«Исләремнән бер дә чыкмый!»

1922 ел, апрель. Темәс

4ендә иртә чәйгә кабартма пешерттем. Пасха бәйрәме шәрәфенә шикәр сибеп печеньеләр пешерттем.

Кич Вәкил, Кәмилә Зәйнелгабитдиноваларны, Хәмзә, Гөлҗамал, Кодрәт Батыршиннарны, Шәриф Корбангалиев, Мәрдан Яушев, Хәсән Хәлиуллиннарны, Гайфулла белән Әсма ханымны кунакка чакырдым. Хәлвә пешертеп сыйладым, малай! Күңелле булды. Яуш гармун уйнады, җырлар, биюләр, флирт, почталар, башка уеннар булды.

Ничек чыгар инде уеннар? Мондый халык арасында эш итү җиңел түгел! Йөрәк түзми бит, дәрт чыдатмый…

Юлык Хәсән миндә кунды. Күп сөйләштек. Ай, мескен, Мәүлетдин Гаширов ачтан үлгән, ди. Никадәр кызгандым, никадәр үкендем. Шундый ачыккан дусларга бер сынык икмәк белән булса да ярдәм итеп куандыра алмау белән нинди бәхетсез мин! Мәгъсум Мәүлетдин! Ямьле Мәүлетдин! Егет Мәүлетдин! Дус Мәүлетдин! Матур тавышың белән рухларымны азыкландырган «татар баласы»! Синең әрәм булуың белән мин мәңге кайгылы…

Шәрәф Биктин угрылыкта тотылган, ди. Советка чакырып, моннан соң энә урласа да, кыйналып үтереләчәген игълан иткәннәр, ди. Ах, бәдбәхет ачлык! Һәлак иттең адәм баласын! 19 яшьлек кенә ямьле, мәгъсум Мәүлетдиннәр ачка үлеп китә, 18 яшьлек кенә матур рухлы, шаян, күңелле, гөлдәй җанып, яшендәй яшьнәп торган Шәрәф кебек егетләр, җан саклар өчен, угрылыкка ябыша. Тәмам аптыраган халык бу «гөнаһсыз гаеплеләр»не кыйнап үтерә…

Шәрәф! Юлыкта торганда, гел яныңа барып, яшь егет йөрәгеңнән сирпелгән рух тамчылары белән күңелемне сугарган мин, сине угрылыгың белән дә, кеше үтерүең белән дә гаепләмим. Син минем каршымда «ямь букеты», «шәрәф» көе торачаксың! Әрәм булырсыңмы?Йөрәкләремне җандырып әрәм булырсыңмы, дустым! Ачлык корбаны итмәс өчен, халык тарафыннан: «Шундый гөнаһыңны, шундый зимагур малайны яклый бит», – дип әйттертеп, вөҗданны бәйрәм иттерер өчен нинди генә әмәлләр табыйм?!

Мин Юлыктан киткәндә: «Син барында күңелле иде, син киткәчтен нишләрбез?» – дип җырлап, күңеленең хөрмәтен белдерә белгән ямьле Мәүлетдин үлде. «Син мине яратасың, ахры, мин дә сине яратам бит!» – дип мине куандыра торган сөекле Шәрәф Яр якасында. Авыр!Шәрәф!

Бүлермен, бергәләрмен мин синең кайгы вә аһыңны.
Сиңа дошманлык итмәм мин, алып күзгә гөнаһыңны!

12сендә «Яшь колхозниклар союзы»ның җаваплы секретаре Фәйзулла Биишев IIдән, 1 майга куячак спектакльләре өчен мәгънәви ярдәм сорап, отношение килде. Яшьләр союзы күңелем каршында хөрмәтле булганга, ярдәмнәр вәгъдә иттем.

«Авыл бәйрәме» өчен бер миллион авторский алдым.

14ендә базар. 1 500 000 сумга ун кадак ит алдым да, башка нәрсәләр алырга кесәсе такырайгач, шома гына шуды малаең.

Юлыктан Хөсәен килгән икән. Аның сәүдәсе янында байтак тордым. Ай, байгыш, Әсгать тә үлгән, аның өчен дә йөрәгем җанды. Шаян, шук, үткен бер малай иде. Кечкенә артист Борһанның үлүе дә бер хәсрәт. Әрәм булган бер талант. Рухың рәхәттә тирбәлсен, мәгъсум ачлык корбаны!

15ендә «Кызыл Урал»ның һәйәте тәхририя (редколлегия) әгъзасы булуым хакында рәсми язу алдым. Качак малаең! Алла сакласын, баш мөхәррир булып китә күрмим, аннан бөтенләй урысча хәбәрли башлармын.

Бүген ураза башланды. Мин туганнан бирле әнидән башка беренче ураза. Апай үзе генә тотар инде, байгыш. Аһ, әни исләремнән бер дә чыкмый! Аны уйлап бик җыш җылыйм. Җиһанның һичбер ямьнәренә алыштыру мөмкин булмаган бер вөҗүд булган икән ул минем өчен. Ул мине бик яратты, мин аны бик яраттым. Ул хәзер бернәрсә дә сизми, әмма мин аны гел сагынам. Аны мәмнүн (шат) итә алмавымны уйлап, бөтен вөҗүдем (барлыгым) кашый. Ни үкенеч!

18ендә – 1 май бәйрәме. Көн кодрәт белән матурланган. Төшкә кадәр газетага мәкалә әзерләп, өйдә мәхбүс утырдым. Гәрәй Шаһиәхмәтев килде. Яраткан дустым бит ул минем, куандым. Тик озак утырырга вакыты туры килмәде.

Аннан соң Гайфулланың дименә җиңелеп, йөрергә чыгарга күндем. Мин, ул, Ибраһим Әдһәмев – өчебез җиңел киемнәр белән генә Ягалча тавына киттек. Яхшы ук җырак кына, биек тауның башына менеп озак яттык. Түбәсеннән унике авыл күренеп торган тауда, карлар ашап, утлар җагып, җырлап-биеп, умырзая җыеп, күңелле вакытлар үткәрдек. Ямьле йөреш булды. 1 май көненә беленерлек бер эз калдырылды.

 

Текстны басмага Рәйсә Шәрәфиева әзерләде.

Безнең мирас. — 2020. — №4. — 42-43 б.

Фото: kazan.aif.ru

Комментарий язарга