Журнал «Безнең мирас»

Кайбыч районында Халыкара туган тел көненә багышланган төбәкара семинар үтте

Кайбыч районы Чүти урта мәктәбе базасында Халыкара туган тел көненә багышланган төбәкара семинар үтте. Анда район Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фатыйма Бикбова, район мәгариф бүлеге башлыгы Илдар Шакиров, урынбасары Светлана Петрова, күрше Чувашия республикасы Комсомол районы һәм Кайбыч районы мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары катнашты, дип яза районның "Кайбыч таңнары" газетасы.



Семинарда Чүти мәктәбе укучылары Халыкара туган тел көне уңаеннан татар теленә багышланган шигырьләр һәм җырлар, биюләр башкарды. Әлеге мәктәп укытучысы Раилә Козлова “Ак чәчәкләр”, Олы Кайбыч мәктәбе укытучысы Алсу Хәмидуллина “Нәрсә ул бәрәкәт”, Иске Тәрбит мәктәбе укытучысы Римма Васильева “Кеше – җирнең гүзәл чәчәге” темаларына мастер-⁠класс үткәрде. Комсомол районыннан килгән укучылардан торган “Тапкырлар” һәм Кайбыч районының “Зирәкләр” командалары “Тамчы-⁠шоу” интеллектуаль уенында татар теле һәм әдәбияты буенча булган белемнәрен сынады. Әлеге уенны район мәгариф бүлегенең милли белем бирү һәм төбәкара хезмәттәшлек буенча методисты Энҗе Гарифуллина үткәрде. Укучылар сорауларга җавап бирде, мәкальләрне дәвам иттеләр, сүзтезмәләрдәге хаталарны таптылар, командалар капитаннары аерым биремне үтәде. Нәтиҗәдә, уенда дуслык җиңде. Анда катнашкан укучыларга район мәгариф бүлеге башлыгы Илдар Шакиров Рәхмәт хатларын тапшырды. Ул семинарга йомгак ясап, аны үткәрүдә тырышлык күрсәткән педагогларны да бүләкләде.


"Татар-информ", «Кайбыч таңнары»

Теги: Ләйсән Саттарова

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру