Иске Рәҗәп авылы зиратының кабер ташлары

Спас районының Иске Рәҗәп авылы – Кама аръягында урнашкан иң борынгы татар авылларыннан берсе. Аның тирәсендә Болгар һәм Алтын Урда чорына караган берничә авыл урыны һәм шәһәрлек бар. Авыл эчендә борынгы авыл урыны һәм зират урнашкан. Ул җирле халык арасында Ташбилге исеме белән билгеле.

Зираттагы кабер ташлары Гайнетдин Әхмәрев, Равил Фәхретдинов, Һарун Йосыпов, Фәрит Хәкимҗанов тарафыннан тикшерелгән. Бу юлларның авторы да ул ташларны берничә мәртәбә зиярат кылды. Иске Рәҗәп кабер ташлары, стиле буенча Болгар шәһәре ташларыннан аерылмаса да, язуы, теле буенча үзенчәлекле. Шунысы кызыклы, зираттагы бер ташта Рәҗәп исеме укыла. Җирле халык авылның килеп чыгышын да Рәҗәп бабай исеме белән бәйли.

Тарихи чыганакларда Рәҗәп авылы исеме Бәрән дип атала [Насыров, приложение 9, 12]. Танылган эпиграфист һәм этнограф Һарун Йосыпов «Бәрән» атамасын Әхмәт ибне Фадлан искә алган бәрәнҗар кабиләләре белән бәйли. Ул Иске Рәҗәп авылында «беренче төбәк» топонимы булуын2 һәм аның борынгы болгар кабиләләренең беренче килеп урнашкан урыны булырга мөмкинлеген искәртеп үтә [Юсупов, 1971. – С.228].

Алтын Урда таркалгач, Казан ханлыгы чорында, авылның яшәү-яшәмәве турында тарихи документлар сакланмаган. Бу бөтен татар авыллары өчен хас күренеш. Татар авылларының ХV-ХVI йөз тарихын ачыклауга археология материаллары да ярдәм итә алыр иде. Әмма ул чорның керамикасы һәм көнкүреш әйберләре русларныкыннан аерылмый диярлек. Ә инде ХVII йөзгә нисбәтле тарихи документлар бар. 1675 елда Иске Рәҗәптә мәчет булуы билгеле. ХVIII йөз башында беренче мәчет имамы Кадыйрмөхәммәт Сүнчәләй Болгарда Пётр Iне каршы ала һәм аны шәһәрлектәге тарихи һәйкәлләр белән таныштыра, Йосыф Ижбулат белән бергә шундагы мөселман кабер ташларын тәрҗемә итә.

Пётр I чорына караган тагын бер документка игътибар итми мөмкин түгел. Иске Рәҗәп авылы имамы Зәйнелгабидин Габделкәрим углы тәрҗемәи хәленә теркәлгән 1696 елгы документта авылның умартачылык чикләре, иген, печән басулары турында сүз бара [Мәрҗани. – Б.8]. Сәет Вахиди Шиһабетдин Мәрҗанинең Иске Рәҗәп авылында булып кулъязма китаплар, тарихи материаллар җыюы, кабер ташларының язуларын тәрҗемә итүе турында яза [Вахиди. – Б.102].

Рәфикъ Насыйров Иске Рәҗәпне Казан ханлыгы авыллары исемлегенә кертми. Әмма авылның Иделдән 70 чакрым читтә урнашкан булуын искә алсак, аңа Иван Грозный указлары кагылмаган һәм ХVII-ХVIII йөзләрдә шөһрәт казанган Пәрәү, Рәҗәп авыллары болгар чорыннан башлап, хәзерге көнгәчә тоташ яшәгәннәр, дип уйларга була. ХVIII-ХIХ йөзләрдә Иске Рәҗәп – берничә мәчете, мәдрәсәсе булган иң зур авыллардан берсе.

Октябрь революциясенә кадәр Иске Рәҗәп Нәкышбәндия тарикате тарафдарлары белән бәйләнгән суфичылык үзәкләреннән санала. Нәкышбәндия тарикате силсиләсе авыл имамы Әсгать әфәнде Нугаевта саклана. Силсиләдә 396 исем бар. Шәҗәрәнең башы, Мөхәммәт пәйгамбәр һәм беренче хәлифәләрнең исемнәре булган өлеше ертып алынган. Әсгать хәзрәтнең әйтүенә караганда, шәҗәрәнең соңгы өлеше 1960 елларда совет хөкүмәтенең дин белән көрәшүенең көчәюе чорында юкка чыгарылган2. Анда аның әтисе (Иске Кандал авылыннан) һәм әнисе (Кизләү авылыннан) ягыннан туганнарының исемнәре дә булган. Силсиләнең танылган Кизләү мәдрәсәсендә күчерелгән булуы мөмкин. Риваятьләргә караганда, силсилә Әсгать хәзрәтнең әнисенең бабасы Габделваһаб хәзрәтнеке була3. Әсгать хәзрәтнең әйтүенчә, шәҗәрәнең соңгы өлеше авыл зиратындагы кабер ташы язуы белән туры килгән. Шуларны ачыклау максатыннан, без, Иске Рәҗәп зиратында булып, ташъязмаларны тикшереп чыктык. Чынлап та, зиратта сакланып калган җиде таш, бер агач һәйкәлнең барысы да беренче һәйкәлдә искә алынган мулла Лотфулла Габделваһаб улы һәм аның туганы Габделгафур хәзрәт исеме белән бәйләнгән. Димәк, болар барысы да бер гаилә әһелләре һәм Иске Рәҗәп тарихында тирән эз калдырган, силсиләдә урын алган нәселдән була. Бүген сезгә шул һәйкәлләрнең сурәтен һәм язуларының укылышын тәкъдим итәбез.

Иске Рәҗәп авылы зираты

OLYMPUS DIGITAL CAMERA
№ 1. Лотфулла Габделваһаб улына куелган таш. 1910 ел.
Үлчәмнәре: 12х24х80см. Алгы ягында:
1. Лилләһил Алла
2. мулла Лотфулла
3. ибне Габделваһаб
4. ибне Имамкол ибне Мансур
5. ибне Нурҗәлил
6. 64 йәшендә
7. сәнәи 1910 октябрь
8. 14ендә мәдфүн
9. рәхмәт Аллаһы Тәгалә
Уң ягында: гафәрә Аллаһы зөнубәһу
Сул ягында: нәүвәрә Аллаһы мәркадәһу

Арткы ягында:
1. Галәмәдин морадым бер догадыр
2. кыйбла тарафында бер кабер аркылы
3. Фатыйма
4. мулла Лотфулла
5. кызы 21 йәшендә
6. 1928 сәнәи март
7. 20 ндә вафат
8. Алла рәхмәт
9. кыйлсын.
Искәрмә. Таш тимер чардуган эчендә таштан эшләнгән нигезгә куелган. Язуы: Нугаева Рәшидәнең атасы Лотфулла мулла.

 

OLYMPUS DIGITAL CAMERA

№ 2. Әхмәтрәшит Әхмәтгата улына куелган таш. 1920 ел.
Үлчәмнәре: 9х29х100. Ракушечник. Ян якларында һәм арткы ягында язу юк.
1. Әлмәүте гыйбрәт
2. бу кабердә мәдфүн
3. Әхмәтрәшит
4. мулла Әхмәтгата
5. хәзрәт углы
6. 24 йәшендә
7. 1920 нче елда март
8. 17-ндә рәҗәб
9. 13-ндә урыны
10. җәннәттә булсын.

 

OLYMPUS DIGITAL CAMERA

№ 3. Хайрелниса Җәләлетдин кызына куелган таш. 1904 ел.
Үлчәмнәре: 18х32х110. Ракушечник. Ян якларында һәм арткы ягында язу юк.
1. Лилләһир – мөҗакәр
2. Хайрелниса остазбикә
3. Габделгафур мулла җәүзәсе Җәләлетдин мулла
4. кызы 82 йәшендә ахирәткә күчте
5. кабре … әл-җәннәт улсын
6. 1904 миладия ноябрьнең … сендә.

 

OLYMPUS DIGITAL CAMERA

№ 4. Габделваһаб хәзрәткә куелган таш.
Үлчәмнәре: 20х41х120. Известняк таш.
1.
2.
3. … әт-тарих
4.
5. әл-газам бәгъзе салавател –җәмәгать
6.
Уң ягында: … рухын шат кыйлсын .
Сул ягында: …улса 1304 тарих миладия 188? йылда февраль 24ндә тәваффа
Искәрмә. Таш тимер чардуган эчендә. Язуы: Нугаева Рәшидәнең бабасы Габделваһаб хәзрәт.

 

 

№ 5. Таш ватыклары
Искәрмә. Таш ватыклары тимер чардуган эчендә. Язуы: Нугаева Рәшидәнең Мансур бабасының әтисе Нурҗәлил баба.

 

OLYMPUS DIGITAL CAMERA
№ 6. Габделгафур ишанга куелган таш. 1913 ел.
Үлчәмнәре: 20х40х120. Ак известняк.
1. Лә иләһә иллә Аллаһы Мөхәммәд рәсүлуллаһ
2. Тарих һиҗрия илән мең дә ике
3. йөз бишенче йылда рәбигул-әүвәл 30
4. ндә Иске Рәҗәб каръясында имам
5. вә мөдәррис Әлмәт каръясында Хәйрулла
6. ишан хәзрәт Х…. мулла
7. … хәзрәт Габделгафур хәзрәт
Уң ягындагы язу:?
Искәрмә. Таш тимер чардуган эчендә. Язуы: Габделгафур ишан хәзрәт.

 

OLYMPUS DIGITAL CAMERA

№ 7. Гайнелҗамал Габделгафур кызына куелган таш. 1913 ел.
Үлчәмнәре: 17х30х100см. Ракушечник.
1. Әл кабре гыйбрәт
2. Гайнелҗамал мулла Габделгафур кызы
3. мулла Җәләлетдин җәүзәсе
4. 66 йәшендә вафат
5. бу кабергә керде миладия
6. 1913 сәнә.

 

OLYMPUS DIGITAL CAMERA

№ 8. Хәйрелбәрия Лотфулла кызына куелган һәйкәл. 1959 ел.
Үлчәмнәре: 8х40х115см. Агач.
1. Агузе билләһи минәш-шайтанир–раҗим бисмилләһир-рахманир-рахим
2. иннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун
3. лә иләһә иллә Аллаһы Мөхәммәд рәсүл
4. уллаһ вафат булды
5. Хәйрелбәрия Лотфулла
6. баба кызы 76 йәшендә
7. 1959 елда декабрь
8. 3ендә
9. Бәрия
Искәрмә. Тугызынчы юл кириллицада язылган.

Чыганаклар

1. Әхмәров Г. Болгар тарихы. – Казан: 1908.
2. Мәрҗани Ш. Мөстафадел-әхбар. II том.
3.Мәрҗани китапханәсе: фәнни-библиографик җыентык // Төз. Р.Ф.Мәрдәнов – Казан: Милли китап, 2004. – 122 б.
4. Мөхәммәтшин Җ. Бер шәҗәрәнең сере // Яңа тормыш. – 2007 ел. – 30 май.
5. Насыров Р.Г. Сельское расселение в Западном Закамье (вторая половина XVI-начало XVIII вв.). – Казань: Институт истории АН РТ, 2007.
6. Фахрутдинов Р.Г. Археологические памятники Волжско-Камской Булгарии и ее территория. – Казань: Татарское книжное издательство, 1975.
7. Хакимзянов Ф.С. Эпиграфические памятники Волжской Булгарии и их язык. – Москва: «Наука», 1987.
8. Хакимзянов Ф.С. Язык эпитафий волжских булгар. – Москва. Издательство «Наука», 1978.
9. Юсупов Г.В. Булгаро-татарская эпиграфика и топонимика, как источник исследования этногенеза казанских татар // Вопросы этногенеза тюркоязычных народов Среднего Поволжья. Археология и этнография Татарии. Выпуск I. – Казань, 1971.

Искәрмәләр:
1. Иске Бәрән авылы исеме 1991 елда Иске Рәҗәп дип үзгәртелә.
2. Куркуның нигезе дә бар, чөнки аның әтисе Нугаев Хөсәен Әхмәт улы 1937 елны кулга алына һәм 1938 елны атып үтерелә.
3 . Габделваһаб Имамкол улы 1794 елдан башлап Иске Рәҗәп авылының беренче мәхәллә мәчете имамы.

 

Комментарий язарга