Итил, Саксин, Хаҗитархан, Әстерхан…

Бүген Татарстанда һәм Россиядәге татарлар яшәгән төбәкләрдә барган милли хәрәкәт-үзгәрешләр күп яктан милләтнең 1917 елга кадәр булган хәл-халәтен хәтерләтә. Территориальһәм милли-мәдәни автономия,халыкның үзбилгеләнү хокукы, милли үзаң формалаштыру һәм башка кайбер мәсьәләләр татар җәмгыятендә кызу бәхәсләр тууга сәбәп булды. Таралып яшәгән татарлар арасында үз тарихытамырлары белән кызыксыну, мәдәни үзенчәлекләрне эзләү, милләтен-нәселен юллау күзәтелә.

Әстерхан ягы – нәкъ менә шундый борын-борыннан татарлар яшәгән, үзендә гомумтөрки традицияләрне саклап, XIX йөз ахыры – XX йөз башына гомумтатар мәдәни, әдәби процессларына кушыла алган төбәкләрнең берсе.

Үзенчәлекле тарихи-географик төбәк буларак, Әстерхан элек-электән, сәяхәтчеләр игътибарын да җәлеп итеп, тарихчыларны да кызыксындырып килгән. Флоренция сәүдәгәре Франческо Пеголотти үзенең «Сәүдә эше» (1340 еллар тирәсе) исемле китабында «Дженторхан»ны түбән иделдәге урта диңгез белән көнчыгышны тоташтыручы бөек кәрван юлына урнашкан сәүдә алып бару шәһәрләре арасында иң мөһиме дип атый. Хаҗитарханның, Күфә, Судак, Азак (Тана) шәһәрләре кебек, диңгез артында алып барылган сәүдә эшләрендә тоташтыру ноктасы вазифасын башкаруы билгеле. истанбул, италия сәүдәгәрләренең чөгә балыгын, урыс кнәзләренең тоз сатып алу үзәге дә Хаҗитархан була. Монда Дәһли солтанлыгына (Һиндстанга) атлар белән сату итү барганлыгы мәгълүм.

Әстерхан җиренең төрки-татар тамырлары бик ерактан килә. археологлар әйтүенчә, б.э. кадәр VII гасырда биредә скифлар, аннары сарматлар – фарсы телле кабиләләр яшәгән. Безнең эраның IV-VII гасырларында фарсы һәм төрки телле күчмә һәм ярымкүчмә кабиләләрнең берләшүе нәтиҗәсендә, яңа этник берлек – үзләрен һуннар дип атаучылар төркеме барлыкка килә. Галимнәр аларның төрки телле, язулы кабиләләр булуын билгели.

VII гасырда Хәзәр каһанлыгы формалашып, аның башкаласы – легендар итил сәүдә һәм мәдәни үзәккә әйләнә. Итил Әстерхан тирәсендә булган, дип фараз ителә.

XIII-XIV гасырларда бу җирләрдә Алтын Урда дәүләте оеша, Әстерханнан ерак түгел генә аның башкаласы – Сарай-Бату, 1333 елда ибн-Батута язып калдырганча, «искиткеч зур, иң гүзәл шәһәрнең берсе» пәйда була.

Урда хакимнәре, Сарай-Бату, Сарай Бәркә кебек шәһәрләргә шул заман әдипләрен, шагыйрьләрен, галимнәрен чакырып, гыйльми-мәдәни берлек – Алтын Урда культурасы тудыруга этәргеч ясыйлар. Монда исә татарлар да катнаша. Мәсәлән, Мәхмүд Болгари 1358 елны Сарай-Бәркәдә болгартатар әдәбиятының күренекле ядкяре «Нәһҗел-фәрадис», Котб «Хөсрәү вә Ширин», Хисам кятиб «Җөмҗөмә солтан» әсәрләрен яза. Алтын Урда заманында «Кыйссаи авык», «Бәдәвам», «Кисекбаш китабы», «Нәсихәтессалихин» кебек китаплар иҗат ителә. төбәк кенә түгел, Әстерхан шәһәре үзе дә иҗатчылар, галимнәр өчен хаҗ юлында туктала торган очрашу-күрешү урыны вазифасын башкара. Мәсәлән, монда 1414 елны Фәрганәдән чыккан, Болгарда күп вакытлар яшәгән галим һәм шагыйрь Госман бине Мәлик әл-Мәргыйниянинең үлеп калу факты билгеле.

Алтын Урда ханнарына буйсыну төбәкне сугыш-афәтләрдән саклап кала алмый: 1395 елны Әстерхан яндырыла, ләкин XV гасырның 60 нчы елларыннан яңадан тергезелә һәм Әстерхан ханлыгының үзәгенә әверелә. Бу ханлык та озак яшәми: 1554 елны А.Вяземский һәм М.Головин җитәкләгән рус армиясе тарафыннан яулап алына. 1556 елны хан Дәрбиш-Гали баш күтәреп караса да, бу омтылыш максатына ирешми.

Мәшһүр тарихчы Г.Гобәйдуллин, Әстерханның Алтын Урдадагы иң зур шәһәрләрдән берсе булуын ассызыклап: «Хәзерге Сарытау белән Әстерхан арасында бик күп шәһәрләр салынды. Бату хан заманасыннан алып Мәңгү Тимергә кадәр заманда акча сугыла торган пайтәхет Болгар хисапланса да, Бату хан заманасында ук Иделнең сул ягында Хәзәр диңгезеннән ике көнлек юлда (Әстерханнан 100-120 чакрым югары) Сарай шәһәре салынды. Моннан башка, Үзбәк хан заманында Җаек елгасының диңгезгә коя торган урынында Сарайчык, Иделнең Хәзәр диңгезенә агып төшә торган әүвәлге Итил шәһәре урынында XVI гасырларда Әстерхан заһир булды.

Алтын Урда бүленә башлаганда, бу шәһәрне һәм аның әтрафын мәркәз итеп, Җүчи нәселеннән булган бер хан баласы бу шәһәрдә мөстәкыйль ханлык ясады. Дәүләтнең төп әһалисе татарлардан гыйбарәт булса да, пайтәхет булып Әстерхан шәһәрендә чит халыклардан әрмәннәр, иранлылар, һиндиләр дә торалар», – дип язып калдырган.

Әстерхан ханлыгы рус дәүләтенә буйсындырылганнан соң, яңа хакимият Әстерханның халыкара сәүдә эшләрен шактый киметә, ләкин Рәсәйнең эчке базарында төбәк балыгын, тозын, терлеген сату зур урын били башлый. XVII гасыр ахырына Әстерхан шәһәре Рәсәйнең халыкара сәүдә үзәгенә әверелә. Нәтиҗәдә, Әстерхан төбәге төрле диннәр – ислам, православие, буддизм, төрле телләр һәм мәдәниятләр кисешкән, бәрелешкән, бәйләнешкә кергән үзенчәлекле урынга әйләнә.

Комментарий язарга