“Кара пулат” операсы Тинчурин сәхнәсенә кайта

18-22 майда – биш көн дәвамында Кәрим Тинчурин сәхнәсендә композитор Элмир Низамовның “Кара пулат” операсы куелачак. Музыкаль әсәрнең сәхнәгә кайтуы ислам динен кабул итүгең 1100 еллыгына багышлана.

Проектның продюсеры, Тинчурин театры директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Мөсәгыйтов сүзләренчә, “Кара пулат” операсы Татарстанның мәдәни тормышында зур вакыйга гына булып калмыйча, ислам динен кабул итүгә багышланган чараларга килгән чит ил кунакларына татар тарихы, музыкасы, әдәбияты белән танышуга мөмкинлек тудыра.

«Опера-риваять Тинчурин театры сәхнәсендә 2015 елда уңышлы куелды. Татар операсын Казан, Мәскәү тамашачылары яратып кабул итте. Татарстанның тарихи һәм мәдәни традицияләрен күрсәткән әлеге әсәрнең сәхнәгә кайтуы татар сәнгате үсешенә үз өлешен кертер”, — дип уртаклашты Фәнис Мөсәгыйтов.

“Кара пулат”ның композиторы Элмир Низамов туган ил, батырлык, тугрылык турындагы әсәрнең аның өчен аеруча якын булуын яшерми.

«7 елдан соң “Кара пулат”ның данлыклы Тинчурин сәхнәсенә кайтуына аеруча шатмын. Сәхнәдә 2015 елгы куелышта катнашкан артистларны да, яшь талантларны да күреп булачак. Тинчуринның Ильяс Камал җитәкчелегендәге оркестры турында аерым әйтеп узасым килә. 2015 елда операны куйганда театрның андый дәрәҗәдәге оркестры юк иде. Ә хәзер Тинчурин театрын Ильяс Камал җитәкчелегендәге оркестрдан башка күз алдына китереп булмый. Мин операны тамашачылар яратып кабул итәр дип ышанам”, — дип искәртте Элмир Низамов.

Тинчурин театры камера оркестры сәнгать җитәкчесе, баш дирижер Ильяс Камал әсәр авторларына, кую процессында катнашкан һәр кешегә, җитәкчеләргә зур рәхмәтен белдерә.

“Бик талантлы һәм дәрәҗәле композиторыбыз Эльмир Низамов һәм легендар шагыйребез Ренат Харис иҗат иткән «Кара пулат» операсының яңартылып куюлуы театрыбыз, шәһәребез һәм Республикабыз өчен күптән көтелгән вакыйга. Әлеге әсәр – югары сәнгатебезнең сокландыргыч һәм бик сыйфатлы үрнәге. Мондый әсәрләребезнең яшәве, сәхнә репертуарларыннан төшмәве бүгенге көн шартларында халкыбызның рухи үсеше өчен бик әһәмиятле мәсьәләләренең берсе”, — дип саный Ильяс Камал.

Операда төп рольләрне Илүсә Хуҗина, Артур Исламов, Илгиз Мөхетдинов, Денис Ханбаба башкара. Шулай ук спектакльдә Элина Сафина, Диана Медведева, Эльвира Калисләмова, Әнисә Вәлиева, Полина Зиннәтова, Олжас Меирманов, Динар Шәрәфетдинов, Дмитрий Дорофеев, Леонид Тимашев, Айдар Мөхәмәтдинов һәм башкалар катнаша. “Кара пулат”та Тинчурин театры артистлары Зөфәр Харисов, Зөлфәт Закиров, Илнур Байназаров та чыгыш ясый.

“Кара пулат”та баш рольне башкаручы Татарстанның атказанган артисты Илүсә Хуҗина әсәрнең яңадан сәхнәгә кайтуы татар опера сәнгатен үстерүгә өлеш кертәчәк дип исәпли. Опера татар музыкасын югары баскычка күтәреп, яңа исемнәр ача.

“Кызганыч, татарча опера әсәрләре куюга тиешенчә игътибар бирелми һәм “Кара пулат”ның яңартылуы бу мәсьәләне хәл итүгә күпмедер ярдәм итәчәк. Әсәрнең музыкасы, сюжеты, эшләнеше – болар барысы да эшебезнең уңышлы буласына өмет уята. Һәм операның ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына куелуы әсәрнең хәтта тарихи әһәмияткә ия булуын күрсәтә”, — дип сөйләде Илүсә Хуҗина.

“Кара пулат”ның иҗат төркеме турында берничә сүз әйтик. Либретто авторы – Татарстанның халык шагыйре, Россия Федерациясенең Дәүләт премиясе лауреаты Ренат Харис, режиссеры – Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты Георгий Ковтун, музыкаль җитәкче һәм дирижер – М.Җәлил премиясе лауреаты Ильяс Камал, рәссамы – Владимир Самохин, костюмнар буенча рәссамы – Әсәл Исмәгыйлева, балетмейстеры – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Фәнис Исмәгыйлев, хормейстеры – Динә Венедиктова, концертмейстеры – Айгөл Зәйнуллина.

Исегезгә төшерәбез, операның нигезендә Аксак Тимер гаскәрләре тарафыннан яндырылган унике кыз турындагы риваять ята. Сәмәрканд әмире Тимерлән гаскәрләре Шәһри Болгар каласын яулап алган чакта унике кызны кулга төшерәләр. Араларында хан кызы да була. Ләкин гаскәр башы тигез саф булып тезелеп баскан унике кыз арасыннан горур хан кызын һич кенә дә аерып ала алмый. Сугышчылар кызларны төрле сынауларга дучар итә, ләкин тугры кәнизәкләр хан кызын һич кенә дә сатмыйлар. Тик шулчак кемдер хан кызының утта янмый икәнлеген хәбәр итә.

Нәтиҗәдә, сугышчылар кызларны эткәләп-төрткәләп Хөкем Сараена ябалар һәм ут төртәләр. Хөкем Сарае диварларында янгын нурлары уйный башлый. Пулатның ишеге ачылып китә һәм аннан ап-ак киемнән хан кызы пәйда була. Туган илгә мәхәббәт, тугрылык белән сугарылган әлеге әсәр кеше исеменең, кылган гамәлләренең мәңгелек икәнлеген искәртә.

 

Тинчурин театры матбугат үзәге

tinchurinteatr.ru

 

Комментарий язарга