Журнал «Безнең мирас»

Казахстанда Гомуми төрки тарих укытыла башлады

Төрки советына кергән дәүләтләрдә 8 сыйныф дәреслеге буенча  "Ортақ түрік тариxы" ("Гомуми төрки тарих") укытыла башлады. Бу хакта үзенең Facebook аккаунтында Халыкара Төрки академия президенты Дархан Кыдырали хәбәр итә. Бу турыда “Казинформ”агентлыгы яза.
“Тугандаш халыкларның мәгариф министрлары белән Бишкәктә узган очрашуда хупланган укыту әсбабы укыту программасына кертелде. Азәрбайҗанда һәм Төркиядә әлеге фәнне укырга теләүчеләр саны көннән-көн арта. Назарбаев интеллектуаль мәктәпләрендә апробация узган дәреслек барлык мәктәпләрдә дә 8 сыйныфның укыту программасына кертелде. Аны ирекле рәвештә укырга була”, - диелә хәбәрдә.
Халыкара Төрки академия президенты әйтүенчә, бу фән ярдәмендә балалар үз тарихларын тирәнтен белә алачак.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/14/189773/

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру