Журнал «Безнең мирас»

Кати Парппей: Куликово сугышы — христиан дине белән исламның ярышуын сынландыра

Бүген Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтының конференция залында Көнчыгыш Финляндия университеты (University of Eastern Finland, UEF) профессоры Кати Парппей Куликово сугышы хакында лекция укыды. Лекция кысаларында, профессор “Революциягә кадәр Россия дошманнарының образлары һәм атрибутикалары” фәнни-тикшеренү проекты һәм “Куликово сугышы хакында яңадан уйлау” (The Battle of Kulikovo Refought) дип исемләнгән монографиясе белән таныштырды.
"Мин Куликово сугышы белән бәйле фикерләрнең нигезле булу-булмавын өйрәндем. Бу тарихи вакыйгаларга багышланган текстлар дин рухы белән сугарылган һәм динсезлек белән көрәшүне дә сынландырган.
Алга таба, ягъни XVII гасыр текстларында басым диннән сәясәткә күчә. Биредә Россиянең милли үсеше чагыла. Мисал өчен, тарихчы Василий Ключевский Куликово сугышын Европаның Азияне беренче җиңүе дип атый. Куликово сугышы христиан һәм ислам дине арасында ярышны символлаштырган, саклагыч калкан булып, югарыга күтәрелгән.
Гомумән алганда, Куликово сугышы бик үзгәрүчән. Мисал өчен, Наполеон белән сугышлар барышында да Куликово сугышы белән параллельләр үткәрелгән. Дмитрий Донскойны Александр I белән чагыштырганнар.
Куликово сугышы һәм андагы образлар совет чорында да популяр була. Дмитрий Донской образы хәрби пропаганда вакытында файдалануы мәгълүм", - диде тарихчы лекция барышында.
http://tatar-inform.tatar/news/2017/05/30/141595/

Теги: Лилия Локманова

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру