Камал II истәлеге

Габдерахман Галиәкбар улы Камал II (1869-1948) – актёр, режиссёр. Аның тарафыннан зәӊгәр кара белән гарәп хәрефләрендә язылган (1946, 6 март) әлеге истәлек хәзерге вакытта Татарстан Фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтыныӊ Язма һәм музыкаль мирас фондында саклана: 9 ф., 4 тасв., 67 сак. берәмлеге. Текст шуннан алынды һәм беренче мәртәбә басыла.

Габдулла Тукай Галиәсгар Камалда кунакта

Галиәсгар Камалныӊ каенатасы Садыйк Хәйбуллин (җиӊги Садыйк) Большой Мишчанский (хәзер Нариман урамы[нда]) бер йорт [1] алып, аны кызыныӊ приданы итеп биргән иде. Шул йортныӊ югары катында без әткәй, әнкәйләр белән торабыз, түбән катында Галиәсгар абый хатыны һәм балалары белән тора. Бу ике квартира икесе дә 4шәр бүлмәле һәм аерым кухнале. Түбән катныӊ кухнасында Галиәсгар абыйныӊ приказчигы Габдулла абый Вәлиев белән өйрәнчек малай (ул Юнысовлар прийүтыннан [2] алынган иде) Миӊҗан торалар. Һәр ике симийа эчендә аш-су бергә югары кухнада хәзерләнә. Ләкин һәр симийа аерым үз квартирында ашый иде.

Хәтеремдә калмаган, кайсы ел булгандыр, без җомга көнне (безнеӊ сабактан буш көн) Галиәсгар абый әнкәйгә пил­мән һәм катлит, аш артыннан суда җебеткән өрек әзерләргә һәм чәй яныннан мич ашлары пешерергә куша һәм үзенә бик кадерле, якын кунагы киләсен белдерә. Ул вакыттагы бай кыз­ларыныӊ гадәте буенча, безнеӊ ту­ганым апа (без Галиәсгар абыйныӊ хатыны Гайшә [3] җиӊгәбезне туганым апа дип йөрибез, чөнки аныӊ атасы җиӊги Садыйк. Шуӊа күрә аӊа җиӊги дип әйтергә ярамый) җомга көн итеп аталарына кунакка китә. Әткәй җомга на­мазыннан кайту белән, без (югары өй симийасы) ашыбызны ашыйбыз. Түбән өйдә әле кунак юк. Шул вакытта Галиәсгар абый безнеӊ янга менә дә минем икенче агам Габдулланы (соӊга таба атаклы артист Камал I [4]), адрис өйрәтеп, Тукайны алырга җибәрә. Габдулла абый озак йөрми әйләнеп кайта да әнигә: «Галиәсгар абыйга әйтегез, чакырган кешесе өйдә юк», – дип әйтә дә уенга чыгып китә. Бераздан Галиәсгар абый яӊадан югары өйгә менә, аӊа Габдулла абыйныӊ җавабын әйтәләр. Галиәсгар абыйныӊ ышанасы килми: «Габдулла ялкау ул, бармагандыр (Габдулла абый бала вакытында ялкаурак табигатьле иде), бар, Габдерахман, син барып кайт. Габдулла әфәндене үзеӊ белән алып кил», – дип, миӊа «Болгар» нумирларыныӊ 39 нчы нумирын өйрәтеп җибәрә.

Мин, нумирны эзләп табып, барып керәм. Бер тәрәзәле, тар гына бер бүлмә. Ишектән кергәч, сул якта – карават, аныӊ өстендә прастина-фәлән юк, кара тышлы бер кечерәк мендәр, җәйге бер адиял бөгәрләнеп ята. Караватныӊ аяк очында, сул як култыкта – бер кечкенә генә умывальник, уӊда – өстенә кәгазь генә ябылган кечкенә өстәл. Аныӊ өстендә берничә китап, вак-төяк кәгазьләр чуалып ята. Өстәлнеӊ бер кырыенда пыяладан эшләнгән 7 ле лампа тора. Өстәлнеӊ ике ягында һәм уртасында барлыгы 3 урындык. Уӊ як эстинага кагылган вишалкада каралып беткән ак төстә бер күлмәк, зур якалы кара бәрәннән эшләнгән дублёный толып, бер кара фуражка эленгән. Тәрәзә төбендә ике буш шешә (берсе кара төстә), тарилкада ашалып бетмәгән франсузский булки кисәкләре; тәрәзәнеӊ пәрдәсе-фәләне юк. Идән себерелгән иде. Мин бүлмәгә кергәндә, кечерәк буйлы, ябык кына, бер күзе чалышрак карый торган, тузгыган чәчле бер егет ике кулын баш астына куеп караватка сузылып ята иде. Бу кеше Тукаев иде.

Мин барып кергәч, Тукаев бер дә кыяфәтен үзгәртмәде: «Нихәл, җегет (мин малай булсам да, ул мине җегет дип атады), ни йомыш?», – диде.

Мин үземнеӊ Галиәсгар Камалныӊ энесе икәнемне һәм Тукайны кунакка алырга килүемне сөйләдем.

Менә шуннан соӊ инде Тукайныӊ йөзе үзгәрде, ничектер бер уӊайсызлану, ирексезләнү сизелде, йөзе чытылды. Бераз уйга калып торды да: «Син, энекәш, Галиәсгар әфәндегә кайтып әйт: мин авырыйм, кәефем юк, бара алмыйм, ачуланмасын инде», – диде.

Минем борылып чыга башлаган вакытымда: «Мин бер дә кунакка йөреп өйрәнмәгән шул, уӊайсыз ничектер», – дип сөйләнеп калды.

Мин кайтып Галиәсгар абыйга Тукайныӊ җавабын әйткәч, Галиәсгар абый: «Бар әле, энекәш, иренмә, тагы бер кат барып кайт. Аныӊ хатын-кыздан коты чыга, Гайшә бар, дип уйлагандыр, шуӊа килмәве булыр. Әйт, туганым апа балалары белән әткәләренә китте, Галиәсгар абый берүзе көтеп тора. Авырса да килсен, аны төзәтергә миндә дару бар, дип әйтте, диген», – диде. Мин яӊадан Тукайга киттем. Мин барган вакыт Тукай бүлмәсендә юк иде (ләкин бүлмә ачык иде). Мин бераз көткәч, Тукай сызгыра-сызгыра харчивна ягыннан килеп чыкты. Мин Галиәсгар абый әйткәнчә сөйләдем. Шуннан соң Тукай теләр-теләмәс кенә вишилкага эленгән фуражкасын алып киде, билендәге зиннарын (кара төсле билбау) рәтләде, зур кара толыпны алып киде. Ул кара толып шулкадәр зур иде, алдынгы итәкләре җирдән сөйрәлеп бара иде. Аныӊ аягында ышкулниклар итеге иде (ул итекнеӊ тегелеше арттан түгел, ике ягыннан тегелгән була иде). Без Тукай белән, Евангелистовский урамга чыгып, Большой Мишчанский урамы почмагындагы Аитов Сөләйман [5] йортына кадәр бардык, безнеӊ йортка таба киттек (ул Печән базары аркылы узмады).

Без кайтып кергәндә, Галиәсгар абый янында бер ир кеше бар иде инде. Ул кеше урта буйлы, симез, чалыш күзле, ялтырап торган күгәргән сыман борынлы, авызы тулы алтын тешле, сөйләшкәндә ың-ың итеп тора торган тыңкыш танаулы кеше иде. Аның өсте-башы бик яхшы, алтын сипачкасы күренеп тора, сул кулының чәнчә бармагында борчак кадәр зурлыкта бриллиант кашлы йөзек ялтырый. Бу кеше Галиәсгар Камалның баҗасы (заманасында типтерүләре, бозыклыклары белән халыкка мәгълүм) Хөсәен хаҗи Хөсәенов иде (Оренбургның атаклы миллиунеры Мәхмүд [6] байның улы Хөсәен хаҗи Хөсәенов Казанның җиңги Сабит кызы Хәдичәгә өйләнгән иде. Җиңги Садыйк җиңги Сабит бертуганнар иде. Галиәсгар Камал белән Хөсәен хаҗи баҗайлар иде). Хөсәен хаҗины күргәч, Тукайның кәефе китте, ләкин Галиәсгар Камал:

– Менә, Тукай, таныш бул, бу минем баҗай була, – дигәч, Тукай яктырып китте. Галиәсгар Камал яӊадан:

– Тукай! Синеӊ ишеткәнеӊ бар бит инде, дөньяда ук хурлар кочып, Кәүсәр шәрабын эчеп, дөнья оҗмахында кәеф-сафа кылучы Оренбур миллиунеры Хөсәен хаҗи Хөсәенев менә шул кеше инде. Минем баҗай була инде ул, – диде.

Тукай:

– Алай бик зур, мөхтәрәм зат икән, – дип җылмайды.

Алар утырыштылар. Галиәсгар абый камудныӊ югары тартмасыннан куе чәй төсле эчемлек торган бер шешә чыгарып өстәлгә куйды (ул коньйак булырга кирәк). Ишек яӊагына сөялеп торган мине күргәч: «Бар, Габдерахман, әйт, ашарга төшерсеннәр. Шуныӊ белән синеӊ йомыш тәмам булды», – диде. Мин бүлмәдән чыгып киттем. Кунаклар ничек утырганнардыр, мин артыгын белмим, ләкин кунаклар кич җиткәч кенә таралдылар.
Галиәсгар абый соӊыннан Хөсәен хаҗиныӊ Тукайны Оренбурга кунакка чакыруын, Тукайныӊ әсәрләрен бас­тырмакчы булуын, зур гонорар тәкъдим итүен һәм Кәримев-Хөсәеновлар [7] типографиясендә хезмәт тәкъдим итүен сөйләде.

Ләкин Тукай Оренбурга бармады, Хөсәен хаҗиныӊ тоттырган төтен ауларына ышанмады, әсәрләрен Хөсәен хаҗи кулына тапшырмады.

Минем Тукай турында истәлегем барлыгы шуннан гыйбарәт.

«Тукай — ядкярләрдә» сәхифәсен Рәмил Исламов һәм Җәүдәт Миңнуллин әзерләде

_________________________________________

1. Казанныӊ Нариман урамындагы 48 нче санлы бу йорт хәзерге вакытта да бар. Ул 2012 елда төзекләндерелде.

2. Бу ятим балалар йорты 1844 елның 6 декабрендә Казан сәүдәгәрләре, җәмәгать эшлеклеләре, иганәчеләр агалы энеле Ибраһим (1806-1886) һәм Исхак (1814-1885) Гобәйдулла уллары Юнысовлар тарафыннан нигезләнгән. Ике катлы кирпеч йорт (архитекторы П.И.Романов) 1872 елда үзгәртеп корыла. 1917 елдан соӊ ябылган. Бинасы хәзерге вакытка сакланып калган (Тукай ур., 89).

3. Бибигайшә Садыйк кызы Камалова (1879-1918).

4. Габдулла Галиәкбар улы Камалетдинов (1893-1933) – актёр, режиссёр, татар профессиональ театрына нигез салучыларның берсе.

5. Сөләйман Мөхәммәтҗан улы Аитов (1862-1922) – Казан сәүдәгәре, җәмәгать эшлеклесе, иганәче.

6. Мәхмүд Мөхәммәтгали улы Хөсәенов (1839-1910) – Оренбург сәүдәгәре, җәмәгать эшлеклесе, иганәче.

7. «Кәримев-Хөсәенов һәм Ко» – Оренбургта Фатыйх Гыйльман улы Кәрими (1870-1937) һәм Шәмсетдин Хөсәенов матбагасы.

Комментарий язарга