Журнал «Безнең мирас»

Габдерәшит Ибраһимов. Ислам дөньясы. Владивостокта кореялылар

Владивостокта Корея кешеләре шулкадәр күп ки, саны бары тик Аллаһы Тәгаләгә генә мәгълүмдер. Бу кеше көтүен кызганмыйча мөмкин түгел, мәрхәмәткә бик нык мохтаҗ хәлдәләр. Әмма, нишләмәк кирәк, «мәдәни инсаннар» этләрне кызганалар, ә менә җан ияләренең үз төрдәшләре булган кешеләрне кызганмыйлар шул! Авазың чыккан кадәр кычкыр – игътибар итүче дә булмас! Теләсәң, бөтенләй тавыш-тыныңны чыгарма, барыбер кызганучы табылмас! «Мәдәниятнең кирәге бу – гаепләргә ярамый».
Ләкин Көнчыгыш холык-фигыле таләп иткәнчә, кешеләргә мәрхәмәтле булу – кешелек сыйфатларының берсе булганга, мин кореялыларны бу хәлдә күреп, җаным бик нык, бик нык әрнеде.
Владивосток вокзалында күргән кореялы йөкчеләрнең санын якынча гына да әйтеп булмый. Ник дигәндә, һич арттырмыйча әйтәм, поезддан төшкән юлчылардан ике тапкыр күбрәк иделәр. Вокзалда игътибар иттем: йөк күтәргән никадәр кореялы булса, алардан ике тапкырга күбрәге йөк эләктерә алмыйча буш калды. Әйберләре күп булган кайбер юлчылар йөкләрен хәтта ике-өч йөкчегә бүлеп күтәрткәннәр иде, югыйсә.
Әле тагын кунакханә ишеге төплә­рен­дә дә, һичшиксез, дүрт-биш йөкче кореялы һәрвакыт бар. Күбесендә хәтта сигез-ун кеше дә була. Тик ишек янында ук тора алмыйлар, кунакханә хезмәткәрләре рөхсәт итми. Бичара кореялы (сыртында кәрҗине), күзләрен ишеккә төбәп, бераз арырак, аягөсте торып көтә. Теге ишектән бер мәрхәмәт иясе чыгачак та бу бичара кореялыга әйберләрен ташытачак, 2 тиен, иң күбе 5 тиен бирәчәк, әле бирсә!
Болар гел ач, ишектән чыгып, бер ипи сыныгы күрсәтсәң, биш-ун кеше бергә йөгереп киләчәк. Мәдәни европалы бик күпләр бу бичараларга ишәк йөге кадәр йөк төяп, Владивостокның бер башыннан икенче башына шуны ташытып, 2-3 тиен акча бирсәләр, мескеннәр, акчаны әйләндерә-әйләндерә карыйлар, сөенәләр. Мин әйберләремне вокзалдан Карымск кунакханәсенә илткән кореялыга 10 тиен биргән идем, бичара, ышана алмыйча торды. Бер минем йөземә карый, бер акчага карый, ул елмаю, ул сөенеч – шаккатырсың. Бу кореялылар арасында рус телен белүчеләр юк, шуңа күрә сатулаша да алмыйлар. Теләгән кадәр йөк төя, күпме түләү – инсафыңа бәйле.
Әгәр Владивостоктагы кореялылар турында бер әсәр язарга уйласаң, күз яшьләренә буыла-буыла укырлык берничә йөз битлек роман язарга мөмкин булыр иде. Мин аларны бик нык кызгандым, һич хәтеремнән чыкмыйлар. Беркөнне аз гына русча сөйләшә алучы бер кореялыны очраттым, хәл-әхвәл сораштым.
– Ник бу кадәр күп йөк ташучы бар арагызда?
Күз яшьләрен сөртә-сөртә, кореялы болай дип җавап бирде:
– Дөньяда безнең кебек бәхетсез бе­рәр милләт күргәнегез булдымы?! Йөк ташу эшеннән башка нинди эш эшли алабыз соң? Ватанның кыйммәтен белмәгән милләт өчен бу җәза да аз әле. Ватаныбызны чит-ятларга бирдек, үзебез менә шушы хурлыкны сайлап алдык, моңа сәбәпче булганнарга Аллаһ җәзаларын бирсен!
– Сезнең гаиләгез, бала-чагаларыгыз кайда? Кай җирләрдә көн күрәсез?
– Безнең гаиләләребез... Менә шул шәһәрнең чит-читләрендә үз өйләребез бар, гаиләләребез шунда яши.
– Сез бу йөк ташучы булып эшләвегез белән акча таба аласызмы соң? Көнгә ничә тиен акча эшлисез?
– Кайбер көннәрне 5-10 тиен алып кайтабыз, кайчак бер тиен дә булмый. Бик сирәк кенә елга бер-ике тапкыр, бәлки, көнгә 20-30 тиен эшли алабыз. Анысы да читтән килгән мәрхәмәт иясе берәр кеше килеп очраса гына була.
– Сезнең кореялылар арасында бай кешеләр юкмы?
– Үз илебездә бар инде, тик биредә бе­рәү дә юк һәм була да алмас. Тел белмәвебез аркасында, бер эшкә дә ярамыйбыз. Тел белүчеләребез дә эчүгә сабышкан, алар да бер эшкә дә ярамый.
– Үз илегездә генә яшәсәгез, яхшырак булмасмы?
– Анда тагын да начаррак. Бер яктан, ачтан үлү куркынычы яный, икенче яктан, миссионерлар җанга тия, христиан итәр өчен каныгалар. Алар тәкъдим иткәнне кабул итмәсәң, аракы бирмиләр, кабул иткәннән соң да бирмиләр, әлбәттә, бары тик кабул иттергәнчегә кадәр генә бирәләр. (Мескен кеше: елыйсы урында, көлгән була.)
– Христианлыкны кабул иткән кеше­ләр күпме?
– Фәкыйрьләр арасында күп. Башка чара юк. Бер шешә аракы өчен христиан булган бик күп кеше бар. Кичтән миссионер аңа аракы бирә, тик иртән тамчы да бирми. Шешәне күрсәтә: «Христианлыкны кабул итсәң, бирәм», – ди. Шуннан соң теге бичара нишли? Теләмәсә дә, христиан була. Мондый христианнар күп.
– Инде христиан булгансыз, алайса балаларыгызны мәктәпләргә бирегез. Һич булмаса, алар бу хәлдән котылсыннар.
– Белмим шул. Безгә үлемнән башка юл юктыр инде. Намуслылар бөтенләй чыгып йөри алмыйлар, өйләрендә, ачлыктан бик күп кеше кырыла.
Бу миңа бик нык тәэсир итте. Кореялы бу кешене яныма алдым да боларның мәхәллә кебек җирләренә киттем. Шәһәр читендә, балчыктан ясалган, килеш-кыяфәтләре бик сәер алачыклар тора. Һәр алачыкта 8-10 кеше. Тәрәзә-фәлән юк. Түбәдән чыгып торган бер торба бар, уртада ягылган учакның төтенен дә суыра, яктылык та кертә. (Әгәр үлем, фән белдергәнчә булса, үләр өчен бу өйнең эчендә берничә сәгать тору җитәдер.) Менә бу бичара кореялылар шундый өйләрдә яшиләр. Мин бу өйләрнең берничәсенә кердем, карадым, күрдем. Бер өйгә кереп барганда, уема килде дә: «Сәер, сезнең болай яшәп ятуыгызны полиция хезмәткәрләре беләме икән?» – дип сорадым. Бер карт: «Кәеф-сафа корып яшәгән кешеләрнең җәфа чигеп яшәгән кешеләр хакында хәбәрләре була димени?» – дип җавап бирде.
Кешегә, кешеләрнең вәхшәтен күреп аңлар өчен, менә мондый рәнҗетелгәннәрнең, кимсетелгәннәрнең яшәвенә гыйбрәт алып каравы җитәдер, мөгаен. Аннары, кешелек дигән булып, Хайваннарның тереклек хокукларын сак­лау җәмгыяте, фәлән җәмгыяте, төгән җәмгыяте диюнең Париж ачларының озын кара сигара тартуларыннан, Лондон ялангачларының зур цилиндр башлык киюләреннән бернинди дә аермасы калмый. Төрдәшләре булган кешеләрне кызганмыйлар, ә этләрне-фәләннәрне кызганалар, имеш.
Владивостокта йөк ташучы корея­лы­лар­ның һәм алар көн күрә торган өй­ләр­нең рәсемнәрен почта белән гаи­ләмә [Русиягә] җибәргән идем, тик Русиядә почта хезмәткәрләре бернинди җаваплылыкны да кабул итмиләр шул. Шулай чарасыз калып, күрелергә тиешле бу күренешләрне хөрмәтле укучыларыма җиткерә алмадым. Югыйсә, алар арасында мәдәни дөньяга күрсәтергә кирәк, дип тупланган, гыйбрәт алырлык рәсемнәр күп иде.


Төрекчәдән Асия Рәхимова тәрҗемәсе

Теги: Габдерәшит Ибраһимов Яңалыклар Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру