Кәрим Тинчурин (1887-1938)

1937 елның 15 сентябрендә драматург, актер, режиссер Кәрим Тинчуринга 50 яшь тула. Бәйрәмнәр үтеп, күңелендә яңа әсәрләр язу, шуларны эшләү дәрте белән илһамланып яшәгән әдипнең язмышы кинәт кенә фаҗигале борылыш ала. 17 сентябрь төнендә (туган көннән соң 48 сәгать узуга) НКВД хезмәткәрләре килеп, язучыны кулга ала һәм Казандагы Пләтән төрмәсенә илтеп яба. (Карарда: «Булган мәгълүматларга нигезләнеп, Кәрим Тинчуринның, хәзерге вакытта репрессияләнгән халык дошманнары Толымбай, Сәйфи, Атнагулов, Нәҗми1 һ.б. белән берлектә, шушы көнгәчә идеология фронтында һәм башка участокларда гамәли контрреволюцион эш алып баруы фаш ителде», – дип язылган.)

Кәрим Тинчурин. 1937 ел

Ел да ике ай чамасы дәвам иткән «махсус тикшерүләр» нәтиҗәсендә Кәрим Тинчуринга җиде пункттан торган гаепләү акты игълан ителә. Алар арасында «буржуаз милләтчеләр оешмасында әгъза булып тору», чит илдә яшәгән һәм «советның явыз дошманы» булган Гаяз Исхакый белән элемтә урнаштыру, Япония файдасына шпионлык итү кебек кеше ышанмаслык уйдырмалар да була. Төрмәдә кыйнау, мәсхәрә ителүләрдән тәмам саулыгын югалткан әдип әлеге нахак гаепләрнең берсен дә танымый.

1938 елның 2 ноябрендә тикшерүче Гатин Тинчуринны соңгы тапкыр сорау алуга чакыра. Бу вакытка махсус оешмаларның түземлеге төкәнгән була инде: ТАССР НКВД дәүләт иминлеге идарәсенең (УГБ) 4 нче бүлеге начальнигы М.И.Шелудченко, 3 нче бүлекчә начальнигы Марголинга шылтыратып: «Ни өчен Тинчурин эше һаман «тройка»га тәкъдим ителми?» – дип сорый. «Ул әле оформить ителмәгән» җавабын ишеткәч, Шелудченко эшне тиз арада җиренә җиткерергә боера. Гатин күрсәтмәне берсүзсез үти. Җәлладлар шулкадәр ашыга ки, хәтта гаепләү актын эчке эшләр комиссары В.И.Михайлов тарафыннан раслатырга да оныталар.

1938 елның 14 ноябрендә җыелган өч кешелек Махсус киңәшмә (ОСО) Кәрим Тинчуринны атарга (мөлкәтен конфискацияләп) дигән хөкем карары чыгара һәм шуның нигезендә 15 ноябрь төнендә – бер сәгать илле минутта әдипнең гомере өзелә [2].

НКВД тарафыннан 1938 елда кулга алынган Хәниф Гайсин искә алганча, кышкы салкын көннәрнең берендә тоткыннарны урманга алып чыгалар һәм зур алан уртасында чокыр казырга кушалар. Сакчылар, әледән-әле вәхшиләрчә көлеп: «Үзегезгә кабер казыйсыз!» – дип кычкыра.

Озакламый төрмәдән юкка чыгачак чокыр казучыларның берсе – тоткын Кәрим Тинчурин була.

Рәхәт чаклар. Сулдан уңга: Кави Нәҗми, Сәрвәр Әдһәмова, Заһидә Тинчурина, Кәрим Тинчурин. 1929 ел

____________________________________

Әдәбият:
1. Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек: 2 томда: 2 том/ төзүчеләре Рәис Даутов, Равил Рахмани. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2009. – Б.434-435.
2. Когда на сцене погас свет…/ Ф.Н.Багаутдинов, И.И.Илялова. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2012. – С.22-30.

Комментарий язарга