Кабала

Моннан ярты ел чамасы элек, бер танышымның улы белән кызы, үз эшләрен ачып җибәрмәкче булып, банктан бер миллион (!) кредит алган. Билгеле, үзләрен гаять белдеклегә санап, болар ата-ана белән киңәш-табыш итешеп тормаган.

Аңлашылганча, бик тиз байыйсы килгән бу ике бертуган “эшмәкәрнең”. Әмма һәрвакыт син теләгәнчә генә булмый шул.Бездәге кәгазь бюрократизмы чабуыңнан бер эләктерсә, бер адым да алга атлый алмыйсың. Болар да, озакка сузылган мәшәкать баткаклыгына чумып, байтак вакыт бер урында “буксовайт” иткән. Өстәвенә, бу ике яшь сантыйның анык һәм максатчыл бизнес-планы да булмаган, ахрысы. Кыскасы, “янганнар” бәхетсезләр.

Банк билгеләгән сумманы түләү вакыты килеп җиткәч, бу “эре эшмәкәрләр”, әлеге әҗәтне каплау өчен, икенче банктан янә… бер миллион кредит алган!

Ахыр чиктә, “яңа эшмәкәрләр”нең әти-әнисе, бу афәттән котылмакчы булып, башкаладагы өч бүлмәле фатирларын сатарга мәҗбүр булды. Бүгенге көндә гаилә, ярык тагарак янында калган хәлдә, бер сәләмә авылның алама гына өендә гомер итәргә тырышып ята. Түлисе әҗәтләренең очы-кырые исә бер дә тиз генә күренергә ошамаган…

Үзем дә, моннан ике ел да ун ай элек, чарасызлык китереп кыскач, биш елда түләп бетерү шарты белән (җитәрлек акчаң булса, бурычыңны алдан каплап куярга да була) бер банктан әҗәткә шактый гына акча алган идем. Хәзер шул банкка ай саен биш мең ярым түләп барам. Хезмәтемә тиешле әҗерне вакытында алалмау сәбәпле, чираттагы айлык бурычымны ике көнгә соңарып (шуның өчен тәмам пошаманга төшеп!) түләргә туры килде.

Түләвен ничек тә түлисең инде – кая барасың. Әмма түләгән чакта бер нәрсә һәрвакыт аеруча эчне пошыра (йөрәкне кимерә, күңелне тырный, бәгырьне ашый… дип кенә хәл җиңеләйми, әлбәттә), ул да булса – процент акчасының син түләргә тиешледән бик күпкә артык булуы. Әйтик, ай саен 5555 сум (төрле банкта төрлечә) түлисең ди. Шуның өч меңе… банк файдасына! Нәкъ вакытында түләп баручы бездәйләрдән, банкның зур процент белән шулкадәр акча каеруы аңлашыла кебек. Әмма моның төбендә тагын ни-нәрсә ятканын күпләр белми дә торгандыр әле. Банк тәк торганнан акча өләшеп ятарга ул хәтле җүләр түгел. Аның һәр тиене – исәптә. Мин әйткән әлеге өч меңгә бурычларын банкка кайтару хәлләреннән килмәгәннәр белән әҗәтләрен кире бирү турында уйлап та кармаганнар өчен дә түләү керә. Күңелне иң әрнеткәне – “җилгә очып киткән” менә шул процент акчасы да инде. Әмма терсәк якын да, тешләп кенә булмый. Сыкрап-сыктап шул акчаны түлисең дә, аннары үзеңне юаткан буласың: машинада җилдерәм бит әле, дисең. Мебель алып җибәрдек, ичмасам, кеше килсә – оят түгел, дигән буласың. Фатирны рәткә китердек, дип сөенәсең. Бераз булса да чәпчеми торыр, хатынымны тунлы иттем әле, дисең. Эшең дә бар кебек үзе, шөкер, тик менә хезмәт хакың гына –ташка үлчим (ә бит кешечә яшисе килә, нәгәләт!)…

Соңыннан үкенәбез дә үкенүен, ләкин тәбедәге сырга барыбер кызыгабыз шул. Коточкыч дәрәҗәдә арттырып түлисен дә беләбез югыйсә, әмма күрә торып кабалага төшәбез.

Бер дустым күпчелегебез шикелле һаман акча җиткерәлми интегә. Даими рәвештә матди кыенлык кичерүенә карамастан, хәленнән килгәнчә, банкка булган бурычын капларга тырыша үзе: каян да булса акча табып, әледән әле пеня (латин сүзе – poena – җәза) түли. Банк белән үзара килешкәннәрдерме, юкмы, анысын белмим, әмма кредиты, моннан биш ел элек ничә сум алган булса, әле дә шул килеш тора.

Комментарий язарга