Карлыгач оясы

Бауман урамы, 19 нчы йорт. Әле кайчан гына ачык китапны хәтерләткән бу бина республика зыялыларын, әдәбият-сәнгать әһелләрен туплаган иде. Биредә газетажурнал редакцияләре, китап нәшрияты урнашкан. Олпат язучылар белән бергә яңа каләмен чарлый башлаган яшьләр, авыр ишекне ачып, тылсымлы, мавыктыргыч әдәби мохиткә тәүге адымнарын атлыйлар.

Мәрмәр баскычлардан икенче катка менгәч, уң як коридор аша «Азат хатын» (хәзерге «Сөембикә»), «Ялкын» һәм «Казан утлары» журналлары, Литфонд, Язучылар Союзы… Яшь каләм ияләренең иҗат җимешләре беренче чирканчыкны шушында ала… Аларның язмаларын олпат язучылар укый, киңәшләр бирә, әз генә иҗат очкыны сизелсә дә, үстерергә тырышып, эшләргә илһамландыра, үсендерә һәм матбугатка чыгарырга матди ярдәм дә күрсәтә…

Талантлы яшьләрне үзләренә алмаш итеп әзерләргә вакытларын жәлләмиләр иде…

Матбугат йорты. 1960 нчы еллар

Төрле катлардагы редакцияләр аша иң өстәге Тукай клубының сәхнә артында урнашкан машинисткалар бүлмәсенә илтә торган баскыч янындагы мәйданчыкта, стенаны тутырып, «Тылсымлы каләм» газетасы өч-дүрт метрга сузылган. Берберсенең иҗат уңышлары, кайбер гадәтләреннән дусларча көлеп язылган рәсемнәр, парчалар… Үзе дә әдәбият капусына тәүге адымнарын атлаган Фаил Шәфигуллин редакторлыгында һәм авторлыгында булуга карамастан, өлкәннәр бу аерымлыкны әллә сизә, әллә юк – аның яныннан кеше өзелеп тормый. Чеметеп-чеметеп алса да, яраталар бу гәзитне, үпкәләп йөрмиләр. Чөнки беләләр, үзләренең әсәрләрен укып иҗатка килгән иптәшнең чынлап яратуы гына бар бу язмаларда…

Бу йортка зур өметләр баглап, беренче тапкыр килгәч, мин дә шушы газета янында тукталдым, озаклап укыдым. Хәтергә уелып калганы – Нури Арслановның кызлар яратуы турында иде. Ул чагында бик популяр булып киткән «Нәсимә» җыры кылт итеп исемә төште:

Нәсимә, дия-дия,
Теңкәңә тия-тия,
Язмыштан көлгән чагым,
Утларда көйгән чагым,
Өзелеп сөйгән чагым…
Үзең сөймәсәң сөймә,
Минем сөюгә тимә…

Бу җырны радиодан көн саен тапшыралар, клубта һәвәскәр артистлар башкара, җәйге кичләрдә клубтан кайтканда, яшьләр җырларга ярата. Кая карама, шагыйрьнең мәхәббәтен санга сукмаучы кыз турында җыр ишетелә…

Нәсимә берәү генә, ә монда кызлар турында сүз бара. Кызлар берлек санда түгел, күплек санда бит!

Бу мәйданда Тукай һәйкәле янында, эш арасында тәнәфес ясап, бильярд сугып, бадминтон уйнап та алалар.

Әдипләрне хатыннарыннан башка илһамландыручылары яисә музалары барлыгын ишетеп белә идем. Күптән түгел генә «Яшәү белән үлем арасында» дигән бестселлеры чыккач, Нәби Дәүли дигән «карт» язучының да кызларны бик яратуын ишеткән идем.

Танылган әдипләрнең хатыннарыннан башка иҗатка рухландыручы музалары барлыгын белә идем инде.

Нури аганың илһамчысы да гадәти кыз түгелдер. Тик ничек инде аның мәхәббәтен кабул итмәскә була?

Миңа да шушы данлыклы йортта танылган әдипләр белән эшләргә генә түгел, алар белән аралашып, бәйрәм табыннарында очрашып тәгам җыярга, чәйләр эчәргә дә насыйп булды.

Нәби Дәүли дә, Нури Арслан да, мин уйлаганча, карт түгелләр икән бит! Илленең ар ягына гына чыкканнар, гәүдәләре төз, күңелләре көр, энергияләре бихисап. Хатын-кыз ягыннан да тыйнаклар, гаиләләре өчен үлеп торалар. Тик барыбер аларның читтән генә кызыккан, сокланган, хөрмәт иткән, яраткан илһамчылары – музалары да бар икән! Хатыннары да белә бу турыда, көнләшеп үзәкләренә дә үтмиләр!

Тукай клубының 50 нче еллардагы күренеше

Без, Язучылар Союзы, «Идел» альманахы һәм «Казан утлары» журналы машинисткалары утырган сәхнә арты бүлмәсендә нинди генә танылган кешеләр булмады. Тукай клубында төрле чаралар, тантаналы очрашулар үткән чагында да арткы бүлмәдә язу машинкасы тукылдавыннан туктамады. Артистлар киемнәрен алыштыра, ә безнең күтәрелеп карарга да вакыт юк – бармаклар клавишлар өстеннән йөгерә генә. Сәхнәдә уйнаган музыканы дүрт машинка тыкылдавы тулыландыра…

Күтәрелеп карарга вакыт юк дисәк тә, күз бар бит – кирәген дә кирәкмәгәнен дә күреп өлгерә…

Ә машинисткалардан башка әдәбият кешесенең эше бармый. Яхшы машинистка, җитмәсә, ике телне дә белсә – үзе бер хәзинә инде ул. Нәшриятка роман-повестьларны дәфтәр битләренә генә язып тапшыра алмыйсың. Дөрес, кайбер язучыларның үз машинкалары да бар-барын, ә күпчелек өчен бу тормышка аша торган да, булыр дип өметләнә торган хыял да түгел – картаеп, буыннар каткач, эш белү уңайсыз шул. Алар болай да алфавит алыштыра-алыштыра, үзләштерә-үзләштерә арыган, сугышлар алҗыткан, грамоталары да чамалырак, әмма әйтер сүзләре саллы олпат кешеләр… Без аларның беренче укучылары да. Гадәттә, әсәренең уңышлымы-уңышсызмы икәнен аларга иң беренче без әйтәбез…

Грамоталы машинистка хәреф хаталарын гына түгел, җөмлә кыеклыкларын да төзәтә, әсәрне калыпка кертә…

Халык яратып укыган әсәрләргә башта безнең бүлмәдә бәя бирелә…

Шуның өстенә, җитәкче оешмаларга гозерләр дә була бит. Фатир зурайтырга да, матди ярдәм сорарга да һәм дә бетмәс-төкәнмәс үтенеч кәгазьләрен тотып та безгә киләләр. Әлбәттә, һәр хезмәтнең бәясе булган кебек, безнең өчен дә болар үзенә күрә бер чумара. Өлгермәсәк, эштән соң да калабыз, ял көннәрендә дә киләбез – ул чагында ишекләр теләсә кайчан ачык – ишек төбендә швейцардан башка кеше юк – ял көне эшкә киләсебезне әйтеп, гариза гына калдырабыз.

Ә инде ул хатларның ияләре үз үтенечләрен тормышка ашу сөенечен уртаклашырга безнең янга чәй күчтәнәчләре белән килгәч, тәнәфес ясап, чәй эчәргә дә вакыт табыла…

Әсәрләре үз укучысын табып, аларның уңай фикерләрен ишеткәч тә, әдипләр безгә киләләр. Кем ничек, ә менә язучы халкы яхшы сүзгә аеруча мохтаҗ икән бит. Әсәр аның карынында тугыз ай буе йөрткән бала шикелле генә түгел, баланың карында йөрү срогы билгеле, ә иҗат җимешенең төгәл вакытын берәү дә әйтә алмый. Ул гомер буе башта әвәләнеп тә, бер мизгелдә язылырга, бер мизгел эчендә туып, гомер буе язылырга да мөмкин. Кайбер әдипләрнең беренче укучылары хатыннары булса, күпләренең хатыннарын әсәрнең эчтәлеге түгел, кулга керәсе бәясе дә түгел, ә бу әсәрне язгач, гаиләсенә зыян килә күрмәве генә кызыксындыра. Күпме асыл ирләр бер гаепсез юкка чыккан заманнан ерак китмәгән әле.

Дөрес, әсәр безнең кулдан үтеп, редакциягә тапшырылгач, тагын җиде иләктән үтәсе бар әле. Авторга гына түгел, аны дөньяга чыгарган редакциянең үзенә дә сүз килмәсен өчен, редактор кабаттан укып, төзәтердәен төзәтә, алып ташлардаен ала, артыграгын кыскарта. Инде бөтенесе дә әзер булып, соңгы имзаны салырга тиешле цензура оешмасыннан үткәч кенә, җиңел суларга була…

Ничек инде тугыз ай гына карынында яткан бала белән чагыштырырга булсын иҗат җимешен?

Бу газапларны, өметләрне уртаклаша-уртаклаша, нәтиҗәсен көтә-көтә, хатын да, балалар да туеп беткән, тиешле гонорарны алгач, үткәнне искә дә аласы килми, якты киләчәк күз алдына килә. Баласын мең газап белән табып, сабыен кулга алгач, аларның барысы да онытыла бит, башка мәшәкатьләр башлана. Ә әсәр авторы һаман да үткәненнән аерыла алмый. Аның шатлыгын-сөенечен уртаклашасы, еллар буе газапланып дөньяга китергән баласыннан да кадерле әсәре, аның уңышлары турында сөйлисе, фикер алышасы, фикер ишетәсе килә… Әйбәт фикерне кабат-кабат тыңласа да, туяр хәлдә түгел ул. Шулай булмыйча, бу көнне күрер өчен күпме газап, күпме әр ишетте ул.

Әсәрең дөньяга чыккач та, бу халәтеңнән тиз генә аерыла алмыйсың әле. Аерыласы килми дә. Тик синең әсәреңнең язылып бетеп, укучысына ирешүен дүрт күз белән көтеп алган гаиләң башка мәшәкатьләр белән яши хәзер. Аның тукталып торырга вакыты юк. Ә син әле һаман да аерылып китә алмыйсың. Әсәреңнең уңышлымы, түгелме икәнен билгеләүче укучылар конференцияләре дә бу бушлыкны тутырып бетерә алмый.

Гадәттә, җитәкченең иң ышанычлы уң кулы – шоферы булса, язучының һәм шул ук вакытта җитәкченеке дә – сәркатибе яисә машинисткасы инде. Барлык документлар аның кулы аша уза. Һәр әсәр, кечкенәме, зурмы, укучыга ирешкәнче әле ручка белән язылган кулъязма хәлендә машинистка өстәленә куела, ә аның җитез бармаклары, машинка клавишлары өстеннән йөгерә-йөгерә, билгеле бер калыпка кертә. Хәреф хаталарын төзәтә, килешмәгән җөмләләрне дә тәртипкә кертеп куя. Грамоталы машинистка – язучының хәзинәсе инде ул. Һәм язучы белән ике арадагы дуслык, хезмәттәшлек озакка, гомер буена диярлек сузылуы, кайчагында аның музасына әйләнүе дә һич гаҗәп түгел…

Безнең бүлмәдә дүрт машинистка эшли иде. Каршы өстәлдә Тукай клубы директоры Лариса апа утырды. Дүрт машинка тавышына ничек түзгәндер. Аның сабырлыгына сокланырга гына кала. Ә без, үзебезнең төп эшебездән кала, өстәмә эшләргә дә иренмибез. Анысы – үзебезнең чумара яисә өстәмә керем чыганагы инде. Хезмәт хакыбыз аз булгач, беркем сүз әйтми, хәтта җитәкчеләребез үзләре дә акча түләп эшләтә иде. Эшләгәнебезне яраталар гына иде. Күбрәк эшләгән саен, осталык та арта гына дип исәпләделәр. Китап булып басылгач, үзләренә дә көрәп диярлек акча түләнә торган бәхетле заманнар да бар иде…

Язучы машинисткадан башка яши алмый. Гомумән, бер оешманың да эше, әгәр сәркатибе берәр көн эшкә чыкмый калса, туктап калырга мөмкин. Ә газета-журнал редакцияләре, китап нәшриятларында аларның хезмәте бәһасез. Үзеңнең даими машинисткаң булу ул – шәхси табибың белән бер. Һәм һәр абруйлы язучының, шагыйрьнең, фән кешесенең үзе генә ияләшкән, якын күргән һәм еллар буена кулъязмаларының беренче укучысы гына түгел, беренче тәнкыйтьчесе булган кешесе гаилә дустына гына түгел, илһамчысына да әйләнеп куйгалый…

Монда аның гәүдәсенең зифалыгы да, чибәрлеге дә әһәмиятсез. Хәтта әдипнең үзен ярату-яратмавы да мөһим түгел. Ул синең иҗатыңны аңласын, яратсын, фикерен әйтсен. Тәнкыйтьләсен, бәхәсләшсен. Ташка басылганчы төзәтүе мөмкин, ташка басылгач, тәнкыйть ишетүе җиңел түгел. Кайчакта машинистка ошатмаган текстларны яңадан эшләр, тулыландырыр өчен читкә дә алып куярга туры килә…

Язучылар Союзының документлары белән эш итүче Мәдинәбез дә модель кыяфәтле түгел. Ике бала үстерә, эштән бер минут калмыйча балалар бакчасына чаба. Бизәнми, киеме дә гади, җайлы. Тиз йөрергә җайлы булсын өчен, түфлинең дә үкчәсезен кия. Тик бер елмаеп куйса, Софи Лореның бер читтә торсын! Ияк чокырыннан кояш чыккан кебек тирә-як яктырып китә. Менә шул ияк чокырындагы яктылыктан күзен ала алмыйча, Нәби Дәүли, Мөхәммәт Садри, гозерләре үтәлгәч тә, тиз генә китә алмыйлар иде. Ирләренең монда эш белән генә түгел, илһам алырга килүләрен хатыннары да белә, вакыт-вакыт чәй күчтәнәчләре дә җибәрәләр иде…

Мөхәммәт Садри муен асты бизендәге ракны җиңгән кеше, ул, базарда үзе генә белгән үләннәр һәм ул чагында бик авыр табып була торган мумия төнәтмәсе алып килеп, безгә дә авыз иттерә, безнең дә муен тирәләрен сылый, Мәдинәнең кулын, үз учына салып, төнәтмә белән ышкый. Озак кына җибәрә алмый тора, иреннәре белән тиеп тә ала. Бу вакытта ак сакаллы әдипнең күзләрендә – искиткеч ярату, соклану. Аның өчен бергә утырып эчкән чәебезнең кульминацион моменты шушы инде.

Нәби Дәүли дә ярата Мәдинәне. Тик ул шуграк. Икесе бергә туры килгәндә, Мәдинәгә күбрәк игътибар биргән булып, каләмдәш дустын үрти. Ә ул чынлап та үртәлә. Чөнки бу кыска бәхетле минутларын, илһам чыганагын аның утны-суны бергә кичкән дусты белән дә бүлешәсе килми…

Без, яшьрәкләр, әле боларны аңлап та бетермибез. Мөхәммәт абыйның шигырьләре, җырлары белән илһамланып үссәк тә, бер заман ак сакаллы картның мондый сентиментальлеге ешаеп киткәч, Мәдинәгә бу күренешне туктатырга киңәш бирдек. Тыңлады. Икенче тапкыр килгәч, күтәрелеп тә карамады. Әдип ул көнне бездән кояшын югалткандай чыгып китте. Безнең күңелебез булды.

Бераздан минем напарнигым – «Казан утлары» машинисткасы Мәгъмүрә апа Кисловодскига санаторийга киткән җиреннән юл фаҗигасына эләгеп вафат булды. Бу безгә
бик авыр тәэсир итте. Аның ире Әхәт абый Шәрәфетдинов – МВД подполковнигы, уллары Рәис, Васил, кызы Гөлнур белән, мин фатир арендалап яшәгән Тихомирнов урамына якын яңа салынган биш катлы йортның бишенче катына күчеп яши генә башлаганнар иде. Баксаң, без үзебез белән иртәгә нәрсә буласын да белмибез икән бит!

Шуннан соң без Мөхәммәт абый алдында гаебебезне төзәттек, якты чыраебызны бүтән жәлләмәдек. Һәм без тагын аның иң якын кешеләренә әверелдек. Хәтта берничә тапкыр аңардан аерыла алмыйча, Мөхәммәт абый Мәдинәне балалар бакчасына кызы белән улын алырга гына түгел, өенә хәтле озатып та куйган иде әле.

Мәдинәнең ире Равил бик тыныч, акыллы кеше, ул да хатынын озаткан олуг шагыйрьне хөрмәтләп каршы ала, хөрмәтләп озата.

Берничә елдан Мәдинәбез заманы өчен төшемлерәк урынга – азык-төлек оешмасына күчте. Мөхәммәт ага музасыз калды. Тик ул барыбер бәхетле гомер кичерде, озак яшәде. Телевизордан бер тапкыр биргән әңгәмәсендә аяклары сызлавын, хатынының бик әйбәт каравын сөйләгәне хәтердә… Ул заманның хатыннары да шагыйрь ирләренең рухи халәтен аңлыйлар иде…

1974 елда безнең редакция Декабристлар урамындагы Казансу елгасы буена урнашкан 14 катлы йортка күченде. Нәби Дәүли әсәрләрен бастырырга бу бинага килеп йөрсә дә, Бауман урамындагы карлыгач оясын хәтерләткән бүлмәдәге кебек күңелле чәй эчүләр булмады.

Декабристлар урамындагы Матбугат йорты. 1974 ел

Безнең авторлар тормыш тарафыннан иркәләнгән кешеләр түгел – утызынчы еллар шаукымыннан һәм Ватан сугышы фаҗигасыннан исән кала алганнар. Аларны һәр саксыз сүз яралый, куркыта, котын ала. Алар яклауга, аңлауга, җылы сүзгә сусаган. Ә без әдәбият белән үскән, тәрбияләнгән. Үзебез аңламаган сорауларны китаплардан эзләгән һәм тапкан кешеләр. Бу китапларны язучылар безгә пәйгамбәргә тиң һәм аларга табынып үскән, яшәгән кешеләр. Шуңа күрә безнең кышын салкын, җәен эссе булган бу бүлмәгә килергә яраттылар, үзләренең әсәрләренә беренче хәерхакны бездән алдылар…

Сәхнә артындагы бүлмәдә дүрт язу машинкасы шакылдый, ә залда биредә эшләүчеләр өчен генә түгел, вакыт-вакыт республика күләмендәге зур җыелышлар да була. Тамаша залы шыгрым тулы, беренче хатын-кыз космонавт Валентина Терешкова, ил күләмендә танылган иллюзионист Кио, әдипләр Чыңгыз Айтматов, Әнгам Атнабаев һәм бик күпләрне хәтерли тамаша заллары. Ә сәхнә артында залдагылар өчен Ленин образына керергә Шәүкәт Биктимеров әзерләнә, Таһир Якупов, Венера Шәрипова чыгарга чиратын көтә. Разил Вәлиев, Гәрәй Рәхим, Рәдиф Гаташ та тәүге шигырьләрен шушы залга сөйләде.

Танылган композитор Сара Садыйкова үзенең яңа җырларын иң беренче клуб роялендә уйнап җырлаганы булды.

Ул рояльдә кемнәр генә уйнамагандыр? Танылган композиторлар да, яңа гына көй иҗат итә башлаучылар да. Биредә эшләүчеләрнең музыка мәктәбенә йөрүче балалары да… Пианино бәясе тешне сындырырлык, кибетләрдә дә сирәк күренә. Бәхетең булып, берәрсенең үзеннән артканын таба алсаң гына… Күрше бүлмәдә эшләүче «Совет мәктәбе» журналы машинисткасы Гөләндәм апа улын, дүртенче каттагы «Яшь ленинчы» газетасының әдәби хезмәткәре, журналист, тәрҗемәче Саимә Ибраһимова ике кызын шактый вакыт шушы пианинода музыкага өйрәтте. Ә бервакыт «Азат хатын» журналисты Эльмира Эдиятуллина, шагыйрьләр Әминә Бикчәнтәева белән Нури Арсланның улы Илдар иҗат иткән җырны шушы пианинога кушылып кат-кат җырлаганнан соң, журналга бирергә яраклы дип тапты.

Кызганыч, без Илдарның башка җырларын ишетмәдек… Ул күзгә-башка күренмичә, тыныч кына яшәде, эшләде.

Нури аганы да, әнисен дә, вакыты җитеп, узып та киткәч, улларының өйләнмичә йөрүе күңелләрен тырнамыйча тормагандыр. Ә минем күңелемнән стенадагы газетадан хәтеремдә калган теге сүзләр истән чыкмый. Журналның поэзия бүлеген җитәкләүче олуг шагыйрьне үртим, яшьләрчә шаяртам:

– Нури абый, улыңа кәләш ит әле, үзеңне буш итмәм, – дим.

Мин аның шигырьләрен чиратсыз җыеп бирүне күздә тотам.

Шаяртуыма күңеле булып елмая, бүлмәдәгеләр исә башка мәгънә салып хихылдыйлар.

Яшь кеше булгач, икенче кат белән бишенче кат арасында мине йөгертәләр, эш алырга көненә бу араны ничә тапкыр урыймдыр.

Нури аганың 60 еллык юбилее якынлашты. Кичә Г.Камал театрында үткәрелергә тиеш. Гадәттә, театрда дүшәмбе – ял көне, зал буш, димәк. Әдипләрнең мондый кичәләре шул көнне үткәрелә.

Гадәттәгечә, шаяртам:

– Мин залдан чәчәкләр тапшырырмын да халык алдында пәп итәрмен. Көнләшсеннәр әле сине яратып йөрүчеләр! – дим.

Андый чәчәк букетларын, гадәттә, оештыручылар һәм автор үзе оештыра. Миңа андый тәкъдим булмады, эштәгеләр дә моны кирәксенмәделәр бугай. Тик шагыйрь котлаулардан соң залга борылып-борылып карагач, минем шаяртуымны чын итеп кабул иткәнлеген берәрсе аңлады микән?

Кайчагында ул безнең «карлыгач оясы»на менә, бераз сөйләшеп утыра.

Сафия апа белән Мәгъмүрә апа озаграк эшләгән кешеләр, алар аның гаилә тормышын яхшы беләләр. Танылган шагыйрә Әминә ападан киткәч, үзеннән олырак марҗа хатыны белән яшәвенә гаҗәпләнәләр. Ә ул сәбәбен бик гади итеп аңлатты:

– Мин аңа башта фатирга кердем бит. Тотнаклы булды. Шул сыйфаты белән үзенә бәйләде инде.

Марҗа хатыны белән Камал театрында күргәнем дә булды аларны. Кыяфәте затлы, үзен тотышы күркәм иде ул хатынның.

Марҗа хатыны белән Камал театрында күргәнем дә булды аларны. Кыяфәте затлы, үзен тотышы күркәм иде ул хатынның. Шуңа күрә «Тынгысыз каләм»дә аңардан ни өчен шаяртканнарын башта аңламадым әле. Тик соңыннан сәбәбен төшендем. Бик тиз популярлашып киткән җырның прототибы, чынлап та, шул исемдәге кыз булган икән! Ә ул язучылар оешмасының китапханәсендә эшләгән.

Мин ул кызны бер тапкыр да күрмәдем, кияүгә чыгып башка шәһәргә күченгән иде. Тик нинди дә булса сәбәп белән бергә җыелып утырган чакларда «Нәсимә» җырын җырламыйча калмыйбыз һәм моңа шагыйрьнең күңеле була иде. Нинди дә булса каналлар аша аның тормышыннан да хәбәрдар иде…

Ул заманда пенсия яшенә җиткәч, эшләргә рөхсәт ителми, эшлисең икән, пенсия түләнми иде.

60 яшьлек кенә сәламәт ир-ат эшсезлекне ничек кичергәндер, яңа шигырьләре-җырлары да бүтән булмады шикелле. Тик ул эшләп киткән коллективын сагынды, берничә тапкыр ирләр күчтәнәчләре белән «Казан утлары» егетләре янына да килде. Бер тапкыр аны күргәч, гадәтемчә, улы белән кызыксынып, шаяртып та алдым әле. Ул үпкәләмәде.

– Һаман буйдак әле, ичмасам, үзеңә дә өйләндермәдең, – дип, авыр сулады.

Миннән генә тормады шул, гадәттә, без башка тәрбия белән үскән. Егет үзе башлап дәшсә генә, җавап кайтара идек.

Татар ашлары йорты бинасында ниндидер табынга Илдар белән кызы да килгән иде. Икесе дә гаилә кормаган кебек иде әле. Әле менә яңарак кына кызыксынып, интернет челтәрендә актарына торгач күрдем – Илдар Мәдәният академиясендә укыта, матур гына гаиләсе дә бар икән. Сөендем…

Егетләрнең, эшләрен онытып, Нури ага белән чәйләп утыруы озаккарак сузылып, тагын да ешаеп китүеннән куркып, редактор Ренат Харисов Нури агага башка эшләреннән аерып йөрмәскә кушып кисәтү ясагач, Кояш Тимбикова:

– Бездән башка кая килсен инде? – дип аптыраган иде.

Нури ага редакциядә бүтән күренмәде…

Картлык көннәре күңелле булмады дип ишетелде.

Ул елларның афәте булган эчү марҗасын нык эләктергән, диделәр… Марҗа алданрак китте, ә Нури аганы Әминә Бикчәнтәева янына үзебезнең дин буенча җирләделәр…

Биредә әдәбият укып үскән, аңа чын күңелдән гашыйк кешеләр генә эшләде. Очраклы кешеләр бездә озак тоткарланмый иде.

Ә безнең өчен өлкән әдипләр пәйгамбәрләргә тиң, алар безнең янга кулъязмаларын машинкада бастыру өчен генә түгел, иҗатларына этәргеч, якты йөз, тәмле сүз эзләп тә килгәннәр икән бит.

1974 елда Казансу аша салынган күперне чыккач ук Декабристлар урамы башланып киткән урында яңа Матбугат йорты төзелгәч, редакцияләрнең күбесе шул бинага күчте. Ә ул бинада калганнарга йорт иркенәеп, бүлмәләр бушап калды. Без утырган сәхнә арты бүлмәсе дә үз функциясен генә үти башлады. Лариса апа пенсиягә чыкты, аның урынына калган шагыйрь Әхмәт Рәшитов аны чын-чынлап кабул итү бүлмәсенә охшатып җиһазландырды…

Еллар үтте, заманалар үзгәрде. Халыкның рухи мәркәзе булган ул бинага бөтенләй башка вазыйфа йөкләнде хәзер…

 

Сәмига Сәүбанова

Безнең мирас. — 2020. — №6. — 92-99 б. 

Комментарий язарга