Минтимер Шәймиевнең балачагыннан кайбер хатирәләр

Беренче карашка ул Татарстан төбәгендәге бик күп авыллардан әллә ни аерылып та тормый кебек. Биредә дә күркәм кешеләр яши, бу авылның да үзенә генә хас матур, ямьле табигате бар, ошбу авыл балалары да – шук-шаяннар, самими-саф җанлылар, эшчән-тырышлар, җырга-моңга, шигърияткә гашыйклар…

Бик күп авылларның халкы үзләрендә туган күренекле шәхесләре, олпат кешеләре – шагыйрьләре, язучылары, галимнәре, артистлары, табиб-мөгаллимнәре белән лаеклы рәвештә горурлана. Нур Баян, Рахмай Хисмәтуллин кебек шагыйрьләр дә – Әнәк авылының горурлыгы, мактанычы.

Шулай да Әнәк авылы тагы кеме-нәрсәсе, кай ягы белән аеруча данлыклы соң?

Әлбәттә, күпләрегез дөрес тәгаенли – хак уйлый: Әнәк – Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең туган авылы.

 

Шәймиевләр гаиләсе. Уртада – Шәрип абый, аның янәшәсендә, уңда – Нәгыймә апа; сулда – олы кызлары Дөргалия; арткы рәттә, сулда – Мәрзия, аннары – Мәдәния, Минтимер, Мәрзиянең кайнанасы – Өммегөлсем; Шәрип абый алдында – Дөргалиянең кызы, Нәгыймә апа янында – Мәрзиянең кызлары. 1954 ел

 

Минтимер абыкай

Без урамда — сигез бала

 

Әрлән урамы… Әнәктәге безнең дүрт йортлык урамны халык әнә шулай атап йөртә иде. Өске як урам – Йомран урамы. Без бер урамда сигез бала үстек – Зөфәр, Сәхия, Халидә, Нәфисә, Галия, Мөнҗия апа (утыз алтынчы елгы) һәм Минтимер абыкай белән мин…

Тату үскәнбездер инде, әйткәләшкәнебезне, сугышканыбызны бер дә хәтерләмим.

 

Үрәчәле чана, такта чаңгы

Кыш көне тау шуганда чаналар җитми иде. Үрәчәле өч чана каян килеп шулхәтле балага җитсен инде. Әле өстәвенә, шулар еш ватылып-җимерелеп тора… Ярый әле Нуретдин абый белән Минтимер абыкай бар – алар ватык чананы шундук рәтләп куя. Тагы шул хәтердә: Минтимер абыкай (Габделхак абый белән бергә) һәр малайга тактадан чаңгы ясап бирде. Олтанлы киез итекләр киеп, шул чаңгыларны тагып, куанышып шуа иде малайлар…

 

Әти… абыйдан өйрәнә

Безнең Минтимер абыкай бик әйбәт укыды. Бала чагыннан ук аңа әткәй бик зур өмет белән карый иде. «Син безнең прокурор булырсың, син безнең министр булырсың, син безнең галим булырсың!» – дип әйтә торган иде. Безнең әти мәдрәсәдә өч сыйныф кына укыган кеше. Күп нәрсәне үзлегеннән өйрәнгән. Минтимер абыйның әтигә партия тарихын тулысы белән сөйләп-аңлатып чыкканын хәтерлим. Шулвакытта ук аның фикерләү дәрәҗәсе зур булган инде…

 

Кагыйдә һәм мөстәкыйльлек

Минтимер абый мине мөстәкыйль булырга өйрәтте. Ничек итепме? Мин сорый идем еш кына: «Моны ничек эшлисе?» – дип. Ул әүвәл: «Кагыйдәсе бар аның, укы, өйрән!» – дип әйтә иде. Мин һаман аңлый алмыйча интексәм генә – әйбәтләп төшендерә. Минтимер абыйча бу шулай инде: башта үзең укы, уйлан, тырыш, эшлә. Тагын бер бик әйбәт сыйфаты бар иде Минтимер абыйның: ул вакытны дөрес бүлә белә – уйнады, малларны карады… дәрескә утыра. Ә безгә, безнең ишеләргә күбрәк уйнау кирәк инде…

 

«Әртистләр»

Минтимер абый белән икәү «Бала белән күбәләк»не уйный идек. Мин – беренчедә, ул өченчедә укыган чак. Әти-әниләргә без үзебезчә концертлар куя идек бит. Әнкәйнең, әллә олы апаның ефәк шәле бар иде. Мин шул шәлне бөркәнеп, күбәләк булып тезләнеп, тибрәнеп торам. Бала – Минтимер абый сөйли. Хор белән җырлый идек… Скетчлар да куя идек. Бер тамашада Минтимер абый персидәтел булып уйнады бит әле. Дуслары Гайнулла микән, берсе бригадир булды. Без колхозчылар
булганбыздыр инде. Укытучыбыз Хәдичә апа өйрәтә, без шуны уйныйбыз…

 

Ике торна – ике «шүрәле»

Кич белән, әти эштән кайткач, чабылмыйча калган, чабар өчен авыр булган җирләргә печәнгә бара идек. Абый белән икәү. Абый чаба, мин төйи идем. Кичке унберләр тирәсендә җырлый-җырлый кайта идек…

Бер баруыбызда ике шәүлә күрдем. Караңгы төшкәнрәк чак. «Минтимер абыкай! Шүрәлеләр, шүрәлеләр!» – дим. «Кайда?» – ди абыкай. «Борчак басуы кырында!» – дим.

Карады, карады да… «Нишләп шүрәлеләр булсын! Торналар бит болар!» – ди.

Шуларның очып киткәннәрен карап тордык.

Чыннан да, ике торна иде…

 

Җөнлекәй – кыргый кишер

Җиләккә дә йөри идек без. Хантимер абыйга да, Минтимер абыйга да ияреп. Буш вакытлары булганда алар бөтен урам балаларын җыеп алып баралар иде. Хантимер абый Минтимер абыкайдан өч яшькә зуррак (димәк, миннән биш яшькә олы була инде). Өч-дүрт чакрым ераклыктагы Әнәк урманы дигән җиргә барабыз. (Чиялек белән Айман авыллары итәгендәге урман ул). Җиләк тә җыярга өйрәттеләр безне, балтырган да…Нинди ашый торган үлән үсә – шуны ашый идек. Хәтта җөнлекәй дигән үсемлекне табарга өйрәндек, кыргый кишер инде ул…

 

Мәдәния Ильясова

Безнең мирас. — 2017. — №1. — 48-49 б. 

 

Комментарий язарга