Журнал «Безнең мирас»

Иҗат мөһере

Татарстанның халык артисты Илгизәр Галимҗан улы Хәсәнов

Илгизәр Галимҗан улы Хәсәнов белән без 1969 елны затлы 113 нче татар мәктәбенең коридорында таныштык. Ул бина Киров районының бик матур почмагына – Халтурин белән Фрунзе урамнары кисешкән тау башына урнашкан. Тәнәфестә укучылардан берсе яныма килеп: «Анда стена газетасы чыккан, синең шигырьләрең дә бар», – дигәч, танышыр өчен шул тарафка юнәлдем. Менә ул мәктәп балаларының иҗатын чагылдырган, айга бер мәртәбә чыга торган чуар газета. Балалар язган шигырьләр, рәсемнәр белән тулган калын ватман кәгазенең бите. Шулай итеп, тәнәфестә әлеге басмага күз салып торганда, яныма чем-кара калын чәчле (әле бөдрә дә иде бугай) бер укучы килеп басты. Бер миңа, бер газетага карый-карый, түзмәде: «А что, и по-татарски понимаешь, да?» – дип аптырап, мине гаҗәпләндереп сорап куйды.


– Моңа хәтле дә белә идем! – дип җавап бирдем тегеңә.


– Кайсы класстан соң син?! – дип кабат аптырый әлеге бөдрә чәч.


– Алтынчы «Б»дан, – дим.


– Алтынчы «Б»дан? – ди бу, шикләнебрәк.


– Әйе! Быел гына сезнең мәктәпкә килдем әле мин!


– Ә, менә ничек! Таныш булыйк, мин – Илгизәр, – дип, кулын суза бу. Аннан: – Гафу ит, хәзер мәктәпне урыс класслары белән тутыра башладылар. Шуларның берәрсе, ахры, дип уйлаган идем. Рәдиф инде алайса исемең. Тукта, тукта, әллә бу шигырьләр дә синекеләрме? – дип тә өсти.


– Әйе!


– Шәп! Ә менә болары минем рәсемнәрем, – ди ул, Шүрәле һәм Су анасын чагылдырган сурәтләргә төртеп күрсәтеп. Шулчак, әңгәмәбезне өзеп, дәрескә чакырып кыңгырау оран сала.


– Кайсы мәктәптән килдең соң? – дип сорый Илгизәр, дәрескә ашыгып.


– Кама Тамагының Балчыклы авылыннан мин, – дим тегенең артыннан.


Ул, борылып:


– Балчыклыданмы? – дип гаҗәпләнеп кайтарып сорый. – Алайса күрешербез әле берәр көнне дәресләрдән соң.


Озак та үтмәде, соңгы уку көнне – чираттагы шимбәдә эзләп тапты ул мине. Кул биреп күрешүгә:


– Сине әтинең дә, тәтәнең дә күрәсе килә, бүген безгә кайта алмыйсыңмы? – диде.


– Мин бит кайда торганыгызны да белмим, – дидем, гаҗәпләнеп. – Ә нәрсәгә? – дип тә өстәдем.


– Килгәч белерсең! Бергә кайтабыз, соңыннан үзем озатып та куям, – дип, шикләремне таратырга ашыкты.


Күренекле сәнгать җитәкчесе, режиссер Әнвәр Әхмәдуллин Казанның 113 нче мәктәбендә укучы шәкертләре белән. Уңнан беренче – Илгизәр Хәсәнов. 1971 ел

Галимҗан абыйлар Җиләкле базарының артына урнашкан Грязнушка бистәсендә яшиләр икән. Тирә-юне гел сазлыклардан торганга, әллә ни балчыгы булмаса да, шулай дип йөртәләр. Нишләп Болотная дип атамаганнардыр?.. Болотников урамы элегрәк булу сәбәпле, Грязнушка дигән исем кушканнардыр, күрәсең. Югыйсә, күпме генә яңгыр яумасын, комга сеңеп бетеп бара иде. Машиналар буксовать итеп, балчык ябышкан резина итекләр сөйрәп йөргәнне күрергә туры килмәде биредә.


Урамнарында үзеңне татар авылына эләккәндәй тоясың, авыз тутырып, колакны рәхәтләндереп татарча сөйләшә бистә халкы. Илгизәр әйтә: «Мондагы урыс балалары да, безнең белән аралашып үскәч, чип-чиста татарча беләләр», – ди. Әлбәттә, саладан яңа гына аерылып килгән бала күңеленә рәхәтлек өсти бу хәл! Өстәвенә, урысчасы да әлегә ипи-тозлык кына.


Илгизәрнең әнисе урта бүлмәгә чәй өстәле әзерләгән, тәмле шулпа исе таралып, борынны кытыклый. Бибинур апа, елмаеп, ачык йөз белән каршы алды.


– Барыгыз, улым, кулларыгызны юып алыгыз да, тамагыгыз ачып кайткандыр, капкалап алырсыз, – ди.


Аннан түр бүлмә ишеген ачып:


– Галимҗан, көткән кунагың килде, чыгасыңмы, – дип эндәшә.


Озак та үтми, олпат гәүдәле, култык таяклы абзый үзе күренә. Хуҗаның бер аягы юклыгын чамалап алам. Баштан: «Сугышта югалткандыр, ахры», – дигән уй йөгереп үтә.


– Ни хәл, Зәйнет абый белән Фәгыйлә апа оныгы, – дип сәлам бирә ул.


«Каян белә соң ул минем әби-бабайларымны?» – дип аптырыйм.


– Димәк, Гөлчирәнең улы син буласың, – дип бөтенләй гаҗәпләндерә ул мине. – Аптырама, улым, мин үзем дә Балчыклы авылыныкы, Бибинур апаң исә күрше Олы Бортастан.


Шатлыгым эчемә сыймый. Үзебезнекеләр икән бит!


Илгизәрнең әнисе бик тәмле итеп пешерә белә иде, ул безне:


– Әтисе, дим, әйдә, табын артына утырып гәпләшегез әле, балалар мәктәптән ачыгып кайтканнардыр, – дип, өстәл янына дәшә.


Аннары кызына эндәшә:


– Әлфинур, син тәтәңне чакырып чыгар Салихҗан абыйларыңнан, Рәдифне ул да, күреп каласым килә, дигән иде.


Без зур өстәл артына урнашабыз.


– Син дә Зәйнет абый кебек мәзәкчәнме? Ул бит безнең Балчыклы авылының Хуҗа Насретдины. Ә Фәгыйлә тәтәңнең пешергән ризыклары тел йотарлык иде, – ди.


Миңа шундый рәхәт, әйтерсең, якын туганнарым арасына эләктем. Озак та үтми, күршеләренә хәл белергә кергән Бибикамал тәтә дә, оныгы Әлфинурны култыклап, өлкәннәргә хас салмак адымнар белән кайтып керә. Ул Галимҗан абыйның әнисе булып чыкты. Димәк, Бибикамал тәтә дә безнең Балчыклыныкы! Әби мине кочып ук ала, күз яшьләре белән:


– Әй, улым, улым, син Әхмәтсафа бабаңның оныгының оныгы икәнсең бит. Зәйнет дәү әтиең, Фәгыйлә тәтәңнәр ни хәлләрдә соң, исән-сау гына яшәп яталармы? – ди.


Күренеп тора, Тау ягын, туган авылын сагынып яши. Үземнең дә күңелем тула, чөнки авылымны көн саен юксынам. Шәһәргә ияләшеп бетүләре җиңелдән түгел икән. Өстәвенә, русча рәтле-башлы белмәгәч, классташлар: «Колхозник!» – дип үртиләр. Үги әтием белән яшәгән әнинең дә холкы коры. Сагынмас җиреңнән сагынырсың. Ярый әле, бәхеткә, Илгизәр, аның әти-әниләре, абый һәм апалары гомер юлымда очрады.


Тора-бара, Илгизәрнең үҗәтлеге, укытучыларның тәкъдиме буенча, язмыш мине сәнгать, олы иҗат белән бәйләде. Алтынчы класста башланган дуслык бүгенгәчә дәвам итә! Ул – танылган артист, мин – язучы, драматург! Ләкин әле бу көннәргә килеп җиткәнче, олы, озын-озак сикәлтәле юллар үтәсе бар иде безгә!..


Илгизәр Хәсәнов (сулдан өченче) Рәдиф Сәгъдинең «Яз галәмәте» комедиясе буенча куелган спектакльдә Инфир ролендә. 2000 ел

Театр түгәрәге


Сигезенчедә укыганда, мәктәбебезнең данлыклы директоры Рәшидә Мәрдән кызы Еникеева тырышлыгы белән, балалар өчен театр түгәрәге ачылды. Аңа кадәр бокс белән дә шөгыльләнә башлаган идек, сугыш бияләйләрен спорт залы тәрәзәсеннән кереп урлап чыктылар. Шуннан соң тренерыбыз Рылов, ничек утырып килгән булса, урындыгына сарык тиресе җәелгән «Ява» мотоциклын үкертеп, үпкәләп китеп тә барды. Каракны, күпме эзләсәләр дә, таба алмадылар. Күп булса бер айлап шөгыльләнеп калдым микән, ләкин, урысча әйткәндә, авыз-борын җимерергә хватило! Хәтта ул секциянең ябылуына шатланып та куйдым әле. Үзем ташлап качсам, куркакка санарлар иде.


Шундый көннәрнең берсендә безгә музыка дәресе бирергә легендар Рифкать Гомәров килде. Ул, биредәге талантлы, чибәр татар кызларын җыеп, «Саз» ансамблен оештырып җибәрде. Икенче бер яңалык – балалар театры да эшли башларга тора икән! Шул яңалыкларны җиткерергә класска Илгизәр белән Мансур дусларым кереп, коридорга чакырып чыгардылар.


– Әйдә, театр уйнарга, гармунда да сыздырасың, җырлый да беләсең! – дип үгетли башладылар.


Дусларга каршы килеп булмый, өстәвенә, кирәк чакта терәк тә була беләләр, ризалык бирдем. Илгизәр белән Мансур яңа шөгыльгә җиңел кереп киттеләр. Әтисез үскәнгәме икән, тәвәкәллек җитмәү, оялчанлык комачаулый. Халык алдына чыгып тамаша кыласы барлыгын уйлыйм да, суга эләккән ипи кебек, җебим дә төшәм. Аяк-кулларыма кадәр калтырый, авызымнан рәтле-башлы сүзем чыкмый. Мине порукага Илгизәр ала. Йә аларга кайтып, йә безгә кереп, минем белән рухи яктан да, иҗат ягыннан да репетиция ясый. Шулай итеп, алдагы елларда гел алдынгы урыннар гына аласы төркем барлыкка килде. Талантлы тере балалар тупланган иде аңа. Мансур, Шамил, Ильяс, Фәүзия, Мәдинә һәм мин ошбу төркемнең тоткасы булдык. Илгизәр исә – иң әйдәп баручы артистларның берсе. Ул бөек шагыйребезгә багышланган пьесада Габдулла Тукайны уйный, Фәүзиябез «Беренче театр»да Биби ролен башкарса, Илгизәр – икенче герой Фатыйхны. «Мулланур Вахитов»та төп каһарманны Мансур Бикмуллин шәп итеп уйнаса, Илгизәр монда да төп рольләрнең берсен – комиссар Орловны башкарды. Ә режиссерыбыз Әнвәр ага Әхмәдуллин мәктәп директорының зур табышы иде. Ул безнең белән үзешчән сәнгатьчә түгел, профессиональ артистлар белән эшләгәндәй хезмәт куйды. Шундый талантлы, ыспай гәүдәле шәхеснең нишләп Академия театрына барып актер булып хезмәт итмәве безне гаҗәпләндерә иде. Ул бит М.Сәлимҗанов, П.Исәнбәтләр белән бер дәрәҗәдә аралашып яшәде. Аны санлыйлар, олылыйлар, без куйган әсәрләрне килеп карап, зур бәя биреп китәләр иде. Әнвәр ага үзе дә талантлы балалар туплый алганына сөенеп эшләде. Тыйнак, тәртипле Илгизәрне якын туганыдай күрә иде. Чөнки шәкерте үзенә тапшырылган рольләрне һәрчак тырышып эшли, режиссер биргән алымнарны тиз үзләштерә, тыңлаучанлыгы, максатчанлыгы белән аерылып тора. Без генә җилбәзәкләрчә кыланабыз: шаярабыз, хихылдыйбыз. Аеруча Шамил белән мин! Илгизәрнең, ачуы чыгып: «Җиттеме сезгә, юкмы, эшләргә комачаулыйсыз!» – дип әйтеп куюлары гына безне дә тәртә арасына кертә.


