«Кайту» тарихы

Бөек Ватан сугышы, батырлыклар кылу дәвере белән бергә, коточкыч фаҗига – миллионлаган кешеләрнең һәлак булу чоры да… Советлар Союзы Герое һәм Ленин премиясе лауреаты, шагыйрь Муса Җәлилнең кылган батырлыгы, тормыш юлы тарихчыларны, әдәбият белгечләрен һәм журналистларны еш кызыксындыра.Шагыйрь турында туганнарының, якыннарының, иҗатташларының, аның белән бергә фашист әсирлегендә булганнарның истәлекләре бар. 1968 елда Муса Җәлил турында «Моабит дәфтәре» исемле фильм төшерелә, ә мәшһүр татар композиторы Нәҗип Җиһанов «Җәлил» операсын яза.

Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре һәлак булуга бу елның август аенда 70 ел тула. 1944 елның 25 августында Берлинның Плетцензее төрмәсендә антифашистик мөселман оешмасының 11 әгъзасы үлем җәзасына хөкем ителә – башлары чабыла. 1944 елда рейх җитәкчелеге, хакимиятнең кояшы баюга таба баруын сизеп, үзенең дошманы дип санаганнар белән үч алуны активлаштыра. Бу вакытта совет гаскәриләре СССР чикләреннән чыга һәм Европаны фашизмнан азат итә башлый. Икенче фронт ачыла, Гитлер һәм аның фаворитларына һөҗүмнәр ешая. Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен урта гасырдагы кебек ерткычларча яшерен үтерү – сүнеп баручы гитлеризмның коточкыч гамәлләренең бер өлеше була.

Заманында Җәлил һәм аның иптәш­ләре әсирлектә булганнары һәм «Идел-Урал» оешмасы белән хезмәттәшлек иткәннәре өчен «хыянәтче» дип саналдылар. Җәлилне аклау, аның элекке шөһрәтен кире кайтару шактый катлаулы эш булып чыга. Совет хакимиятенең хәрби әсирләргә мөнәсәбәте дә шикләнүчән була, фәкать 1990 елларда гына ялган һәм уйдырма гаепләүләр юкка чыгарыла. Фашист әсирлегеннән уңышлы гына качып котылган күп кенә хәрбиләр шунда ук совет концлагерьларына озатыла. Немец очкычын кулга төшергән һәм шуның белән фашист концлагерыннан качкан, ә аннары озак еллар Совет төрмәсендә утырган легендар очучы, якташыбыз Михаил Девятаевның язмышын искә төшерү дә җитәдер. Фәкать 1957 елда гына аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә һәм реабилитацияләнә. Җәлил һәм аның көрәштәшләренең язмышы турында бу вакытта бик аз гына мәгъ­лүмат була. Өстәвенә, Берлинның инглиз секторында яшәүче тәҗрибәсез һәм намуссыз Дәүләт куркынычсызлыгы министрлыгы агентының үз җитәкчелегенә Җәлил белән Алишның Көнбатышка качканлыгы турында хәбәр иткәнлеге ачыклана, гәрчә инде алар күптән үтерелгән булса да.

1946 елда СССР Дәүләт куркынычсызлыгы министрлыгы Җәлилне эзләү эшен башлап җибәрә. Шагыйрь Ватанына хыянәттә һәм дошман белән хезмәттәшлектә гаепләнә. 1947 елның апрелендә әлеге оешма аны аеруча куркыныч җинаятьчеләр исемлегенә кертә. Шул ук вакытта, туган җирләренә әйләнеп кайткан хәрби әсирләр Җәлил һәм аның көрәштәшләренең батырларча һәлак булганлыгы турында сөйли. Нәкъ менә алар шагыйрьнең ватанпәрвәрлек хисләре белән тулы «Моабит дәфтәре»н алып кайта. Хәрби әсирлектә булган Нигъмәт Терегулов, Габбас Шакиров, Казыйм Миршан, Җәлил белән бергә төрмәдә утырган бельгияле Андре Тиммерманс шигырьләрне СССР һәм Татарстан Язучылар берлекләренә тапшыра. Аерым шигырьләрне Җәлилнең соңгы көннәре узган немец төрмәсе чүп савытыннан очраклы рәвештә Совет хәрбиләре табып ала. Каршылыклы дәлилләр Татарстан чекистларын хакыйкатьне ачыклар өчен актив эзләнүләргә этәрә. «Хыянәтче» мөһере тиз генә юылмый. 1949 елның маенда ТАССР Дәүләт куркынычсызлыгы министры Д.С.Токарев Мәскәүгә җибәргән чираттагы хатында Җәлил турындагы Германия резенденты мәгълүматларын төгәлләштерүне үтенә. Җавап катгый була: «Җәлилнең Көнбатышка китүе расланган, эзләү эше дәвам итә».

1952 елның июнендә генә Татарстан чексистларының «М.Җәлил үлеме турындагы фактны тө­гәл­ләштерергә» дигән үтене­че­нә, коллегалары бер ай үт­кәннән соң гына, эзләнүченең 1944 елда үтерелүе сәбәпле, аның турындагы оператив-эзләү эше ябылганлыгы турында хәбәр итә. Шунда ук чекистлар Җәлилнең үзләрендә булган шигырьләрен КПСС обкомының идеология буенча секретаре С.Г.Батыевка (1911-1985) тапшыра. Ә ул, үз чиратында, әлеге шигырьләр белән ТАССР Язучылар берлеген таныштыра. Сезнең игътибарыгызга тәкъдим ителә торган, Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы буенча ФСБ идарәсе архивыннан алынган белешмәне (Ф.1. Оп.2. Д.2.Л.15-22) 1952 елның 2 августында Токарев КПССның ТАССР обкомының беренче секретаре З.И.Моратовка җибәрә.

1953 елның 25 апрелендә «Литера­тур­ная газета»ның баш мөхәррире, язу­чы һәм җәмәгать эшлеклесе К.М.Си­­монов (1915-1979) үзенең кереш сүзе белән «Моабит дәфтәре»н рус теленә тәрҗемә итеп бастыра. М.Җәлил әсәрләрен актив пропагандалауда шагыйрь белән сугышка кадәр үк таныш булган шәхесләр – язучы К.Г.Нәҗми (1901-1957) һәм әдәбият белгече Г.С.Кашшаф (1907-1975) зур гамәлләр башкара.

Игътибарыгызга тәкъдим ителә торган документ 1952 елның августында язылган, ә белгечләр өчен ул 1996 елның маенда гына ачыла. Россиядә, аеруча аның элек ябык булган архивларында, тикшерүчеләр өчен әлегә кадәр билгесез булган шактый чыганак­лар саклана һәм алар белән файдалану мөмкинлегенә карап, без Ватаныбыз тарихы буенча да яңа мәгълүматлар ала алабыз.

Иптәш З.И Моратовка
Татар язучысы Җәлил Муса Мостафа улы
турында белешмә*

Җәлилов М.М., әдәби псевдонимы «Муса Җәлил», 1906 елда туган, Чкалов өлкәсе Мостафа авылыннан, язучы-шагыйрь һәм драматург, ВКП(б)ның әүвәлге әгъзасы, сугышка кадәр Казан шәһәрендә яшәгән.

Татарстан АССР МГБсында булган тикшерү һәм башка мәгълүматларга караганда, Җәлилов М.М., Бөек Ватан сугышы фронтында булганда, 1942 ел башында немецларга әсирлеккә төшә, аннары билгесез сәбәпләр аркасында Вустрау дигән урынга /Берлин янында/, туган иленә хыянәт юлына басучы совет хәрби әсирләре укытыла торган герман агент-пропагандистлары мәктәбенә килеп элегә.

1943 ел башында /башка мәгълүматлар буенча, язында/ Җәлилов бу мәктәптән немецлар тарафыннан оештырылган һәм сугыш дәверендә Германия Көнчыгыш министрлыгы җитәкчелеге кул астында эшләгән «Идел-Урал» Берлин антисовет оешмасы комитетына эшкә җибәрелә. Бу комитетта Җәлилов нинди дә булса аерым бер вазифаны башкармаган, ә комитет тарафыннан нәшер ителгән «Идел-Урал» газетасы редакциясе хезмәткәре булган.

1943 елның мартында Җәлилов үзенең шәхси инициативасы белән немецларга һәм «Идел-Урал» оешмасына каршы көрәш алып бару бурычын куйган яшерен антифашистик төркем оештыра башлый. Бу төркем эшчәнлегенә Җәлилов тарафыннан комитетның һәм «Идел-Урал» газетасының бер төркем хезмәткәрләре җәлеп ителә. Мәгълүм булганнарыннан:

Алишев Абдулла Бари улы, әдәби псевдонимы «А.Алиш», 1905 елгы, Татарстан АССРның Куйбышев районында туган, балалар язучысы, сугышка кадәр Казан шәһәрендә яшәгән, Кызыл Армиянең әүвәлге хәрбие;

Булатов Фуат Зыятдин улы, 1913 елгы, Башкортстан АССР Стәрлетамак районында туган, инженер-төзүче, сугышка кадәр Казан шәһәрендә яшәгән, Кызыл Армиянең әүвәлге 3нче ранг хәрби инженеры;

Симаев Әхмәт Садретдин улы, 1919 елгы, Мәскәү шәһәрендә туган, журналист, сугышка кадәр Мәскәү шәһәрендә яшәгән.

Шабаев Гариф Хафиз улы, 1907 елгы, Башкортстан АССРда туган, сугышка кадәр Ташкент шәһәрендә яшәгән, Үзбәкстан ССР Финанс халык комиссариатында ревизор булып эшләгән, Кызыл Армиянең әүвәлге хәрбие.

«Идел-Урал» газетасы хезмәткәре булуыннан файдаланып, Җәлилов немец армиясенең татар легионерлары бүлекчәләре буенча йөреп чыга һәм легионерлар арасында антифашистик пропаганда алып бара.

1943 елның август аенда Җәлилов, «Идел татарлары легионы»ның бер бүлекчәсендә антифашистик листовкалар таратканда, немецлар тарафыннан кулга алына. Аның эше белән шулай ук Алишев А., Булатов Ф., Симаев А., Шабаев Г., Ишмуров К., Газиев М., Ямалетдинов М., Хисаметдинов Р. һәм башкалар кулга алына.

Кулга алынган Ишмуров, Газиев, Ямалетдинов, Хисаметдинов һәм башкалар тиздән сак астыннан азат ителәләр, ә Җәлилов, Алишев, Симаев, Булатов, Шабаев Берлин төрмәсенә ябыла һәм соңрак немецлар тарафыннан антифашистик эшчәнлек алып барганнары өчен атып үтерелә. Бу түбәндәге мәгълүматлар белән раслана.

Кулга алынган Надиев Н.Н. 1946 елның 28 ноябрендәге сорау алу вакытында сөйли:

«…Беренче очрашудан соң ике атна узгач, ягъни 1943 елның мартында, мин Муса Җәлил белән икенче мәртәбә очраштым, ул миңа: «Әйдә, сөйләшәбез», – диде. Шуннан соң без парк буйлап җәяү киттек. Минем белән әңгәмә вакытында Муса Җәлил миңа әйтте: «Без тиешле урынга эләкмәдек. Мин ябык лагерьдан һәм «Идел-Урал» оешмасында катнашудан чыгарга ризалыгымны бирдем. Кешеләрдән ишеттем, син үзеңне начар тотасың. Истә тот, коммунист буларак син әле бетмәгән. Әгәр дә без кул кушырып утырсак, начар булачак. Мин, эшләргә килешсәм дә, башка эш алып барырга тиешмен, гәрчә бу гомер бәрабәренә торса да. Бу эш «Идел-Урал» идеяләренә каршы көрәшүдән гыйбарәт булачак».

1943 елның июнендә мин М.Җәлил белән яңадан очраштым. Ул миңа яшерен оешманың киңәшмәсен чакырачагын, шунда катнашучылар белән таныштырачагын хәбәр итте. Бу киңәшмә чакырылды һәм ул Берлиндагы зоологик парк ресторанында оештырылды. Анда Муса Җәлил, Алишев, Симаев, Булатов һәм мин – Надиев булдык. Бу тар даирәдәге киңәшмәдә М.Җәлил: «…Безнең эшебез канәгатьләнерлек бармый, аны кискен һәм оператив эшләүдән курыкмыйча активлаштырырга кирәк…», – дип әйтте.

…1943 елның июнендә мине «Идел-татар комитеты»на чакырдылар, анда Познань шәһәрендә мөгаллим вазифасын башкарырга тәкъдим иттеләр. Бу мәсьәлә буенча Муса Җәлил минем белән сөйләшеп, анда барырга һәм Халитов белән бергә патриотик эш җәелдерергә кушты…

…1943 елның июль уртасында Берлиннан Познань шәһәрендә Кунафин килде һәм миңа Муса Жәлил, Булатов, Шабаев, Алишев, Симаев – барлыгы унбер кешенең немецлар тарафыннан кулга алынганлыгы турында хәбәр итте…»

Кулга алынган Ишмуров К.М. 1950 елның 27 мартындагы сорау алу вакытында сөйли:

«Алишев Абдулланы мин беләм. Аның белән Ватан сугышына кадәр үк Казан шәһәрендә таныш идем. Немец әсирлегендә мин Алишевны 1942 елның көз азагында Краков /Польша/ шәһәрендә очраттым. Моннан мин, Алишев һәм башка легионерлар белән бергә, Вустрау /Германия/ шәһәренә җибәрелдем, ә аннан – Берлин шәһәренә. Шунда без Алишев белән 1943 елның җәенә кадәр фашистларның «Идел-Урал» газетасы редакциясендә эшләдек. 1943 елның җәендә Алишев немец гестапосы тарафыннан легионерлар арасында антифашистик листовкалар таратуда гаепләнеп, кулга алына. Шул ук вакытта аның белән бергә мин, Завиров Роян / «Идел-Урал» газетасының рәссамы/, Булатов Фуат һәм мин исемен, әтисенең исемен белмәгән Шабаев кулга алынды.

Моннан тыш миңа немецларның шул ук эш белән турыдан-туры легион бүлекчәләрендә кулга алулар оештыруы мәгълүм. Аерым алганда, мин легионда татар язучысы Муса Җәлил һәм җырчы Афзаловның кулга алынганын беләм.

…Миңа Муса Җәлилнең төрмәдән азат ителмәгәнлеге мәгълүм. Һичьюгы мин «Идел-Урал» редакциясендә эшләгәндә, ягъни 1945 елның мартына кадәр Җәлилнең азат ителмәгәнлеге һәм редакциядә яки комитетта күренмәгәнлеге турында беләм».

Кулга алынган Ишмаев А.Г. 1948 елның 17 сентябрендәге сорау алу вакытында сөйли:

«…Җәлилов гестапо тарафыннан 1943 елның июль азагында яки август башында татар легионында антифашистик прокламацияләр чыгарганы өчен кулга алына. Аның белән бергә 16лап кеше кулга алына.

Миңа Җәлилов һәм «Татар легионы»нан башкаларның Берлинга китерелгәнлеге һәм «Шпандау» төрмәсендә утырганнары мәгълүм. Алга таба алар белән нәрсә булгандыр, миңа мәгълүм түгел. 1945 елда мин унбер әсирнең немецлар тарафыннан атылганлыгы турында сөйләшүне ишеттем, әмма кемнәрне, мин белмим…»

Кулга алынган Уразаев Г.А. 1945 елның 26 июлендә һәм 1950 елның 26 гыйнварында булган сорау алу вакытында сөйли:

«…Дәүләтшин Тимербәк сүзләреннән аңлашылганча, Җәлилов Муса газета хезмәткәре буларак, антифашистик листовкалар һәм прокламацияләр таратканы өчен немецлар тарафыннан кулга алынган. Шунысын әйтергә тиешмен, Дәүләтшин күрсәткән шундый прокламацияләрнең берсен мин шәхсән күрдем һәм үзем укыдым. Җәлилов 1943 елның 10 августында Берлин шәһәрендә кулга алына һәм үлем җәзасына хөкем ителә…

…Муса Җәлилов, Симаев, Шабаев, Булатов, Алишев һәм тагын фамилияләрен мин хәтерләмәгән икәү, гестапо тарафыннан үлем җәзасына хөкем ителәләр. 1944 елның 27 августында аларның башлары чабыла».

Кулга алынган, 1943 елда Җәлил белән бергә Берлинда Моабит төрмәсендә утырган Мингалим Ф.М. 1949 елның 20 июлендәге сорау алу вакытында сөйли:

«…Җәлилов белән бергә Булатов, Алишев, Симаев Әхмәт кулга алынды…

Җәлиловны һәм югарыда телгә алынганнарны хөкем иттеләр һәм аларны атып үтерергә дигән карар чыгардылар, әмма, тулы бер ел диярлек, алар исән була. Гитлерга һөҗүмнән соң барлык сәяси тоткыннар да 1944 елның августында атылдылар».

Җәлилов һәм башкаларның Берлин төрмәсендә булган вакытта алар янына Галимҗан Идрисинең улы Илдар килә. Кулган алынган Газиев бу мәсьәлә буенча 1948 елның 24 ноябрендә сөйли:

«…Бервакыт Идрисинең улы Симаевка әйберләр алып килә, әмма аннан аны алмыйлар, инде ул юк, дип әйтәләр. Шулвакытта ул төрмәдә эшләгән солдаттан Симаевның кая китүе турында сораштыра башлый. Тегесе татар комитеты радиоредакциясеннән 12 кешенең, шул исәптән Симаевның да атылганлыгы турында әйтә. Алга таба солдат, аларны алып барган вакытта, аңа /немец солдатына/ таныш булмаган телдә җыр җырлауларын сөйли. Идрисинең улы да татар шагыйре, татар комитеты әгъзасы Муса Җәлилнең төрмә администрациясе биргән шигырьләрен алып килә…»

1947 елда ТАССР Совет Язучылары берлегенә СССР Тышкы эшләр министрлыгының Илчелек идарәсеннән Муса Җәлилнең патриотик эчтәлектәге шигырьләре язылган куен дәфтәре килә. Бу дәфтәр СССРның Бельгиядәге илчелегеннән алына, бирегә аны бельгияле партизаннар китергән була. Җәлиловның язмаларыннан, аның немецлар тарафыннан Германиядәге сәяси эшчәнлеге өчен үлем җәзасына хөкем ителгәнлеге күренә.

Җәлилов, Берлин шәһәре төрмәсендә булганда, Советлар Союзына үзенең тугрылыгын һәм фашист Германиясен күрә алмаганлыгын белдереп, шигырьләр язган.*

Совет язучысы Константин Симонов, Җәлиловның фашист диварлары артындагы тормышын тасвирлап, шигырьләре Бельгиядәге СССР илчелегенә аның белән бергә Берлин төрмәсендә тоткында булган кешеләр тарафыннан тапшырылган, дип искәртә һәм әйтә:

«Бер үк вакытта авторның тынгысыз шигъри талантына һәм Совет кешесенең авыр әсирлек һәм үлемнең үзе каршындагы батырлыгына дәлил булып торган әлеге шигырьләрнең, кыскача гына әйткәндә, тарихы шуннан гыйбарәт…»

Советлар Союзы язучыларының Генераль секретаре Александр Фадеев 1946 елда Муса Җәлилнең хатынына язган хатында хәбәр итә:

