Камышлардан басма салырсыз

«Тихий Дон»дагы казаклар белән татарлар арасында нинди этнографик уртаклыклар бар? Болар турында этнограф, ТР Милли музееның этнография бүлеге мөдире Илнур Газизуллин яза.

М.Шолоховның “Тын Дон”ында ике кеше аралашканны искә төшерик. Берсе: “Казаклар кемнәр алар?” – дип, сорау бирә һәм үзе үк: “Казаклар урыс түгел!” – дип әйтә. Шунда бер коммунист: “Күбрәк иреккә качкан урыс крестьяннары!” – дигән фикерне белдерә. Алда китерелгән уртаклыклардан чыгып фикер йөртсәк, казаклар төрки тамырдан чыккан, дип уйларга нигез бар. Мәшһүр М.Шолохов моның шулай икәнен белгәндер, ләкин “урыс милләтеннән” дигән версияне алга сөрүе Сталин чорында казакларны кырылып бетүдән коткарырга тырышудан булгандыр, дип фаразларга мөмкин.

Казак җырларын, көйләрен аңлар өчен, аларны тыңларга кирәк. Озын көйле җырлар күп, шулай ук күптавышлы җырлары да шактый. Музыка коралларыннан барабан, тромбон, сыбызгы киң кулланыла. Бик тә үзенчәлекле, сугышчан, маршка охшаган, гаскәри, шул ук вакытта ниндидер «драйв», көч бирә торган музыка! Көйләрдә дала мотивлары да сизелә. Әмма, нихәтле генә тырышсак та, татар көйләре белән турыдан-туры параллель табып булмады. Фәкать: кара козгын («Черный ворон») һәм камыштан күпер салу («Мосты из камыша») турындагы ике җырда гына охшаш эчтәлек-мәгънә очрады.

ТР Милли музее фондында кызыклы экспонат саклана. Кер юу өчен кулланыла торган кырлы бәләкнең ике ягына да, уеп, гарәп хәрефләре белән татарча җыр сүзләре язылган:

“Без китәбез, сез калырсыз,

Камышлардан басма салырсыз

Һәм сагынып җылап калырсыз”.

Шул ук мәгънәви сүзләр казакларның җырында да кабатлана. Бу җырда сюжет түбәндәгечә: казаклар сугышка китә һәм үзләрен озатучы кызларга: “Из камышей построите мост…” – дип әйтеп калдыралар. Биредә яшәүче казаклар өчен камыш ягулык та, төзү чималы да булып хезмәт итә, ул аларда биегрәк тә булып үсә. Аның белән йорт түбәләрен каплыйлар, ә бездә исә камыштан намазлык үрәләр. Ә менә “Камышлардан басма салырбыз” дигән мотив татар җырларында, күбрәк сугышка-армиягә китүчеләр репертуарында очрый. Бу мотивны казаклар кайдан алды икән? Әллә инде бу борынгы төрки дөньядан киләме?!.

Тулы текстны «Безнең мирас»ның март саныннан укырга мөмкин.

Комментарий язарга