Ислам. Дини сүзлек

Ислам әхлагы

Ислам дине әхлагының барлыкка килүе Аллаһы Тәгалә исеменнән халыкка вәгазьләр сөйләүче Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) эшчәнлеге белән тыгыз бәйләнгән. Ислам өйрәтүенчә, Алла Коръәнне кешеләргә яхшылык белән явызлыкны аеруда кулланма булсын өчен иңдергән.

Ислам әхлагы нигезендә тәкъдиргә ышану ята. Ислам дине, бер генә җан иясе дә иртәгә үзенә ни буласын, кайда, ничек үләсен белми, дип раслый. Шәригать мөселманга хәтта иртәгә нәрсә эшләячәген әйткәндә дә «Аллаһ теләсә», «Аллаһ боерса» яки «Аллаһ бирсә» дигән сүзләрне өстәргә куша. Аллага ышану ул ислам диненең барлык таләпләрен дә үтәүне күздә тота. Алар шәригатьтә теркәлгән һәм канун көченә ия. Дин әһелләре хәзер бу таләпләрне мөселманнарның әхлак нормалары итеп карый. Ислам өйрәтүенчә, кешеләрнең мөселманнарга һәм кяферләргә бүленүе – Аллаһ ихтыяры. Аллаһ мөселманнарны башка халыклардан сөеклерәк итеп яралткан, шунлыктан мөселманнарга башка диндәгеләр белән туганлык мөнәсәбәтләренә керү дә тыела. Чын мөселман бары тик бер Аллаһны гына таный.

Ислам динен тотучылар өчен кеше үтерү, фәхешлек, эчүчелек, караклык һәм башка гөнаһлы гамәлләр тыела. Аллаһ гөнаһлардан арынган мөселманнарга, фани дөньядан киткәч, оҗмах вәгъдә итә.

 

Язма «Ислам. Белешмә сүзлек» (төзүчесе – Заһид Шәфигый, фәнни редакторы –

Равил Үтәбәй-Кәрими) китабын (1993) файдаланып әзерләнде.

«Безнең мирас». — 2022. — №9. — Б. 74.

Фото: pixabay

Комментарий язарга