Йөрәк түрендәге Йөрек

Бу елның май аенда редакциябез журналистлары Киров өлкәсе Малмыж районының Иске Йөрек авылында иҗади сәфәрдә булды. Биредә без авыл имамы Нияз хәзрәт, аксакал мөгаллим Мөнир ага белән очраштык. Безне «Зерновой» колхозының рәисе Рәшид Гафиуллович каршы алды һәм озатып йөрде. Тырыш, эшчән кешеләр яши биредә. Игътибарыгызга әлеге авыл тарихы турында бер мәкалә тәкъдим итәбез.

Иске Йөрек авылы тарихыннан сәхифәләр

Нигә Йөрек?

«Киров өлкәсенең административ-территориаль төзелеше» (1998) дигән белешмә-китапта Иске Йөрек авылының Малмыж районындагы иң өлкән авыл икәнлеге, аңа 600 ел элек нигез салынганлыгы язылган.

Авыл урынын шактый вакыт йөреп-йөреп эзләп тапканга, аңа Йөрек дигән исем биргәннәрдер, дип фараз итә авыл аксакаллары. Авыл янәшәсеннән агучы кечкенә генә елганың да исеме – Йөрек. Аңа югарыдан агып төшеп кушылган ике инеш авылны өч өлешкә бүлә.

DSC_0628Каюм, Камай, Камыш исемле марилар, монгол яуларыннан качып килеп, чишмәле елганың уң як ярына урнашкан. Риваятьләргә караганда, аларның берсе шадра булган. Шул сәбәпле, халык авылның бу ягын «Шадыр як» дип атый башлый. Соңрак елганың сул як ярына татарлар килеп төпләнә. Ике милләт халкы башта үзара тату гына яши. Шулай да ике арада еш кына каршылыклар да килеп чыккалаган. Көннәрдән беркөнне татарлар мариларга зур чишмәдән су алдырмый башлый. Камай да югалып калмый, урман эчендәге инеш буеннан чишмә таба. Хәзерге көндә авыл халкы аны «Камай чишмәсе» дип йөртә.

Авылыбызда мари-татар мөнәсәбәт­ләрен чагылдырган тагын бер табигать ядкяре бар. Марилар шаулап күңел ачарга яраткан. Мөселманнарга исә бу ошамаган. Шунлыктан, марилар күңел ачу өчен урман эчендәге инеш буенда аерым алан тапканнар, шунда җырлый, бии, кәеф-сафа кора торган булалар. «Алан түре» дип (ерак алан) аталган урын бүгенгә кадәр авылыбызның күркәм ял итү урыны.

Мәтәскәдән Йөреккә

1552 елда Иван IV Казан ханлыгын яулап алгач хәзерге Арча районының Мәтәскә авылыннан шактый гаилә Йөреккә күченә, авылда яшәүче татарларның саны ишәя. Марилар исә, татарлар белән булган каршылыкларга түзә алмыйча, Малмыжга, ә аннан яңа урынга күчеп, 1556 елда Мари-Малмыж авылына нигез салалар.

Гыйззәтулла бай

XIX гасыр урталарында Иске Йөрек халкы сәүдә белән шөгыльләнә башлый. Сәүдәгәрләр арасында яр­лы крестьян гаиләсеннән чыккан Гыйззәтулла Хәмидулла улы аеруча аерылып торган. Аның төп шөгыле – авыллардан йомырка җыю һәм аны чит илләргә сатып җибәрү. Йомырканы әйләнә-тирәдәге татар авылларыннан гына түгел, бездән шактый ерак булган Кукарка (Советск-Орлов) шәһәрчеге тирәсеннән дә җыялар. Моны Фәйзрахман Хәбибуллинның (рәсемдә уңда) һәм Нәби Зариповның Кукаркада 1912 елның 25 сентябрендә төшкән фотосы дәлилли. Гыйззәттулла бай егетләре җыйган йомыркаларның Германия, Франция, Англия, Америка кебек илләргә барып җитүе мәгълүм. Әлеге илләрнең пристаньнарында, станцияләрендә сәүдәгәрнең үз вәкилләре эшләгән.

Йомырка җыючы егетләр. XX йөз башыЙомырка җыеп сату Гыйззәтулла Хәмидуллинга шактый зур табыш китерә. Ләкин уңышсызлыклар да булган. Мәсәлән, истәлекләргә караганда, Америкага бара торган бер пароходы казага тарый: көчле дулкынга эләгеп, йомырка тутырылган әрҗәләре ватыла. Сәүдәгәрнең Малмыжда, хәзерге ремонт-механика заводы урынында, такта яру заводы да була. Бу заводта йомырка тутыру өчен махсус әрҗәләр һәм стружка ясалган.Гыйззәтулла байның Германиядәге вәкиле Габдрахман Хәбибуллин

Авыл баеның берничә урында, шу­лай ук Йөректә дә кибет тотуы мәгълүм. Көнкүреш өчен барлык кирәк-яракны да авыл халкы шуннан алган. Еш кына товар йомыркага алмаштырылган.

Истәлекләргә караганда, Гыйззәтул­ла бай гади кешеләргә дә искиткеч мәр­хәмәтле бул­ган. Чираттагы уңышлы сәүдәдән соң, аның акчасына зиратның өч ягы таш киртә белән әйләндереп алына. Бай 1916 елны Иске Йөректә вафат була. Мәрхүм үзе, хатыны, кызлары авыл зиратындагы аерым урынга җирләнгән.

Байның вафатыннан соң да авылда йомырка җыю, аны читкә озату эше 1940 елларга кадәр дәвам итә.

Хәбибулла абзый

Хәмидулла һәм Һидиятулла – Габдулла уллары, бертуганнар. Хәмидулла улы Гыйззәтулла һәм Һидиятулла улы Хәбибулла – туганнан туганнар. Хәбибулла Гыйззәтулла бай сәүдәгәрнең ышанычлы кешеләреннән берсе була. Ул йомырканы Алабугага һәм Шәмәрдәнгә алып барганда өлкән озатучы вазифасын үти. Ә йомырка җыйганда, Хәбибулла абзый хәзерге Балтач районында йөри. Көннәрдән беркөнне Түнтәр авылында йомырка китергән Газизәбану исемле кызга күзе төшә.

Йомырка җыючылар Фәйзрахман Хәбибуллин (уңда) һәм Нәби Зарипов. Кукарка шәһәрчеге.1912 ел– Бигрәк чибәр икәнсең, яучы җибәрмичә булмас, Йөреккә алып кайтам әле үзеңне…

– Кайларда соң ул Йөрек? Чибәр егет ашыкмаса, соңга калуы да бар, –дип шаяртыша алар. Хәбибулла өчен шаярту гына булмаган икән бу, ул, чынлап та, озакламый яучы җибәрә. Газизәбануның да чибәр, тырыш егеткә күңеле төшеп калган ахрысы, ул үзе дә, әти-әнисе дә ризалык бирәләр. Шулай итеп, Газизәбану Йөреккә килен булып төшә.

Шаулатып туй иткәннән соң, Хә­би­булланың яшь, чибәр кәләшен кал­­дырып, инде ерак сәфәрләргә йө­рисе килми. Ул Йөректә, агай-энесе Гыйззәтулла байдан рөхсәт сорап, үз хуҗалыгының таш кладовоенда бер кибет ачып җибәрә.

Кибет дигәч тә, ул вакыттагы кибеттә хәзерге кебек киштәләр ашау-эчү, кием-салым, эчемлекләрдән сыгылып тормаган. Шулай да кибет халыкны беренчел көнкүреш, хуҗалык әйберләре: шырпы, керосин, сабын, прәннек, сирәгрәк булса да, шикәр-кәнфит, ситсы, көрәк, сәнәк, балта белән тәэмин итеп торган. Хәбибулла абзый монда да, әйбергә алыштырып, йомырка җыюын дәвам иткән.

Гаиләнең озакламый ышанычы, таянычы, шатлыгы булып бер-бер артлы ир һәм кыз балалары дөньяга килә: Фәйзрахман, Габдрахман, Габделхак, Гәрәй, Нурдидә, Шәрифә һәм Вәгыйзә.

Ике мәчет

XIX гасыр урталарында авылның үзәгендә, ике елга арасында мәчет салына. Аның белән янәшә мәдрәсә дә төзеп куялар. Мәчет каршына янгын сүндерү өчен кирәкле җиһазларны саклый торган лапас та салына. Җәй көннәрендә анда атлы каравыл оештырылуы мәгълүм.

1891 елда ачылган мәчет1923 елда ачылган таш мәчет1891 елда авылыбызда тагын бер мәчет ачыла. Аның каршында булган мәдрәсәдә дә балаларга дин сабагы укы­тылган.

Шулай итеп, XIX гасырда авылы­бызның ике мәхәлләсе, ике мәчете була. Ике мәхәлләне инеш аша Әүһәди абзыйның каралты-курасы яныннан (хәзер ул урында – Рәфкат Галиевнең җиләк-җимеш бакчасы) җәяүлеләр өчен салынган күпер тоташтырып торган. Шул сәбәпле, авыл халкы бу инеш-елгачыкны әле дә «Әүкәй елгасы» дип йөртә. Агач күпер 1982 елга кадәр авылның ике өлешен тоташтырып торды. Фәкать турыдан машина йөри торган күпер салынгач кына, агач күпер онытылды, аны төзекләндерүнең кирәге калмады.

Бер авылда дүрт гыйлем йорты

1915 елда авылыбызда ир балаларны укыту өчен аерым бинада өч класс­лы «русско-татарская школа» ачыла. Аның беренче укытучысы – атаклы Түнтәр мулласы Ишмөхәммәтнең улы Габделхәй Динмөхәммәтов. Мәктәптә төрле яшьләрдәге 50-60 бала гыйлем алган.

Бер елдан соң, 1916 елның көзендә, кыз балалар өчен дә мәктәп ачыла. Бу мәктәп Йөрек елгасының сул ягындагы таллыкта, Әсхәт мулла йортының беренче катында урнаша. Мәктәпнең беренче укытучысы Татарстаннан килгән Рокыя апа Мансурова-Хәбибуллина була. Кызлар мәктәбендә исә 45-50 бала укыган.

Шулай итеп революциягә кадәр Иске Йөрек авылында дүрт гыйлем учагы була: «таш мәдрәсә», «аргы як мәдрәсә», «русско-татарская школа» һәм кызлар мәктәбе.

1966 елда Рокыя апаның кызлар мәктәбе турында сөйләгән хатирәләре безнең өчен зур тарихи чыганак:

«Йөрек мәктәбенә 1916 елның 1 сен­тябрендә килдем. Мин укыта башлаган кызлар мәктәбен авылның алдынгы карашлы яшьләреннән берсе ХәбибРокыя Хәбибуллина (уңнан икенче) кызы КДУ профессоры Роза Хәбибуллина белән (уңнан икенче)рахман Сафиуллин (Хәмидуллиннар токымы) оештырган иде. Уку-язу әсбаплары белән ул тәэмин итте. Китапларны УОНО ир балалар мәктәбенә җибәрә, без шуннан алабыз. Мәктәп өчен аерым бина булмаганлыктан, миңа абыстай укыткан җирдә – Әсхәт мулланың түбән өендә укытырга туры килде. Бөтенесе 40лап бала җыелды. Белем дәрәҗәләренә карап, укучыларны өч класска бүлдем. Беренчедә – 20ләп, икенчедә – 13, өченчедә 8-9 бала укыды. Укыту өчен бернинди уңайлык юк. 2-3 нче класс укучылары икенче сменада укыйлар. Чөнки барысы бергә сәке янындагы зур өстәл әйләнәсенә сыймый иделәр. Сан ягыннан иң азы булган 3 нче класслар өчен сәке өстенә тәбәнәк өстәл куйдык. Кайсы аякларын өстәл астына сузып, кайсы бөкләп утырып, шунда укыдылар. Кышның салкын көннәрендә безнең «мәктәп»тә бозау белән бәтиләр дә була иде. Кайбер көннәрне, иртән балалар җыелганда, бозау янына керткән сыер да чыгарылмаган була әле. Дәрес барганда, мич артында бәтиләр кычкырып, эчне пошырган чаклар күп булды. Әнә шундый шартларда укытырга туры килде миңа.img831

Балалар уку белән кызыксыналар иде, бар да тырыш һәм сүз тыңлаучан булдылар. Кайбер көннәрдә дәрестән соң мин аларга, бигрәк тә 2-3 нче класс укучыларына, хикәяләр сөйли һәм шигырьләр укый идем. Алар Габдулла Тукай һәм Мәҗит Гафуриның балалар өчен язган шигырьләрен яратып тыңлыйлар иде.

Укыту эшендә беренче елым гына булганлыктан, киңәш-табышка ир балалар мәктәбендә эшләүче Габделхәй Динмөхәммәтовка мөрәҗәгать итә идем. Дәреслекләрне дә шуннан алып тордым. Шундый кыен шартларда эшләргә туры килсә дә, мин эшемне, укучыларымны һәм авыл халкын яраттым. Балаларның әти-әниләре белән дә яхшы мөгамәләдә булдык.

Бер елдан УОНО миңа Мәчкәрә авылында ачылган кызлар мәктәбенә (зуррак мәктәп) күчәргә тәкъдим итте. Мин каршы килмәдем. Шулай итеп, миңа Йөрек мәктәбендә бер ел гына эшләргә туры килде».

1918-1919 уку елында «русско-татарская школа» һәм кызлар мәктәбе зураеп бергә кушыла, дүрт класслы рус-татар башлангыч мәктәбе оештырыла.

Ишан углы

Ризаэддин Фәхреддиннең «Асар» исемле китабында мәктәбебезнең беренче укытучысы, Түнтәр имамы Ишми ишан улы Габделхәй Динмөхәммәтовның революциядән соң коммунистик идеологиягә бирелеп китүе, хәтта үзенең атасы һәм аның мөридләренә каршы булганлыгы турында мәгълүмат бар. Сүзне Риза хәзрәтләренә бирик: «Җиһангир ахунд Абзгильдиннан ишеттем: 1917 ел җәй көнендә Диния нәзарәте мөселманнар арасында булган бәгъзы ихтиляфларны (каршылыкларны) хәл итү өчен дип, мине Малмыж нахиясенә (төбәгенә) җибәрде. Шулвакытта бер җыенга очрадым. Мөнбәргә бер яшь егет чыгып сүз сөйләде вә сүзендә: «Малмыж өязендәге хәлләрне ислах кылу өчен Ишмиләрне бетерү лязем (кирәк), Ишмиләр яшәп торган мөддәттә (вакытта) мөселманнар арасына гыйлем вә мәгърифәт таралуга имкян юк (мөмкинлек)!» дип, тәмам итте. Соңыннан белдем: шул егет Ишмөхәммәд ишанның Габделхәй исемле улы булган икән. Җиһангир ахунд сүзе бетте».

1919 елда Малмыж шәһәрендә 80 яшьлек имам, кадимче мөгаллим, үз чорының күренекле мәгърифәтчесе Ишми ишан – Ишмөхәммәт Динмөхәммәтов большевиклар тарафыннан контрреволюцион эшчәнлектә гаепләнеп атып үтерелә. Р.Фәхреддин биргән мәгълүматларга караганда, ишанның коммунист уллары Нурелислам белән Нурлыгаян да авыр елларда әтиләренә таяныч булмаганнар. Сүзне янәдән Риза хәзрәткә бирик: «Кәмал әфәнде Мозаффардан ишеттем: «Сарапул шәһәрендәге жандарма идарәсендә булган кәгазьләр арасында Ишмөхәммәд хәзрәт тарафыннан әһле ислам өстеннән бирелгән шикаять гаризалары чыккан. Кызыллар шул кәгазьләрне Малмыжга алып килгәннәр дә, бу эшләрдәге шәрикләре (иптәшләре) Закир мулла һәм дә Хәлил исемле кешене, өчесен Малмыжга китереп аттылар. Әгәр дә качмаулары хакында ике коммунист кәфил (җаваплылыкны үз өстенә алучы) булсалар, атуны туктатып торачакларын белдерсәләр дә, Ишмөхәммәднең Нурелислам һәм дә Нурлыгаян исемнәрендә булган угыллары кәфил булмаганнар, үзләре коммунист булганнары хәлдә, аталарын аттырмау хакында аз гына да хәрәкәт итмәгәннәр, бәлки атылуны теләп торганнар. Кәмал әфәнде сүзе шунда бетте».

Габделхәй Динмөхәммәтов – күп кенә авылдашларымның беренче мөгаллиме, мәктәпкә килгән яшь укытучыларның остазы. Ул хакимият каршында «кызыл» булып кыланып, атасы Ишми ишанга, аның мөридләренә каршылык күрсәтсә дә, күңеле белән бу гамәлләре өчен сызлангандыр, дип уйларга кирәк. Заманга яраклашуы, коммунист туны киеп искелеккә, хәтта Ишми ишаннарга каршы көрәшүе бәлки аңа исән калу өчен бердәнбер юл булгандыр. Бу ата – улны, ул – атаны белми торган заманның, ватандашлар бер-берсенә кылыч күтәргән гражданнар сугышы елларының ачы фаҗигасе.

Янгыннар

1919, 1921, 1933 елларда Йөрек авылында көчле янгыннар була. 1919 елның 21 маенда булган янгында 196 хуҗалык янып бетә, шулай ук олы урамдагы мәчет белән мәдрәсә дә (бу вакытта инде ул мәктәп бинасы була) кара күмергә әйләнә. Янгын исә мәчет янәшәсендәге йортның печәнлегеннән чыга: балалар сугыш вакытыннан калган патрон белән уйнаганда дары шартлый. Йортсыз-җирсез калган кешеләрнең бер өлеше дүрт чакрым ераклыктагы урман эчендәге аланда яңа авылга нигез сала.

1921 елдагы янгыннан соң йортсыз калган кешеләрнең бер өлеше элекке афәттән күчеп утырганнар янына урнаша. Яңа авылны башта Төплек (йортлар салырга агачларны кискәннән соң бик күп төпләр утырып калганга шулай дип йөртәләр) дип атыйлар. Тора-бара бу авылга Яңа Йөрек дип исем бирәләр. Яңа Йөрек барлыкка килгәннән соң безнең Йөрек авылы Иске Йөреккә әверелә.

1919 елда яңа уку елы башланганчы авыл халкының тырышлыгы белән Үҗәл авылыннан зуррак бер йорт алып кайтып, аны күпердән өске якка, су буена мәктәп итеп салып куялар.

1919 елда мәчет янганнан соң, авыл ир-атлары гыйбадәт кылырга икенче мәхәллә мәчетенә йөриләр. Шул ук вакытта авыл халкының үз көче белән таштан зур гына яңа мәчет төзелә башлый. Аны төзүдә, таш ташуда бөтен авыл халкы катнаша. 1923 елны мәчет төзелеп бетә, ае да куела.

1931 елның көзендә Малмыж җи­дееллык татар мәктәбенең 5-7 класслары Йөреккә күчерелә. Малмыждагы «Кече милләтләр техникумы» бинасын да авылыбызга күчереп салалар. 1933 елның җәендә авылда янәдән көчле янгын була, мәктәпнең торак-йортлары янып бетә. 1934-1935 елгы уку елын балалар тиз арада төзелгән яңа мәктәптә каршылый. Ә мәктәпнең 1983 елда ачылган яңа бинасына нигез салыр өчен 20 ел чамасы көрәшергә туры килә.

Имамнар

Авылыбызда исеме мәгълүм булган имамнарның беренчесе – Назыйр хәзрәт. Соңрак Низаметдин Габдулла улы Назыйров 40 еллап имам булып тора. Низаметдин хәзрәт Төркиядә укып кайткан, заманына күрә алдынгы карашлы, укымышлы мулла була. 1919 елның 17 маенда Низаметдин вафат булганнан соң, муллалык вазифасы Мөбарәкҗан хәзрәткә күчә. Ул исә атаклы Түнтәр мулласында белем алган.

Эшли башлавының беренче көннәреннән үк яшь хәзрәткә янган мәчет урынына яңасын салдыру вазифасы йөкләнә. Таш мәчетнең түбәсен ябу өчен Дмитриевкага барып такта ярдырып алып кайтканда (Нократ буйлап Кумбыга кадәр) сал тарала, салны озатып баручалар суга төшәләр. Алар арасында булган Мөбарәкҗан хәзрәткә салкын тия. Ай ярым авырып ятканнан соң, 1920 елның 7 декабрендә 30 яшендә вафат була. Аның Фоат һәм Асия исемле ике баласы ятим кала.

Мөбарәкҗан хәзрәт вафатыннан соң, 1928 елга кадәр авылда указлы мулла булмый. Шул елны Татарстанның Олы Әтнә авылыннан Һади абый Камаловны Йөреккә мулла итеп алып кайталар. Һади мулла үз эшенә тугрылыклы була, авыл халкына игелекле хезмәт итә. Ә менә 1937 елда явыз телләрнең әләге белән, Советларга каршы агитациядә гаепләнеп, аны кулга алалар. Һади хәзрәт төрмәдә һәлак була.

Татарстанда бөтен мәчетләр юк ителгән чорда, Киров өлкәсенең Малмыж районы Иске Йөрек, Яңа Смәил, Татар Конбашы авылларында гыйбадәт кылу йортлары сакланып кала һәм уңышлы эшләп килә. Авылыбызда мәчеткә йөрүчеләр кимегәч, сугыш һәм сугыштан соңгы елларда гыйбадәт кылучылар намазга таш мәчеткә генә килә башлыйлар. Мәчет каршындагы мәдрәсә бинасы 1960 елларга кадәр, авылда яңа клуб салганчы, клуб һәм китапханә буларак файдаланылды. 1985 елда таш мәчетнең түбәсе, манарасы ак калай белән ябыла. 2000 елның язында агач мәчетнең манарасын яңарталар.

***
Иске Йөрек авылының төп горурлыгы – аның уңган-булган кешеләре! Шушы мәкаләдә без төбәк тарихында тирән эз калдырып киткән инсаннарның берничәсенә тукталдык. Ә бит авылыбызда, гомумән Малмыж төбәгендә, Ватаныбызга хезмәт иткән игелекле кешеләр бихисап. Журналның алдагы саннарында алар турында да язарбыз әле, иншаллаһ!

 Киров өлкәсе Малмыж районындагы Иске Йөрек авылы тарихы. Мәкаләнең авторы Мөнир Әһлиев сөйли

Киров өлкәсе Малмыж районы Иске Йөрек авылының имам-хатыйбы Кашапов Нияз Шамил улы авылның 1891 елда төзелгән мәчете турында сөйли

 

Мөнир Әһлиев, РФнең атказанган укытучысы, төбәкне өйрәнүче

Комментарий язарга