Журнал «Безнең мирас»

Камил Кәримов Метшиннан ишегалдын ясаттырган

Шушы көннәрдә "Бердәм Россия" партиясенең праймеризлары булып үтте. Алдан сайлауның берсендә язучы Ркаил Зәйдулла, Ваһапов фонды директоры Рифат Фәттахов һәм Казан шәһәре мэры Илсур Метшин катнашты.
Бәхәс, күбесенчә, мәдәният темасына барды, әмма көнкүреш темасына багышланган сораулар да яңгырады. Мәсәлән, Ркаил Зәйдулланың "группа поддержки" вәкиле Камил Кәримов Метшинга йорт ишегалларындагы юлларның начар хәле турында сорау бирде. Илсур Метшин исә юллар начар булуына ышанмады һәм бәхәсләшүчеләр, дебатлар тәмамлануга ук, язучы яшәгән йорт ишегалдына барырга сүз куештылар.
Чыннан да, әңгәмә бетүгә, Илсур Метшин Камил Кәримов яшәгән Четаева урамына барып, йортларның берсендә ишегалды юллары бик начар булуын күреп, аны ремонтларга сүз бирде. Тиз арада Камил Кәримов белән элемтәгә район җитәкчесе Тимур Алибаев та чыкты. Соңрак Илсур Метшин тагын үзе шалтыратып, Камил Кәримовтан ремонт барган вакытта йортта яшәүчеләрнең машиналарын ишегалдыннан алуларын сорады.
Камил Кәримов үзе бу хәлләргә, гадәттәгечә, шаярып карый һәм әйтә: "Ярый әле шушы праймериз дигән әйбер бар. Менә түбәне дә каратасы бар иде, түбә буенча да сорау бирәсе бар әле", - ди ул.
Чыганак: Матбугат.ру
ФОТО: kzn.ru

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру