Журнал «Безнең мирас»

Кариев театрында "Иделкәем һәм Кариев варислары" фестивале үтте

Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында «Иделкәем һәм Кариев варислары» балалар һәм яшүсмерләр театр коллективларының төбәкара фестивале үз эшен тәмамлады. Ике көн дәвамында, 22-23 мартта, Бавлы, Яшел Үзән, Арча, Зәй, Мамадыш, Нурлат, Менделеевск, Ютазы һәм Уфадан килгән коллективлар драма һәм курчак спектакльләре номинациясендә көч сынашты.


Аларны Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюпов, Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең директор урынбасары Габдрахманов Гали, «Иделкәем & Кариев варислары» балалар һәм яшүсмерләр театр коллективлары төбәкара фестиваленең жюри әгъзалары рәисе, «Әкият» татар дәүләт курчак театрының күп еллар дәверендәге куючы – режиссеры Дьяченко Людмила һәм артистларыбыз Фернат Насыйбуллин һәм Гөлназ Галимуллина бәяләде. Фестиваль үзе моңа кадәр билгеле булган ике конкурс "Иделкәем" һәм "Кариев варислары”ның берләшү нәтиҗәсе.


Фестиваль барышында республиканың районнарында һәр якның иң көчле балалар театраль коллективлары ачыкланды. Икенче турга ТР һәм тирә як төбәкләрдән 50 гә якын видеоязма җибәрелде! Сайлап алу комиссиясе өченче турга 10 коллективны сайлап алды.


Нәтиҗәдә фестивальнең «Курчак спектакле» номинациясендә Мамадыш районы "Сәләт" балалар курчак театрына, ә драма номинациясендә Менделеевск шәһәренең Ашраф Ахунов исемендәге халык театры коллективы лаек булды.


Шунысын әйтергә кирәк, Иң кечкенә артистка режиссер Ренат Әюпов битлек, ә Менделеевск коллективына Габдулла Кариев турында китап бүләк итте: “Кариев үз труппасын нульдән башлап барлыкка китергән. Сез дә шундый бөек эш белән шөгыльләнәсез - тылсым тудырасыз. Рәхмәт сезгә!”


Ренат Әюпов: «2 көн дәвамында без коллективларның төрле жанрда, үзенчәлекле уйнау манерасында спектакльләр карадык. Аларның барысын да бер максат берләштерә: тамашачыларны шаккатыру. Без һәм эштән, коллективтан зур энергия алдык. Режиссер буларак барыгызга да иң зур билге - "5"ле!» - диде.



Теги: Редакция Яңалыклар Редакция хәбәрләре

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру