Журнал «Безнең мирас»

Кала тау (фото, видео)

Күптән түгел Әтнә районы Күәм һәм Әйшияз авыллары янындагы Кала тауда булып кайттык. Ашыт елгасының биек уң ярындагы урынны Әтнә ягы кешеләре Кала тавы, дип йөртәләр. Татар халкы бирегә иң борыгы, изге урыннарның берсе буларак йөри. Тарих фәнендә Кала тавы Әйшияз шәһәрчеге исеме белән дә билгеле. 1956 елгы археологик казу эшләре вакытында биредә безнең эраның 1 меңьеллыгы уртасына хас керамик әйберләр табылган. Шәһәрлекнең тышкы уры, чокыр, керү юллары бүген дә әйбәт беленеп тора. Тарихчы-галим Шиһабетдин Мәрҗани Кала тавы ислам мәмләкәтенең чиге булып, чирмешләрдән сакланыр өчен, кальга буларак хезмәт иткәндер, дигән фикерне әйтә. ТАССР тарихының 1 томындагы археологик картада бронза гасыр культурсы истәлекләре табылган урын буларак Әйшияз шәһәрчеге дә күрсәтелгән. Татарстанда бронза гасыры безнең эрага кадәр 2 меңьеллыкка туры килә.


Теги: Ленар Гобәйдуллин Яңалыклар Тарихи мирас

Галерея

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру