Кадерле ядкяр

Зәйнәп Фәрхетдинова белән икәүләшеп архив барлыйбыз. Алдыбызда – җырчының утыз еллык иҗат чорында тупланган рухи байлыгы: матбугат чараларында дөнья күргән язмалар, җыр альбомнары, фотосурәтләр, тамашачы хатлары…

Менә ул арадан бер калын папка чыгарып, бавын сүтте. Йөзеннән, кул хәрәкәтләреннән күренгәнчә, бу папкада иң кадерле ядкярләр сакланырга тиеш. Ноталар икән. Композиторларның үз кулы белән язылган, аларның җан җылысы, күңел яктылыгы сеңгән ноталар – төп нөсхәләр…

– Бусы – «Зәңгәр кыңгыраулар»ым, – диде Зәйнәп, кәгазь битен сыйпап, – көзләр сарылыгы түгел, алтын төс күчкән аларга…

Шулай хатирәләргә бирелдек.

Казан дәүләт мәдәният институтында укыганда ук җыр сөючеләр күңелендә үз урынын тапкан Зәйнәп Фәрхетдинованың, укуын тәмамлагач та, баштанаяк җыр дөньясына кереп китәсенә беркем шикләнми. Ләкин тормыш һәр мәсьәләгә төзәтмә кертергә ашыга, хыялларны тезгенли төшә. Монда да шул: яшь гаилә алдында торак проблемасы килеп баса. Казан мех фабрикасы җитәкчелеге «Иделкәем» ансамбле солисткасын югалтырга теләми, шуңа күрә бу парга аерым бүлмә бирергә карар кыла. Һәрнәрсәнең үз тәртибе: бүлмәгә керәләр икән, җырчылар шул оешмага ук эшкә дә урнашырга тиешләр. Консерваториядә белем эстәүче Зөфәр Билалов укудан буш вакытында ишегалды себерергә алына. Зәйнәп исә тулы ставкага тулай торак тәрбиячесе булып эшкә керә. Озакламый тулай торакта тормыш тамырдан үзгәрә, кайный башлый, яшь кадр нинди генә чаралар уйлап тапмый! Фабрика җитәкчелеге мондый табыштан гаять канәгать була, билгеле. Зәйнәп исә киресенчә: «Минем урын түгел бит бу, минем урыным – сәхнә бит», – дип өзгәләнә. Дөрес, ул төрле чараларга, бәйрәмнәргә даими чакырыла, аларда катнаша, репертуарын баета. Ләкин моңлы сандугач өчен болар гына җитми шул! Берсендә радиодан яраткан җырын – «Зәңгәр кыңгыраулар»ны ишетеп елап ук җибәрә. Яшь аралаш җырлап утырган Зәйнәпне күргәч, укудан яңа кайтып кергән Зөфәрнең йөрәге ничек түзсен?! Ул аны, җитәкләп диярлек, Татар дәүләт филармониясенә алып бара.

– Бәхетебезгә, анда солистка кирәк булып чыкты, – дип искә ала Зәйнәп. – Филармония кадәр филармониягә теләсә кемне алмыйлар. Илһам Шакиров җитәкчелегендәге комиссия җырчыларны җиз иләк аша үткәрә…

Чорыбызның тере легендасы яшь артистны халык җырларын җырлатып сыный. Бу хакта соңрак Зәйнәп болай дип искә төшерәчәк: «Илһам абый бормалы-бормалы озын көйләрне сайлап алып башкара да, миңа кабатларга куша. Бар дөньямны онытып, мин дә әлеге дулкынга кушылам». Нәтиҗәдә, конкурс буласы көнне Зәйнәп филармониягә йөгереп керсә, урамга инде очып-канатланып ук чыга. Илһам абыйсы аңа: «Сеңелем, җырла, син җырларга тиеш», – дип фатиха бирә.

Шуннан соң бер ай да узмый, радиоэфирдан, сәхнәләрдән Зәйнәп Фәрхетдинованың җанны әсир итәрлек тавышы агыла башлый:

Җирдә, күктә – кая барсам, шунда
Уем синең белән очраша.
Бөтен хыялларым чынга аша,
Зәңгәр кыңгыраулар чыңласа…

Әлеге уңайдан 1992 елда күренекле шагыйрь Харрас Әюп «Татарстан яшьләре» газетасында: «Мин бу яшь җырчының тавышында күкнең чыңлаганын гына түгел, бөтен бер милләтнең язмышын, аның моң-зарын, кайгы-сагышларын, ачынуларын, мәхәббәтен, өметен-ышанычын ишетәм сыман. Күкрәктән, йөрәк түреннән, бәгырьдән сыгылып чыккан моңлы тавыш, әби-бабаларыбызның киләчәк буыннарга барып җитәргә тиешле җан авазы… чишмә суыдай саф, кыңгырау чәчәкләредәй назлы», – дип язып чыга.

Әйе, бәгырь түреннән агылып, юк, ургылып чыккан моң кемнең генә йөрәген кузгатмады да, кемнең генә күңелен яуламады икән?! Нәкъ менә шушы җыр Зәйнәбебезне миллион кеше өчен үз-якын кеше итте, аны бөтен татар дөньясына танытты.

– Бу җырны миңа кадәр Венера Ганиева җырлады. Үзем аны беренче тапкыр Камал театры артисты Зөлфирә Зарипова башкаруында ишеттем һәм шунда ук гашыйк булдым. Ул чорда бер җырны бер генә җырчы башкара дигән сүз юк иде. «Зәңгәр кыңгыраулар»ны да һәркем үзенчә яхшы, матур итеп башкарды», – дип хәтер яңарта Зәйнәп.

Үзенең «Зәңгәр кыңгыраулар»ын Зәйнәп Фәрхетдинова башкаруында ишеткән композитор Фуат Әбубәкеров түзми, концерттан соң сәхнә артына керә һәм… җырчыга әлеге җырның ноталары язылган автограф бүләк итә…

Аннан соң башкарылган әсәрләрнең гомуми саны дүрт йөздән артып китсә дә, шагыйрь әйткәнчә, «беренчеләр барыбер беренче шул»: «Зәңгәр кыңгыраулар» Зәйнәп Фәрхетдинова күңелендә әлегәчә аерым урын тота. Алай гына да түгел, татар халкы күңелендә дә үзгә исәптә ул җыр. Шулай булмаса, быелгы TMTV премиясен тапшыру тантанасында «Зәңгәр кыңгыраулар» «Халык мәхәббәте» номинациясендә җиңү яулар идемени?!

Зәйнәп Фәрхетдинова озын, сузып җырлана торган катлаулы җырларны аеруча якын итә: Сара Садыйкованың «Сусау», Рәис Нәгыймовның «Авыл» кебек әсәрләре – шундыйлардан. Милләтебезнең мәңге сүнмәс йолдызлары булган Фәридә Кудашева, Илһам Шакиров, Әлфия Афзалова кебек могтәбәрләребездән соң эстафетаны үз кулына алып, инде өч дистәгә якын ел бу иҗади гаилә – Зәйнәп Фәрхетдинова белән Зөфәр Билалов – халкыбызның иң бөек әсәрләрен халыкның үзенә кайтара: «Гөлҗамал», «Илкәем», «Озата барма», «Зиләйлүк», «Тәфтиләү», «Әллүки». Зәйнәп Фәрхетдинова үзе, Габдулла Тукай фикеренә кушылып, халык җырларын, моңыбызны милләтебезнең авыр язмышы, катлаулы үткәне белән чагыштыра: «Аларда, безнең бөклегебез белән беррәттән, халкыбызның ничәмә гасырлык сыкранулары, әрнүләре», – ди.

Сәхнәгә өч дистә елдан артык хезмәт итү дәверендә Зәйнәбебез үзе дә халкыбызның олы бер байлыгына, мирасына әверелде. Җырчының кабатланмас тавышына, илаһи моңына, үлмәс җырларына гашыйк булып, аны үзенә үрнәк итеп, Җыр күгендә күпме яңа йолдыз кабынды һәм бүген дә кабына тора.

 

Гөлгенә Кәримова

Безнең мирас. — 2017. — №6. — 96-98 б.

Фото җырчының шәхси архивыннан алынды.

Комментарий язарга