Изге Синодның Праваслау Грек-Россия Чиркәвенең тугрылыклы балаларына мөрәҗәгате илә граф Лев Толстой турындагы1901 ел 20-22 февраль карары

Изге Синод, Праваслау Чиркәвенең балалары турында кайгыртып, аларны һәлакәткә илтә торган әгъвадан* сакларга вә адашучыларны коткарырга теләп, граф Лев Толстой һәм аның нәсаралыкка вә чиркәүгә каршы ялган тәгълиматына карата мөнәсәбәт белдереп, чиркәүнең тынычлыгын җимерүне кисәтергә алынып һәм әлеге гамәлен бик вакытлы башкарылган гамәл санап, «Чиркәү хәбәрләре»ндә бастыру аша ошбу мөрәҗәгатен дөньяга чыгара:

ИЛАҺ РӘХМӘТЕ ИЛӘ,
Изге Бөтенроссия Синоды Праваслау Кафолик Грек-Россия Чиркәвенең тугрылыклы балалары өчен Ходай алдында баш ора.

«Имандашлар, сездән ялварып сорыйм: үзегез өйрәнгән тәгълиматка карата бүленеш китереп чыгарган һәм дөрес юлдан яздыруга сәбәп тудыручылардан сакланыгыз һәм алардан читләшегез». (Паулдан римлыларга хат 16:17.)

111111111111111-kopiya

Мәсихкә, Тере Ходай Улына ышануда расланган Мәсих Чиркәве элек-электән үзен җимерергә һәм үзенең төп нигезләрен какшатырга теләгән күп санлы денсезләрдән вә ялган мөгалимнәрдән хурлау вә һөҗүм кичерә бирде. Әмма тәмугның бар көчләре кушылып та, Ходайның рәхмәтенә ирешмичә, Изге Чиркәүне җиңә алмады вә гасырлар дәвамында җиңә алмаячак та. Инде безнең заманда, Ходайның каһәренә күрә, яңа ялган мөгаллим – граф Лев Толстой барлыкка килде. Дөньяга танылган язучы, тумышы белән урыс кавеменнән булган, чумдырылуы вә тәрбиясе белән праваслау динендә торган граф Толстой, үзенең горур гакылына сокланып, һич тартынусыз Ходайга вә Аның Мәсихенә вә Аның изге казанышларына каршы баш күтәрде, үзен туендырган һәм тәрбияләгән Анасыннан – Праваслау Чиркәвеннән җәмәгать алдында ваз кичте, һәм үзенең әдәби эшчәнлеген вә Илаһ тарафыннан иңдерелгән сәләтен Мәсихкә һәм Чиркәүгә каршы тәгълиматлар таратуга багышлады, галәмне раслаган, ата-бабаларыбыз тоткан вә аңарда гына коткару күргән һәм изге урыс иле моңарчы табынган вә шуның белән ныклы булган ата-бабалар динен, праваслау динен кешеләрнең гакылларыннан һәм йөрәкләреннән юдыруга сарыф итте. Үзе дә, укучылары да дөньяда, бигрәк тә кадерле Ватаныбызда күпләп-күпләп тарата барган язмаларында вә хатларында ул, фанатикларча ашкынып, Праваслау Чиркәвенең һәм нәсара диненең асылын тәшкил кылган барлык дини кануннарны җимерергә чакыра: Тере Алланы, галәмнең Изге Өчледә данлана торган Барлыкка китерүчесен һәм Химаячесен кире кага, Ходаебыз Гайсә Мәсихне – кеше рәвешен алган алланы, дөньяны Аклаучы һәм Коткаручыны инкяр итә, безнең өчен, кешеләр өчен газап күргән вә безне коткарыр өчен үлгәннән соң терелеп торган Мәсих Ходайның орлыксыз яралуын һәм Изге Кыз Мариянең Мәсих туганчы һәм Мәсих туганнан соң да гыйффәтле булып калуын танымый, үлгәннән соңгы тормышны һәм бүләк вә җәзаны, Чиркәүнең барлык серле йолаларын вә аларга карата Изге Рухның игелекле гамәлдә булуын кире кага һәм, праваслау халкы тоткан диннең иң изге кыйммәтләрен хурлап, Серле йолаларның (таинство) иң бөеге саналган изге Евхаристияне** мыскыллаудан да тайчанмый.

Граф Лев Толстой, праваслау дөньясының котын алып, ошбу фикерләрен һәм сүз аша, һәм язу аша бертуктаусыз халыкка җиткерә килде, шул рәвешле яшеренеп тә түгел, ә ачыктан ачык итеп, аңлы рәвештә вә төптән уйлап, Праваслау Чиркәве белән һәртөрле мөнәсәбәтен өзде. Үгет-нәсыйхәт биреп аңга китерергә тырышуларыбыз һичнинди нәтиҗә бирмәде. Шуңа күрә Чиркәү аны үзенең әгъзасы итеп саный алмый һәм кылганына үкенеп тәүбәгә килгәнче үзенең әгъзасы итеп саный алмаячак та. Ошбу мәлдә, хак юлда торучыларны яклап вә адашканнарны, бигрәк тә граф Толстойның үзен, тагын бер кат аңга китерергә тырышып, Чиркәү каршында шул хакта шаһитлек итәбез. Иманын җуймаган туган-тумачалары исә, зур көенеч илә, азаккы сәгатьләре якынлашканда аның, Чиркәү белән аралашудан һәм Чиркәүнең догаларыннан вә фатихаларыннан ваз кичүе аркасында, Илаһка вә Коткаручы Ходайга ышанудан мәхрүм калуын уйлап борчыла.

Шул сәбәпле, аның Чиркәүгә карата мөртәтлек кылганына шаһитлек итәбез һәм бергәләп баш орабыз: Ходай аны тәүбәгә китерсен һәм аңа хакыйкый гакыл бирсен (Паулдан Тимутәйгә икенче хат 2:25). Баш орабыз, мәрхәмәтле Ходай, гөнаһлы үлем бирмә, ишет вә ярлыкагыл аны һәм Үзеңнең изге Чиркәвеңә юнәт. Амин.

Ошбу язуны имзаладылар:
карусыз Антоний, Санкт-Петербург һәм Ладога митрополиты,
карусыз Феогност, Киев һәм Галиция митрополиты,
карусыз Владимир, Мәскәү һәм Коломна митрополиты,
карусыз Иероним, Холм һәм Варшау архиепискобы,
карусыз Иаков, Кишинев һәм Хотино епискобы,
карусыз епископ Маркелл,
карусыз епископ Борис.

Лев Толстой: «Синодның 20-22 февраль карарына һәм шул уңайдан миңа килгән хатларга җавап»

_____________________________________

Чыганак: Определение Святейшего Синода от 20-22 февраля 1901 года с посланием верным чадам Православной Грекороссийской Церкви о графе Льве Толстом. Церковные ведомости. – 1901. – 24 февраля.

*Әгъва — кызыгу, вәсвәсә

** Евхаристия — икмәк салынган шәрәб эчеп гөнаһлардан арыну йоласы

Комментарий язарга