Журнал «Безнең мирас»

Йорт хуҗалары ни өчен артист Хөсәен Уразик белән сөйләшми?

1944 елда Камал театры Мальцевның «Икенче фронт өчен» дигән әсәрен авылларда уйнап йөри. Бу спектакльдә Хөсәен Уразик фашист ролен башкара. Спектакльне халык бик яратып карый. Кич белән клубта грим ягынып утырганда артистлар үзара сөйләшәләр икән.


— Их, кичә спектакльдән соң хуҗалар безне бик шәпләп сыйлады. Мал суйган көннәре икән, бәлеш салганнар, - ди кемдер.



- Безнекеләр коймак пешергәннәр иде, бик тәмләп чәй эчтек, – ди икенчесе.


- Без мунча кердек, - ди өченчесе.


Уразик кына дәшми.


- Хөсәен абый, сезне ничек сыйладылар соң? — дип сорый дүртенчесе.


— Йорт хуҗалары минем белән сөйләшми дә, – ди бичара Уразик. – Ни булган бу кешеләргә? Һәр авылда миңа бүкәйгә караган кебек карыйлар. Спектакльдән соң самавыр куймыйлар. Куйганда да, мә, чукын дигәндәй, дөп итеп алдыма самавыр китереп куялар да үзләре минем белән табынга да утырмый. Чәй эчәргә сөт тә бирмиләр.


— Һи-и, миһербансыз фашист, безнекеләрне син үтереп ятасың икән анда, — диләр.



(Бу мәзәк хәл Рәшидә Җиһаншина авызыннан язып алынды. 1983, 19 октябрь)


Фото: pixabay

Теги: Рабит Батулла Яңалыклар Шаян мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру