Журнал «Безнең мирас»

«Кара карлыгач микән?» җыры

«Халык җырлары безнең киләчәктә мәйданга киләчәк әдәбиятымызга, бер дә шөбһәсез, нигез булачактыр».


Габдулла Тукай


Кара карлыгач микән?
(Татар халык җыры)


Сандугачым, әйт үземә,
Кайсы талга кунасың?
Күзем йомсам, күз алдымда
Торган кебек буласың.


Кушымта:
Кара карлыгач микән,
Сары сандугач микән
Аны үстергән әнкәсе?


Сандугачлар басып сайрап,
Сындырган гөлләремне;
Сынган гөлләргә охшатам
Аерылган көннәремне.
Кушымта.


Сандугачлар ияләшкән
Су эчәргә миләштән.
Кайгыларым бетәр иде,
Сине күреп сөйләшсәм.


Кушымта:
Кара карлыгач микән,
Сары сандугач микән
Аны үстергән әнкәсе?


Композитор Җәүдәт Фәйзи «Халык җәүһәрләре» китабында әлеге җыр турында кызыклы гына мәгълүматлар биргән. «Мин бу җырны беренче мәртәбә 1925 елда Казанда ишеткән идем һәм ул «Наган көе» дип атала иде», – дип искә ала ул һәм аның бары утызынчы еллардан соң гына «Кара карлыгач микән?» дип атала башлавын әйтә. Аннары: «Мин ишеткән беренче вариантында кушымта:


Атма, бәгърем, наган,
Йөрәгем яна
Шул наганның таушына, –


рәвешендә иде», – дип дәвам итә композитор. Ул «Атма мылтык-наган, Куркам ла яман Шул наганның таушына» вариантын да китереп уза. Җәүдәт Фәйзи кушымта сүзләреннән чыгып, көйнең ниндидер бер фаҗига уңае белән чыгарылган булуына да басым ясый: «Үзем бу турыда шуны ишеткән идем. Имеш, егерме өченче еллар тирәсендә бер егет Кабан күле буендагы ниндидер бер йортта туйда була. Шунда ул кызны да, кияүне дә атып үтерә. Икенче бер версия буенча, бу хәл Гражданнар сугышы вакытында булган, имеш. Бер хәрби кеше, үзенең сөйгәнен, көнләшүдән, атып үтерә».


Композиторга өченче версияне революция ветераны Латыйф ага Гомәров сөйләгән була: «1922-1923 нче еллар тирәсе. Мин Мамадыштан ат белән Казанга кайтам. Кучерым бик моңлы кеше булып чыкты. Гел җырлап кайта. «Наган көе»н мин беренче мәртәбә аңардан ишеттем. Көйнең тарихы турында да нәрсәдер сөйләде.Тулысынча хәтерләмим инде. Ниндидер бер начальник үзенең хатынынмы, сөйгәненме аткан, имеш».


«Бу җыр гади җыр түгел», – ди Җәүдәт Фәйзи. Аның ниндидер бер фаҗига уңае белән чыккан совет чоры бәете булырга тиешлеген, моны аның кушымтасы раславын, ягъни «Кара карлыгач микән, сары сандугач микән аны үстергән әнкәсе?» – юллары кушымта түгел, бәлки, бәетнең бер строфасыдыр дигән фикерне әйтә. Көйдәге бер үк мотивның кабатлануы да «Кара карлыгач микән?»нең бәет булуын раслый, ди композитор һәм җырны совет чоры фольклорына кертә.


Җырчы, композитор, ТАССРның атказанган артисткасы (1939), ТАССРның халык артисткасы (1977), РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1984), Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (1990, үлгәннән соң) Сара Садыйкова (1906-1986)

Әлеге җыр озак вакытлар халык җырчылары Гөлсем Сөләйманова, Рәшит Ваһапов репертуарында аерым бер урын алып торды. Бу җыр шулай ук җырчы сандугачыбыз Сара Садыйкова репертуарында да булган.


Рәшит Ваһапов башкаруында "Кара карлыгач микән?" җыры



Сәхифәне, «Тәртип» радиосында яңгыраган «Саф вә раушан көзге» тапшыруы (авторы һәм алып баручысы – Гөлфия Мөхәммәтгәрәева) материалларына нигезләнеп, Ләбиб Лерон әзерләде.

«Безнең мирас». — 2022. — №1. — 110-111 б.

Теги: Яңалыклар Сәнгати мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру