Журнал «Безнең мирас»

Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы районында Ганиев укулары узачак

Ульяновск өлкәсе Иске Кулаткы районының социаль-икътисади һәм милли-мәдәни үсешенә зур өлеш керткән Эдуард Ганиев истәлеген мәңгеләштерүнең әһәмияте турында губернатор Сергей Морозов районга эш сәфәре вакытында белдерде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.


Ганиев укулары җирле татар милли-мәдәни автономиясе инициативасы белән узачак. Форумны әзерләү һәм үткәрүгә укытучылар, яшьләрне тәрбияләү һәм агарту буенча белгечләр, мәдәният хезмәткәрләре, югары мәктәп галимнәре һәм укытучылары, волонтерлар, тарихчылар, туган якны өйрәнүчеләр, дин әһелләре җәлеп ителәчәк.


«Укуларда мөмкин кадәр күбрәк кешенең катнашуы һәм үз инициативалары белән чыгыш ясавы бик мөһим. Мондый чаралар кешеләрне берләштерә һәм рухи көчен ныгыта, бу яшь буын өчен аеруча мөһим. Моннан тыш, Эдуард Әнвәр улы исемендәге бүләкне эшләү турында уйларга кирәк. Шулай итеп, без гражданнарны, аның эшен дәвам итүчеләрне, районда иреклеләр хәрәкәтен үстерү, игелеклелек һәм юмартлык өчен бүләкли алабыз», - диде Сергей Морозов.


Якын арада төбәк башлыгы катнашында оештыру комитеты узачак. Анда Ганиев укуларының йомгаклау программасы турында фикер алышачаклар. Тематик форум 16 октябрь көнне Иске Кулаткы авылында узачак.


Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/08/04/190945/

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру