.
  • Аны яулап алып юк итәләр, аннары рус отряды Арчага һәм Арча җиренә ябырыла һәм, күп ганимәтләргә ия булып, кире Казанга кайта.
  • 4 (20) сентябрьдә астан чокып кереп, кирмән кырындагы чишмәне шартлаталар. Ләкин, Казан эчендә сусаклагычлар күп булу сәбәпле, бу шартлатуның әллә ни әһәмияте булмый.
  • 30 сентябрьдә (4 октябрь) кирмән диварын шартлатып, Мәскәү тарафдарлары һөҗүмгә күтәрелә, тик һөҗүм кире кагыла.
  • 2 (16) октябрьдә тагын шартлату. Бу юлы Явыз Иван гаскәриләре шәһәргә бәреп керә.
  • Урамнарда кул сугышы башлана. Күп урыннарда христианнар белән татарлар йөзгә-йөз килеп, бер-берсенең күкрәкләренә сөңгеләр бәреп, сәгатьләр буе чигенмичә сөңге очында торалар.
  • Бәреп керүгә үк шәһәрне таларга тотыналар. Рус яубашлары мародерларны үтерергә боеpa. Моннан соң гаскәрдә тәртип урнаша, каршы як яңадан һөҗүмгә күчә.
  • Казанлылар Кол Шәриф мәчете янында, Таҗик ермагында соң чиккәчә сугышалар. Кол Шәриф һәлак була. Шуннан соң Казанны саклаучыларның соңгы терәге булган Хан сарае яулап алына.
  • Шәһәрдә исә коточкыч суеш башлана, чөнки Явыз Иван гаскәренең яубашлары ир-ат затыннан булган бөтен кешене дә, шул исәптән ир балаларны да үтерергә фәрман бирә. Шәһәрдә үлекләр шулкадәр күп ята ки, бөтен шәһәр буйлап, мәеткә басмасаң, басар урын да калмый; Хан сарае ишегалды артында, шәһәр диварлары янында һәм урамнарда диварлар биеклегендәге таулар булып үлекләр ята. Казансу кан төсенә керә.
  • Шулай ук хатын-кызларга да шәфкатьсез булалар: патша аларны тулысы белән үз сугышчылары карамагына тапшыра. Кала Явыз Иван гаскәриләренә таларга бирелә.
  • Меңнәрчә асылташлар, бизәнү әйберләре, тукымалар, зур осталык һәм талант бәрабәренә генә ясала торган сәнгать әсәрләре янгында һәм җимерекләр астында юкка чыга.

 

Текст Михаил Худяковның «Казан ханлыгы тарихы буенча очерклар» (1923) китабындагы мәгълүматларга таянып әзерләнде.

Безнең мирас. — 2021. — №10. — 9-10 б. 

 

Комментарий язарга