«Совет язучыларының 1945 елда Мәскәүдә узган пленумы вакытында Кызыл Армия бүлекчәләренең берсеннән Берлиндагы Моабит төрмәсеннән килгән хат алынды. Бу хатта алар төрмәдәге төрле кәгазь чүп-чары арасыннан ниндидер китаптан ертып алынган, чиста полялары булган кәгазь табып алулары, поляда татар язучысы Муса Җәлил язмасы бар икәнлеген хәбәр итәләр. Әлеге кәгазь хат белән җибәрелгән. Полядагы Җәлил язмасы якынча түбәндәге эчтәлектә:

«Мин, мәшһүр татар язучысы Муса Җәлил, әсир буларак Моабит төрмәсенә ябылдым һәм, мөгаен, тиздән атып үтереләчәкмен. Әгәр дә бу язма руслар арасыннан кемгә дә булса эләксә, алар минем иптәшләремә – Мәскәүдәге язучыларга миннән сәлам әйтсеннәр».

Әлеге кәгазьне җибәргән бүлекчәдәге кызылармеецлар, язманың эчтәлеге белән танышканлыклары һәм язучы Җәлилов үлеме өчен үч алырга ант иткәнлекләре турында язганнар…»

1948 елның апрелендә Бельгиядәге СССР илчелегенә бельгияле Эмиль Мэзон килә. Ул, 1943 елда немецлар кулга алгач, үлем җәзасына хөкем ителгән совет язучысы Алишев белән тотык булганлыгы һәм А.Алишевның Моабит төрмәсендә язган хатын туганнарына тапшырганлыгы турында сөйли. Бу хатта Алишев яза:

«1943 елның августында татар әсирләре, татар легионерлары арасында листовкалар таратуда гаепләнеп, кулга алындым. Минем белән Муса Җәлил, Гариф Шабаев, Сәйфелмөлеков, Фуат Булатов, Әхмәт Симаев кулга алынды. Килдем, көрәштем һәм киттем. Безнең инде шулай, күрәсең, язмыш. Без соңгы сулышыбызга кадәр үзебезнең халкыбызга тугры булып калабыз».

Немец фашистлары тарафыннан Җәлилов М., Алишев А., Булатов Ф., Симаев Ә. һәм Шабаев Г.ларның кулга алыну һәм атылулары турында югарыда сөйләгәннәр, кулга алынган Забиров Р.Р., Гыйләҗиев К.Г., Вафин Р.В., Фатихов Г.Ф. һәм башкаларның күрсәтмәләре белән дә дәлилләнә.

Шуны әйтергә кирәк, 1948 елда түбәндәге мәгълүмат алына: янәсе Җәлилов фашист Германиясе капитуляцияләнү алдыннан Берлинда булган, шуннан Көнбатышка киткән. Әмма, җентекле тикшерү вакытында Берлинның инглиз секторында яшәгән бәндә бу мәгълүматның бердәнбер чыганагы булып торганлыгы ачыкланды. Бу аз гына да ышаныч яулый алмый һәм мораль яктан таркалган сәрхуш кебек сыйфатлана. Әйтергә кирәк, аның Җәлилов турындагы хәбәрләре тулысынча каршылыклы һәм шуның белән алар дөреслеккә туры да килми, шик-шөбһә булырга мөмкин дә түгел.

Татарстан АССР Дәүләт куркынычсызлыгы министры, генерал-майор

/Д.Токарев/

2 август 1952 ел
№ 1/769
Казан шәһәре.

Кереш мәкалә һәм чыганакны русчадан Ленар Гобәйдуллин тәрҗемә итте.

*Тәрҗемәдә документның стиль үзенчәлекләре сакланды.
* Биредә М.Җәлилнең «Кичер, илем!» һәм «Җырларым» шигырьләреннән өзекләр китерелә.

Ред.: Мәкаләнең журналдагы исеме  — «Кайту» тарихы ФСБ архивыннан бер документ

Комментарий язарга