Журнал «Безнең мирас»

Шагыйрь Исхак Закировның тууына 110 ел

Шагыйрь Исхак Кадыйр улы Закиров 1911 елның 14 сентябрендә Казан шәһәрендә туган. М.Вахитов исемендәге татар урта мәктәбендә җиде класс белем алганнан соң, хисапчылар курсын, аннары, читтән торып укып, Казан финанс-экономика институтын тәмамлый. Шигырьләре көндәлек матбугатта 1929 елдан басыла башлый. 1934-1941 нче елларда башта Татарстан дәүләт нәшриятында, соңыннан Татарстан язучылар союзында хисапчы булып эшли. Бөек Ватан сугышы башлану белән, фронтка китә, Белоруссия җирләренә кадәр барып җитә. 1944 елның 14 июлендә Витебск өлкәсенең Городилово авылы тирәсендә барган каты сугышта каһарманнарча һәлак була.


И.Закиров иҗатының аерым үрнәкләре «Татар поэзиясе антологиясе» (1956), «Җыр һаман яңгырый» (1956), «Алар сафта» (1961) һәм «Утлы еллар поэзиясе» (1972) исемле җыентыкларга кертелгән.

Теги: Яңалыклар Редакция хәбәрләре Хәтер сандыгы һаман да истә!

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру