Каенана вә килен (гаилә дәресләре)

Каенана дип әйтелгәндә киленнәрнең, киленнәр дип сүз чыкканда каенаналарның йөзләрендә бер салкынлык әсәре, кызганыч ки, һәр өйдә күренмәктәдер. Каенанасыннан мәмнүн (канәгать) килен яки киленнән разый булган каенаналар бик сирәктер. Бу ярамаган хәлләр, һичшөбһәсез, тәрбия кимлегеннән, наданлыктан туган бер нәрсәдер. Тәрбияле үскән бер ханым-кыз каенанасын олуглап, аңа хөрмәт берлә эш кылуны, каенана да киленен сөюне вә яхшы тотуны белер. «Килен берлә каенана бер казанда кайнамас», – дигән сүзләр тәрбиясез хатыннарның дошманлыклары берлә сөйләгән буш сүзләрдән башка бернәрсә дә түгелдер.

Кияүгә барган кызлар бер мәртәбә уйлап карарга тиешледер ки, каенана дигән кеше рәфикъ хәйятенең (ире, тормыш иптәшенең) анасыдыр. Ире әфәндесе аның тәненнән аерылган бер кисәктер. Бу хатын ул ирне дөньяга китермәгән булса иде, бу яхшы ирне таба алмас иде. Ул хатын аны теләмәгән булса иде, аны углына алмас иде.

Хатыннар өчен иргә хөрмәт кылмак ничек бер дини эш булса, ирнең анасына вә якыннарына да тәгъзыйм (хөрмәт) вә ригаять (кайгырту) кылмак шулай ук бер бурычтыр. Каенаналы ханымнар белергә тиештер ки, өйнең иң зур ханымы – каенанасыдыр.

Киленнәр ирләреннән никадәр мәхәббәт әсәре күрсәләр дә, бу тугрыда азгынлык күрсәтеп, үзләрен бик зурга санап, өйгә үзләре хуҗа булып, хөкем кылмакчы булмасыннар, чөнки килен берлә каенана арасындагы тавышлар моның кеби эшләрдән башланыр.

Яшь зурлыгына, гаилә арасында гына түгел, һәр җирдә ригаять (игъ- тибар) кылмак ваҗибтер. Килен дә хынымдыр, ләкин ханымлыгын каенанасына вә аның якыннарына хөрмәт кылмак берлә күрсәтмәк лязимдер. Каенана өйнең эшләрен идарә кылучының иң зурыдыр.

Килен бүлмәсен, әрле-бирле нәрсәләрен пычрак тотса вә балаларын яхшы тәрбия кылмаса, ханымлылыкка килешерлек эшләр кылмаса, каенананың нәзәкәт берлә аны өйрәтергә, үзенә тиеш булган эшләрен эшләргә кушарга, әлбәттә, хакы бардыр.

Бер каенана да, никадәр чая да булсын, усал да булсын, әгәр килене үзенә итагатьле булып, кадер-хөрмәт итсә, килешсез вә тиешсез эшләр эшләмәсә, килененә каршы сөйләргә сүзен таба алмас. Хаксыз була торып сөйләсә дә, килен аның яшенә, олуглыгына хөрмәт итәргә тиеш, иренең анасы булганын уйлап, җавап кайтармый сабыр итеп, аңа каршы йомшаклык берлә эш кылмак лязимдер. Юкса бөтен көн буена хаклы-хаксыз кычкырышуларда булмак вә иренә әләкләп зарланулар берлә ирне дә өзмәк, гаилә арасында тынычлык бетеп, салкынлык вә аерылышулар булуына сәбәпләр ясамак, бичара ананы ахыр гомерендә пәришан (харап) итмәк – бик зур тәрбиясезлек вә бик начар эш вә Хода каршында мәзмүм (начар) булган хәлләрдәндер.

Каенаналарга да артык зураюларны куеп, бу эштә тугрылыклы, мәхәббәтле вә җитди кыланып, киленнәрен татлы тел берлә яхшы идарә кылырга көчләрен сарыф кылмак лязимдер.

Килен – каенананың мәгънәви кызы, каенана да аның икенче анасы димәк булганнан, бер ананың кызына вә бер кызның анасына карашы ничек булса, болар арасындагы мөгамәләләр дә шулай яхшы йөрергә тиештер.

Килен каенанасының өйрәткән эшләренә ачуланмый рәхмәт әйтергә тиештер. Каенана да килененең бәндәлек сәбәпле бәгъзе бераз гына килешмәгән эшләрен күргән вакытта күрмәгәнгә салынып торырга, кимчелекләрен дә хәерхаһлык берлә төзәтергә тырышмак лязимдер.

Ике ягы да яхшы тәрбия күргән адәмнәрдән җыелган гаиләләрдә килен-каенана низаглары баш күтәрмәс. Тәрбиясезләрнең ярамаган эшләренә иярмәгез, каенсеңелләрегезне үз сеңелләрегез, каенаналарыгызны үз анагыз кеби сөегез, аларга тәмам хөрмәт вә ригаядә булып, хәер-догаларын алыгыз.

 

Фәхрелбәнат Сөләймания

Безнең мирас. — 2016. — №7. — 63-64 б. 

Фото: pixabay

Комментарий язарга