Фаил Шәфигуллинның каләмдәш дусларына ачык хаты

Хөрмәтле иптәшләр, кадерле каләмдәш туганнарым! Беләм, сезнең каршыгызда бик тә гаеплемен. Бары бернәрсә генә әйтә алам: мин бит аны зур акылым белән түгел, ә чын күңелемнән эшләгән идем.

Ничектер шулай туган якларга кайтып төштем. Яңа аерткан каймак эчкәннән соң, бер повесть язып ташладым. Укып чыкканнан соң, үзем дә шүрләп куйдым, коточкыч шәп чыккан бит бу! Журналда да башта икеләнеп калдылар, шулай да
бастырып чыгардылар.

Менә шуннан соң башланды инде хәлләр! Укучылар яза, тәнкыйтьчеләр мактый, күршеләрем горурлана, ә язучылар… миннән бөтенләй йөз чөермәсенме!.. Мин башта үпкәләп тә куйдым, соңыннан гына барып җитте – мин хаклы түгел! Уйлап кына кара, әле генә каләм очлаган кеше, нахалланып, исемле зур язучыларның иҗади биленнән түбән бәрсен әле!

 

(«Тынгысыз каләм», 1981)

Комментарий язарга