Илгизәр Галимҗан улы шул чорларда гына да дистәләгән рольләр башкарды. Мәктәп бәйрәмнәрендә театр гына уйнап калмыйча, Г.Тукайның дистәләгән шигырьләрен яттан сәнгатьле итеп сөйли белә иде ул. Илгизәр җаны-тәне белән сөйде театр сәнгатен. Ул гына да түгел, Петров паркында урнашкан «Татарстанның 10 еллыгы» дип аталган гүзәл сәнгать сараендагы Халык театры коллективына да барып, кемдер башкарып чыга алмаган рольләргә алынып, спектакльләрне коткарып калгалады. Үзе белән мине дә шунда тартты. Ул коллективның режиссеры Гөлсем апа бездә татар театрының киләчәген күрә иде.


Кәсеп


Кыш якынлашкач, әни белән үги әти минем башка күн тышлы, йон эчле бүрек алып кидерде. Шуны мәктәпкә киеп барырга бик гарьләнә идем. Кая барасың инде, атаң үзеңнеке булмагач. Сигезенчедә укыганда Илгизәр мине, гадәттәгечә, үзләренә мунча керергә гел чакырып торды. «Әйдә, әтинең дә үзеңне күрәсе килә, тәтә дә сагынган», – ди торган иде. Хәсәновлар миннән чакрым ярым тирәсе ераклыкта торалар. Ә мин яшәгән йорт Киров районының кыл уртасында. Аста универмаг урнашкан «сталинка»ның бишенче катында яшибез. Каршыда – дары заводыннан калган тарихи кызыл капка. Янәшәдә – төрле аттракционнары булган Петров бакчасы. Йортыбызның арткы ягында – Химия-технология техникумы, аннан арырак исә зур ашханә урнашкан. Мин шулар яныннан узып китеп, Болотников урамына юл алам. Җиләк базарына борылып төшәм дә, ниһаять, күңелгә якын авыл күренешләре башлана. Хәзер миңа биредәге җирле зимагурлар да бәйләнә алмыйлар, чөнки ничә мәртәбә Илгизәр белән Мансур янәшәсендә күрделәр. Кайчагында табылсалар да, Илгизәр дустымның бертуган абыйсы Гаделҗан Хәсәнов исемен атау да җитә. Биредә дә үз авылымдагы кебек хәзер миңа. Грязнушка бистәсенең яртысы минем якташлардан тора икән. Яшәгән саен, аралашу көчәя бара. Илгизәрнең төрле бәйрәмнәргә гармун уйнарга чакырып торуы да мине җирле халыкка ныклап танытты. Тора-бара, дустыма ияреп, кая кунакка чакырсалар, гармун гел кулымда булды. Үзем дә «местный»га әйләнеп беттем диярлек.


Шундый көннәрнең берсендә Галимҗан абый хәл-әхвәл сорашып утырды. Ул, гадәттәгечә, Зәйнет бабамны да искә алды:


– Беркөнне әти мине чакырып алды да: «Улым, Зәйнет абыеңнарга төшеп, бурычка биреп торган акчамны гына алып мен әле», – дип җибәрде.


Төшәм! Зәйнет абыйны күрәм!


«Улым, әле бүген төнлә генә печатать иттем, әле Фәгыйлә түтәң кибәргә элеп куйган, Хәсән туганга әйт, кипшегәч, үзе менгерә диярсең!» – дигән сүзләрен кайтып әйттем. Ул да түгел, Зәйнет ага үзе дә килеп җитеп, бурычын кайтарды. Ахры, бала-чагага биреп, җаваплы буласы килмәгәндер инде, үз кулы белән алганны үз кулы белән тапшырды. Шуны да искәртеп китәсем килә: Илгизәрнең бабасы Хәсән карт та бик оста пәлтәләр, туннар тегүче булган. Әнинең әйтүе буенча, кечкенә Хәсән безгә туган да тиешле, аннан Зәйнет бабам белән Фәгыйлә тәтәмнең ут кебек өлкән улларына сугыш алдыннан шул заман өчен затлы саналган пәлтә-бишмәт тә тегеп биргән икән.


...Галимҗан абый әйтә: «Илгизәр, бар, теге куян бүрегеңне алып кер әле!» – ди. Шуннан башымдагы кара күн тышлысын салдырып, миңа куянныкын кидерә. «Менә бу бүреккә бер генә ел әле, рәхәтләнеп ки! Югыйсә артист булып йөрисең, әллә нәрсә элгәнсең шунда!» – дип үсендерә. Мин дә, Илгизәр дә аңламыйчарак торабыз. Галимҗан абый, безнең кыяфәтләрне күреп, серле генә елмая да: «Сиңа, улым, яңасын тектем, туган көнеңә дә булыр, ә монысын Рәдифкә бирәбез!» – ди. Мин инде ул бүреккә күптән сокланып йөри идем. Иптәшемнән алып киеп караганым да бар. Шундый җиңел, йомшак мамыклары колакларыма хәтле назлап иркәли, рәхәтлек бирә. «Әлегә шунысын кия тор, тиздән биш-алты куянның тиресен эшкәртәсем бар, бер бүрекне сиңа җайлап тегәм. Әниеңә әйт, йөртмәсен артист, баянчы малаен бу кыяфәттә! Югыйсә рәтле-башлы кызлар карамаслар үзеңә, – дип тә шаярта. – Зәйнет абый оныгына килешми шулай йөрергә! Тик яңасын сиңа бушлай биреп булмас, 15 сумга бик шәт булыр», – дип, күңелемне тагын бер кат үсендереп куя. Ул куян бүрекләр бит базарда 30-40 сум тора, әле мондый затлысын табуы анда да җиңел түгел. Тегүче Хәсән бабайның улы Галимҗан абый да балта остасы да, затлы бүрекләр тегүче дә иде. Галимҗан ага өйләрен, мунчаларын, сарайларын, хезмәт инвалиды булуына карамастан, үзенең сөялле куллары белән салган, койма-рәшәткәсен дә үзе тоткан. Бу йортта, ни сәбәпледер, миңа да урын бар, биредә миңа да рәхәт. Кәсепчелек алар гаиләсенә күпмедер дәрәҗәдә терәк тә. Хәсәновлар кечкенә генә җир биләмәләрендә өч-дүрт алмагач, төрле яшелчә үстерәләр, сарайларында – дистәләгән куян, тавык-чебеш. Уңган-булган, ярдәмчел, ачык йөзле кешеләр иде алар. Якты чырай, такта чәй, дигәндәй, һәрчак үз кеше идем мин биредә.


Артист юлы...


Четерекле вә сикәлтәле артист тормышы. Ярты гомерең гастроль-командировкаларда үтә. Бигрәк тә элеккеге Күчмә театр иҗатчыларына кыен, кайчагында утызар-кырыгар көн өеңдә булма инде. Ярый ла учак саклар ышанычлы тылың калса! Гаиләлеләр өчен коточкыч сынаулар китергән хезмәт ул күчмә тормыш. Сәнгать корбаннар сорый ул, дигәндәй, күпчелек очракта таякның иң авыр башы гаилә бәхетенә төшә. Аерылышу-бүлешүләр сәнгать кешеләре тормышында да җитәрлек. Бигрәк тә Күчмә театрда эшләүчеләргә гаиләне саклап калу иң четерекле мәсьәләләрнең берсе. Шуңа карамастан, без, бер төркем 113 нче мәктәп шәкертләре, искитмәле талантлы режиссерыбыз юлламасы белән, 1974 елда урта мәктәпне тәмамлап, театр училищесына кердек. Шамил, Мансур һәм мин, дүртенчебез, әлбәттә, Илгизәр. Галимҗан улына тешләрең тигез түгел, дип бәйләнделәр, тимер тарттыргычлар куеп, аларны рәтләде. Дикцияң начар, диделәр, ул аны еллар буена чарлап, тиешле дәрәҗәгә җиткерде. Мин, 1984 елда Әлмәт дәүләт театрыннан кайтып, Күчмә театрга эшкә килгәндә, Илгизәр инде шактый гына рольләрдә уйный торган әйдәп баручы яшь актерларның берсе иде. М.Гафуриның «Кара йөзләр»ендә – төп каһарман Закир, Н.Исәнбәтнең «Хуҗа Насретдин»ында – Хаммат, Ю.О'Нилның «Богауланган мәхәббәт»ендә – Эбин, Ш.Камалның «Хаҗи әфәнде өйләнә»сендә – самавырчы да, хәлфә дә, Шекспирның «Гаугалы мәхәббәт»ендә – Клавдио, Т.Миңнуллинның «Гармун уйный беләсеңме?» комедиясендә – Хисам, Р.Вәлиевнең «Әйдә, барыйк, кызлар карыйк» мюзиклында – Хаммат, Н.Гаетбайның «Әстәгъфирулла»сында – Даян, П.Бомаршеның «Фигароның өйләнүе»ндә – Антонио, Мольерның «Галиҗәнап де Пурсоньяк»ында – Оронт һәм дистәләгән башка рольләр бары тик аныкы гына буларак кабул ителә иде.


Туфан Миңнуллинның «Гармун уйный беләсеңме?» комедиясе буенча куелган спектакльдән бер күренеш. Сулдан икенче – Рәдиф Сәгъди (Мәрди ролендә), өченче – Илгизәр Хәсәнов (Хисам ролендә). 1988 ел

1977 елда дөнья күргән «Сынган беләзек» мелодрамасындагы Хафиз роле аңа багышлап язылса да, Исламия Мәхмүтова, ни сәбәпледер, Харис Төхвәтулловка тукталды. Шулай да Илгизәргә минем өч әсәремдә уйнарга насыйп булды. Аның беренчесе – «Баһадурның бәхете» әкиятенең дәвамы булган «Баһадурның яңа дуслары»ында төп геройны – Бортас атлы урам мәчесен гаҗәеп кызыклы итеп тәкъдим итте ул.


Аның иң курыкканы бию белән җырлар иде, чөнки әсәрдә андый мизгелләр бик күп. Ничек булдырасың, шулай җырла, ничек бии аласың, шулай бие, ди торгач, барысын да тиешле дәрәҗәдә башкарып чыкты Илгизәр. Чөнки аның белән бер рольдә булган икенче артистның бию һәм җырлары отышлырак чыкса, Илгизәрнең актерлык осталыгы югарырак тоелды.


Өченче пьесам – «Яз галәмәте» дигән музыкаль комедиямдә ул чын мәгънәсендә комик образ тудырды. Аның башкаруындагы Илфир – хәерче интеллигент кисәге, әллә ничә вуз бетерсә дә, бер җирдә дә озак вакыт эшли алмаган, буш хыяллар белән янып яшәүче зат. Илгизәр аның бөтен нечкәлекләрен тоеп, көлкеле образ тудырды. Р.Вәлиевнең «Әйдә, барыйк, кызлар карыйк!» мюзиклында Д.Сираҗиев режиссерлыгында куелган спектакльдә аңа Хаммат роле тапшырылган иде.


Илгизәргә, җырлый да, бии дә белми, дип, бу хәрәкәтле рольне шикләнеп, сан өчен генә биргәннәр кебек иде, репетиция барышында бу образда аны алыштырырлык партнерлары юклыгы ачыкланды. Ул әлеге рольдә үзе дә бик яратып уйнады. Эксцентричный, хыялый студентның чын мәгънәсендә күңел халәте ачылды. Сәер дә, көлкеле дә иде Илгизәр Галимҗан улы бу ролендә. Җырлар инде комедия жанрына китереп башкарыла, биюләре дә кирәкле юнәлештә иде.


Шулай итеп, күренекле актерның җыр-биюле рольләрдән шикләнүе, куркуы тарала, тәвәккәллеге арта барды. Ул үзен чын мәгънәсендә фидакарь итеп таныта алды.


1984 елда бөтен театр коллективына диярлек ипиле-тозлы Ташкент каласына гастрольгә барырга туры килде. Хәтерем ялгышмаса, ул театр көннәре айдан артык зур уңыш белән дәвам итте. Әлмәт дәүләт театрының легендар режиссеры, фронтта алган яраларына шифа булыр дип, әлеге гаҗәеп матур шәһәргә күчеп китеп, Мәдәният һәм сәнгать университетында тугандаш үзбәк халкын сәнгать серләренә төшендерә, белем бирә иде. Ул гына да түгел, биредә эшләп килүче татар халык театры нигезендә профессиональ иҗат коллективы оештырырга дип, Үзәк комитетка әллә ничә тапкыр хатлар да юллата. Үзбәкстан җитәкчелеге, Мәскәү белән килешеп, бина да, бюджеттан акча да табарга вәгъдә бирә. Ләкин СССР дигән империянең таралуы, илдә ыгы-зыгы башлану әлеге омтылышны юкка чыгарды. Гали ага Хөсәенов безнең бөтен спектакльләребезне карап, киңәшләрен биреп барды. Ә беркөнне ул: «Рәдиф, Сания апаң Исмәгыйлева белән сезне берсекөнгә чәй табынына чакырам. Көндезге уннарга килегез, теләсәгез, тагын бер-ике кешене ал! Минем поварым сезгә үзбәк халкының иң затлы ризыкларын пешереп куяр», – дип, кунакка дәште. Үзем белән иң ышанычлы дустым Илгизәрне дә алдым. Аңа даһи режиссерыбыз белән күрешү үзе бер шатлык иде. Илгизәр моңа хәтле Гали аганы ишетеп кенә белсә, бүген турыдан-туры сөйләшеп утырачак бит. Чәйдән соң, китәр алдыннан, Илгизәр даһи режиссер Гали Хөсәен улыннан, Сезгә дәресләргә йөреп булмасмы икән, дип үтенде. Классташымның үз профессиясен бик яратуы шул гастрольдә дә күренде. Күпчелек артистлар, буш вакыты булдымы, ял паркларына, су буйларына, базарларга чапса, ул, кулына каләм белән дәфтәр тотып, Гали ага дәресләренә йөгерде. Һәм кайтып китәр алдыннан, сокланып: «Театрда күпме эшләп, аннан алган тәҗрибәне мин, гомумән, белмәгәнмен икән!» – диде. Әлеге сабаклар роль өстендә эшләүнең төп нигезләренә төшенергә бик ярдәм итте Илгизәргә. Бүгенге көндә ул – татар-башкорт халкының яраткан актеры. Заманында аксакалыбыз – драматург Р.Хәмитнең «Исәнлеккә-саулыкка» дигән пьесасында эчеп-типтереп ятучы түрәне уйнап, авторның соклану шаһиты булды Илгизәр. «Исерек-сәрхүшләрне үзләреннән дә кызыклырак итеп уйный белә, гаҗәп кәмит актер икән ул Илгизәр Хәсәнов!» – дип мактый иде драматург аны. Илгизәр, кайсы режиссер белән генә эшләмәсен – Равил Тумашевмы, Дамир Сираҗиевмы, Празат Исәнбәтме, Туфан Миңнуллинмы, Рәшит Заһидуллинмы – үз эшенә, куючының хезмәтенә хөрмәт белән каравы белән гомер бакый зур ышаныч тудыра килде. Күпчелек артистлар репетициядән репетициягә генә роль өйрәнсәләр, Илгизәр урамда да үзенә кирәкле персонажны эзләде, буш вакыты булдымы, бакчасында да, өендә дә образын чарлады. Өстәвенә, режиссерның һәрбер биргән алымын зур игътибар белән кабул итү осталыгы бүгенге көндә барыбыз тарафыннан да танылган актерның формалашуына нигез ташлары булып ятты. Профессиональ сәхнә тормышын М.Сәлимҗанов дәресләреннән башлап җибәргән актер иҗат җимешләрен халыкка мулдан өләшә.


Шуны да искәртеп китү кирәк дип саныйм: үземә дә Илгизәр Галимҗан улы белән, мәктәп, мәдәният сарае, театр училищесы сәхнәсендә генә түгел, К.Тинчурин театрында да партнер буларак бергә уйнарга туры килде. Д.Салиховның «Туй күлмәгем – соңгы бүләгем»дә, Т.Миңнуллиның «Гармун уйный беләсеңме?» комедиясендә, Ш.Камалның «Хаҗи әфәнде өйләнә»сендә, Н.Гаетбайның «Әстәгъфирулла»сында, Шекспирның «Гаугалы мәхәббәт»ендә, М.Галиевнең «Әлегә соң түгел» пьесасы буенча куелган спектакльдә без партнерлар идек. С.Шәкүровның «Саф күңелгә тап төшми» драмасында җитешмәгән якларыбызны күреп, бер-беребезгә киңәшләр биреп иҗат иттек.


Иҗади хезмәттәшлегебез бүгенге көндә дә дәвам итә. Бүген аның ныклы тылы – гаиләсе бар! Кызы аларга ике онык алып кайткач, хатыны Резидә белән шуларны назлап-сөеп, гөрләшеп яшиләр. К.Тинчурин исемен йөрткән яраткан театры, хезмәттәшләре дә аның тормыш терәге. Һәм, әлбәттә, аны яраткан, төрле рольләрдә көтеп калган тамашачысы бар. Бу тулы бәхет түгелмени?!


Рәдиф Сәгъди


Безнең мирас. - 2020. - №9. - 100-107 б. 

Теги: Рәдиф Сәгъди Яңалыклар Сәнгати мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру