Журнал «Безнең мирас»

«Кәләү Гайшә» җыры

«Халык җырлары безнең киләчәктә мәйданга киләчәк әдәбиятымызга, бер дә шөбһәсез, нигез булачактыр».


Габдулла Тукай


Кәләү Гайшә
(Татар халык җыры)
Сак(ы)мар буйларында мин, ай, күп йөрдем
Бала(ы)выздай сары да ат(ы) берлән(е),
Бала(ы)выздай сары да ат(ы) берлән(е).
Үзеңне ләй күреп тә бер сөйләшми
Сүзем бетми язып та хат берлән,
Сүзем бетми язып та хат берлән.
Җаныкаем, сиңа да ни бирәем,
Мәкәрҗәдән килгән лә малым юк,
Мәкәрҗәдән килгән лә малым юк.
Җаннарымны ярып ла бирер лә идем,
Җандин үзгә йөрер лә хәлем юк,
Җандин үзгә йөрер лә хәлем юк.

Узган гасырның алтмышынчы-җитмешенче елларында радиодан «Кәләү Гайшә» көен, еш булмаса да, тапшыралар иде. Александр Ключарев белән Заһид Хәбибуллин башкаруындагы бу көй искиткеч моңлы яңгырый, тетрәндерерлек дәрәҗәдә тәэсирле иде. Берсе – пианинода, икенчесе скрипкада уйнап, бу ике зур музыкант көйнең бөтен асылын, үзәк өзгеч моңын тыңлаучының күңел түренә мәңге онытылмаслык итеп җиткерә белде.


Г.Ибраһимовның «Яшь йөрәкләр» романын укыган булсагыз, хәтерлисездер: романның төп герое Зыя солдатка каралырга барган авылда искиткеч моңлы, күңелләрне, җанны тетрәндерерлек яңа көй ишетә. Бу көйне бер җүләр хатын гармунда уйный, көйне чыгаручысы да үзе, диләр. Җүләр хатын дигәннәре Гайшә исемле икән. Үзе бер карчыкның бердәнбер кызы, бик моңаючан, җырчы кыз булган. Авылда җыр-биюдә, кубыз, курай һәм гармун уйнауда һичбер кыз аның кебек булдыра алмаган. Ул бик дәртле, хәтта чамадан артык дәртле булган. Матур егет, дәртле уенчылар күргәндә, үз-үзен онытырлык дәрәҗәдә ашкынып китә икән. Егетләр арасындагы иң матур һәм оста гармунчы егетне сөеп, шуңа ябышып чыккан. Ата-аналары моңа риза булмаган, аларны каргаган. Ләкин яшьләр, моңа карамыйча, күрше авыл мулласына барып никах укытканнар да бергә яши башлаганнар. Боларның мәхәббәт-яратулары шулкадәр көчле булган ки, баштагы вакытларда көннәр буе бер-берсенә карашып утыралар да, берсе уйнап, икенчесе җырлап гомер үткәрәләр, юньләп эшләмиләр дә икән. Авылда аларны гыйбрәт итеп тә, гайбәт итеп тә сөйләгәннәр, ләкин тегеләрнең моңа исе дә китмәгән. Беркөнне Гайшәнең ире Сәлахи тегермәнгә арыш тарттырырга киткән. Мөшкәгә арышын бушатканда, ничектер, аягы тегермән ташына эләгеп, барлык гәүдәсе тетелеп, үлгән. Гайшә, сөйгәненең үлемен ишетеп, тегермәнгә йөгереп килгән һәм, хәлне күреп, һушыннан язган. Әлеге фаҗигадән соң Гайшә акылын югалткан. Җиде төн урталарында урамнарга чыгып китә, бернәрсә дә эшләми, кеше белән сөйләшми, бик еш елый, гармунда уйный икән. Менә шулай уйный торгач, яңа көй чыгарган.


Әлеге көйне беренче мәртәбә ишеткән Зыя аны могҗизага тиңли: «Моның музыкасында әллә нинди хисле йөрәк елый. Моның һәрбер авазында хәят трагедиясе, бетмәс күз яше, ачы күз яше белән тирән аһлар, тирән зарлар аңкый», – ди.


А.Ключаревның «Татар халык җырлары» китабында (1986) бу җыр «Оренбург татарлары җыры» дип бирелә. Разыя Тимерханова (1918-1997) – әлеге җырны беренчеләрдән булып өйрәнгән җырчы.


«Кәләү Гайшә» җырының нотасы

Разыя Тимерханова башкаруында «Кәләү Гайшә» җыры



Сәхифәне, «Тәртип» радиосында яңгыраган «Саф вә раушан көзге» тапшыруы (авторы һәм алып баручысы – Гөлфия Мөхәммәтгәрәева) материалларына нигезләнеп, Ләбиб Лерон әзерләде.


«Безнең мирас». — 2021. — №12. — 106-107 б. 

Теги: Яңалыклар Сәнгати мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру