Исламияттә музыка

Музыка, көй-моң – ул хисләрне һәм тойгыларны тавыш, авазлар хәрәкәте белән аңлату сәнгате яисә тавыш моңының гармониягә – тәртипкә салынуыдыр.
«Музыка» сүзе мәҗүсилек заманнарда борынгы Грециянең Мауза-муза исемле алласына бәйләнешле.

Музыка – милләтләрнең ина­ну-ышануларына, го­­реф-гадәтләренә нык үтеп кергән тавыш чыга­ру сәнгатедер. Музыка коралының иң башта кайда кулланыла башлавы хакында мәгълүматлар юк. Шулай да, фәнни эзләнүләр нәтиҗәсендә, дөнья­ның төрле төбәкләрендә төрле музыка кораллары булуы билгеле.

Борынгы грекларда лира дигән уен коралы, соңыннан Борынгы Мисыр, Анатолия, Мессопотамия, Кытай, Һиндстан һәм Ерак Көн­чыгыш кавемнәренең үзләренә генә хас күптөрле музыка кораллары кулланыл­ган.

Исламият – мәдәни тормышы­быз­ның һәр мәсьәләсендә иң тугры мәгълүматлар бирүче. Музыка, аның адәм баласына тәэсире, файдасы яисә зарары хакындагы хөкемнәр дә дини китапларда урын алган.

Тәннең һәм рухның ихтыяҗлары аерым-аерымдыр. Тәнебезнең ихтыяҗ­лары карашыннан, кеше хайвани мәх­лук­лар белән охшаштыр. Ләкин хайвани мәхлукта рух юк. Кешенең рухы исә Аллаһы Тәгалә разый булган нәрсәләрне теләр. Мәсәлән, гүзәл һәм моңлы тавыш ишетү күңелгә хуш килер.

Күңелендә Аллаһыга сөю, хак диннәрнең мөкатдәс кадрияләренә хөрмәт вә ихтирам тойгысы булган кешеләр Аллаһы Тәгаләнең сөйгәннәрен хәтерләткән Коръән Кәримне тыңлау­дан, догалар һәм мөнәҗәтләр укудан вә тыңлаудан ләззәт алыр.

Шулай, хаҗга китәргә әзерләнүче­ләрнең Мәккә-и-Мәдинә көйләрен тыңлаулары, гаскәри көчләрдә хезмәт итүчеләрнең батырлык-каһарманлык җырларын башкарулары кешеләрдә нечкә вә ләззәтле хисләр уятадыр.

Илаһи диннәрнең соңгысы Ислам инсанны Аллаһы Тәгаләне сөюгә ки­тергән рухка хис-тойгы, ләззәт бир­гән гүзәл тавышларны тыңлауны ясак итмәгән яки һич кенә дә тыймаган. Киресенчә, кешеләрне азгынлыктан читләштереп, аларның рухларын канә­гатьләндергән вә йөрәкләрендә Аллаһ сөюен арттырырга ярдәм иткән тавышларны тыңлау – агар суларга, яшеллеккә вә чәчәкләрнең матурлыгына карап сөенгән кебек булыр.

Аларны карау күзгә ләззәт бир­гәне кебек, тәмле исләр борынга хуш килгәне кебек, ләззәтле ризык авызга татлы булганы кебек, фәнни хезмәт акылга муафыйк булгандай, моңлы тавыш колакка рәхәт бирә.

Кешеләрнең азгынлык эшләвенә сә­бәпче булмаган, аларга зарар китер­мәгән, аларның рухларын тукландырган вә йөрәкләренә Аллаһны сөюен арттыруга ярдәм иткән микъдарда, музыка тыңлау – хәтта саваптыр. Адәм баласына зарар биргән, гөнаһ һәм начарлыкка юнәлткән музыкалар бөтен илаһи диннәрдә дә тыелган. Ислам динендә бу бәлаләрдән саклау өчен, музыка төрле төрләргә бүленә һәм дә зарарлы булганнары хәрам кылынмыштыр.

Исламият кешене Аллаһы Тәгалә­дән ераклаштырган, рухны үтереп, нәфесне кабарткан музыкаль тавышларны башкару вә тыңлауны тыйган.

Ислам тарихыннан бер риваять: Рәсүлуллаһ (с.г.в) Мәккәгә гаскәре белән кергән заман алдында бер якыны бәетләр, мөнәҗәтләр, шигырьләр укып бара. Гомәр (Разыйаллаһу ганһу) моны күргәч:
– Пәйгамбәребез алдында шулай шигырь укылырмы? – ди. Рәсүлуллаһ:
– Куйчы, я Гомәр, каршы килмә! Бу бәетләр кяферләргә ук атудан да ныграк тәэсирледер, – дип боера.

Моңардан аңлашыладыр ки: кяферләргә зарар бирүче, аларны өзгәләүче шигырьләрне уку, бәетләр әйтү – дөрестер.

Гөнаһларны, гаепләребезне, ахирәт газапларын аңлаткан, тәүбәгә сәбәпче булган музыка тыңлау – саваптыр.

Җәдидчелек хәрәкәтенә кадәр татар халкында музыкаль әсәрләрне башкару һәм аңлау, аларны җитди өйрәнү түбән дәрәҗәдә булган. Күпчелек дин әһелләре бу шөгыль дә Ислам диненә каршы килә, дип исәпләгән. Октябрь түнтәрелешенә кадәр төрле уен коралында уйнау, аңа кушылып җырлау күп очракта зур бәйрәмнәрдә генә башкарылса да, музыка хакында уңай фикерләр әйтелмәгән. Гармунда, кубызда, курайда гадәттә аулаграк урыннарда яки качып уйнаганнар. Шулай булса да, татар халкы моңсыз, җырсыз, музыкасыз яшәмәгән. Качып уйнаучыларны музыканы аңлаудан ерак торган бәндәләр саклап торып нык кыйнаган яисә уен коралларын идәнгә салып таптаган. Моны күбрәк иске фикерле фанатик дин әһелләре кушуы буенча шәригать хөкемнәрен һәм аның тәртипләрен белмәгән надан кешеләр башкарган. Шундыйрак хәлләрне Ризаэддин Фәхреддиннең энесе Салих ага да, Кичүчат авылы картлары да еш телгә ала иде.

Дөрестән дә, Ислам дине музыканы тыйганмы? Бу турыда бүген теләсә кайсы дин әһеленнән сорасаң да, канәгатьләндерерлек төпле җавап бирүче табылмас. Әмма үз заманында музыка турында дин галимнәре Ризаэддин Фәхреддин, Шиһабетдин Мәрҗани, Зыя әл-Камали, Муса Биги, Бәдиуззаман Сәед Нурси, Гатаулла Баязитовлар үз фикерләрен бик анык итеп язып калдырган. Гади халык исә музыкага тискәре карашта яши биргән. Чөнки бу турыда ныклы аңлату чаралары кулланылмаган. Музыка алымнары, җырлар барысы да Көнбатыш цивилизациясе дип кабул ителгән. Әмма тарихи төп чыганаклар моның киресен исбатлый.

Көйләр көйләнү, музыка коралларында уйнауны һәм тыңлауны хәрәм һәм мәкруһ дип дәгъва итүе кыен. Коръәндә музыка коралларында уйнауның, аларның тавышларын тыңлауның хәрәм булуы хакында сүз юк. Мәшһүр мәзһәпләрнең башлык­лары булган имамнарның да бу хакта ачык аңлаткан сүзләре барлыгын белмиләр. Рәсүлуллаһ хзрәтләренең гает көннәрендә, туй вакытларында уен уйнаудан тыймаганлыгы билгеле. Бу турыда хәдисләр өйрәнүче галимнәрнең иң мәшһүрләреннән булган Сәхыйх Бохари күп яза. Башта ук хәрәм булган нәрсә ничек итеп гаеттә һәм туйда гына хәрәм булмый калсын, ди? Шуны әйтәбез ки, уен коралларының моңлы тавышы кешеләрнең кайгы-хәсрәтен киметә, җаннарына тынычлык, рәхәтлек һәм сабырлык бирә. Заман табиблары хәзер рухи хасталарны музыка белән дәваларга да киңәш итә.

Сандугач сайравы белән скрипка кылларыннан чыккан тавыш арасында нинди аерма бар? Ни өчен сандугачны тыңларга ярасын да, соңгысын тыңлау хәрәм булсын, ди. Бозык, хәрәм эшләрне үз эченә алмаса, ягъни әшәкелеккә сәбәп булмаса, уен коралларында уйнау, музыка иҗат итү, җырлау һәм тыңлау Ислам динендә тыелмаган. Музыканы тыючыларның тәнкыйтьләре гел бозык нәрсәләрне генә күз алдында тотудан киләдер, мөгаен. Безнең татар-башкорт арасында музыканы тыю чамадан тыш булган, бигрәк тә хатын-кызлар өчен. Әйтик, кубыз уйнап торган унике яшьлек кызны, толымыннан тотып, башын баганага бәреп үтергәннәр. Болар бит очраклы гына булмаган.

Бозык урыннарга йөрүче һәм начар юлдашларга иярүче яшьләрне музыка тыңлау үзенә җәлеп итәргә һәм алар өчен хәрәм юлларны бикләргә тиеш.

Хәрби ахун Гатаулла Баязитов түбәндәгеләрне әйтә: «Музыкальная гамма»ны Көнбатыш илләре гарәп­ләрдән – ислам дөньясыннан алган, ә гарәпләр бу гамманы Һиндстаннан алган. Бу хәл – ислам дөньясында музыканың тыелмаганлыгын күрсәтү­че дәлил».

Ризаэддин Фәхреддин үзенең хез­мәт­ләрендә шигырь һәм музыка турында, гомумән Ислам мәдәнияте мәсьәләләре буенча, бик еш телгә алып язган. Галимнең «Дини вә иҗтимагый мәсьәләләре», «Җәвамигуль-кәлим шәрхе» дигән китапларын укып чыгу гына да безнең зиһенебезне ача. Ислам дөньясында көйләп догалар, мөнәҗәтләр, бәетләр уку игътибар үзәгендә булган. Коръәнне мәкам белән уку аеруча абруйлы эш санала. Манарадан яңгыраган азан тавышы бөтен шәһәр һәм авыллар өстендә илаһи моң булып яңгырый. Ризаэддин Фәхреддин үзе дә музыкадан бик хәбәрдар булган. Аның курай, гармун, флейта, скрипкада уйнаучыларны дикъкать белән тыңлавы турында замандашларыннан язма мәгълүматлар бар. Халкыбызның иң нечкә хисләрне уятырлык борынгы көйләре – «Сакмар суы», «Зиләйлүк», «Тәфтиләү», «Урал», «Сандугач» га­лим­нең иң яраткан әсәрләре булган.

Комментарий язарга