Журнал «Безнең мирас»

Иске Казан

Монда, биек тау башында, алты гасырга якын элек зур учак янган. Көл катламының калынлыгына караганда, ул учакны кабат-кабат тергезеп җибәргәннәр булырга охшый. Борынгы бабаларыбыз, шушы учак янына җыелышып, көзге озын кичләрен монда җылынып уздырганнардыр. Учакны чакма чагып кабызганнар, чакмалары да шунда көл эчендә калган. Аннары тагын XV йөзнең башларында сугылган көмеш акчалар да бар; янчыгы-ние белән утка эләккән дә, янчыкның янып бетмәгән җепселләре исә көмешкә ябышып каткан, көмеше караеп-яшелләнеп калган. Учактан янә бизәкле чүлмәк ватыклары, атның баш сөяге, сарык сөякләре, балык һәм кош-корт сөякләре килеп чыкты. Калада яшәүчеләр ул учак янында җылынып кына калмыйча, тамакларын да туйдырган булсалар кирәк. Учакның калкурак җирдә, кала ныгытмалары янында булуын исәпкә алсаң, аны сакчылар якканлыгы ачыклана. Шунда инде күз алдында мондыйрак бер күренеш пәйда була.



Тау башында кальга урнашкан; аның әйләнә-тирәсендә имәннән коелган ныклы дивар, чат саен биек манара. Ул манараларда, дивар уентыларында, капка тирәләрендә ук-җәяләр, сөңгеләр, пищальләр (борынгы утлы корал) белән коралланган сакчылар басып тора. Ачык капкадан атлы сак астында төяүле олаулар чыга да сәүдә эшләре белән төньяк тарафларга юнәлә. Каршы яктан мари кенәзен озата килүче бер төркем җайдаклар күренә. Идел-Урал төбәгендәге олыс вә кенәзлекләрдән йә илчеләр, йә башлык­лар үзләре җыелышып беткән инде. Казан әмирендә бүген зур киңәшмә: Казан олысына мөстәкыйльлек алу мәсьәләсен кузгатырга җыеналар.


Ә каланың түбәнге өлешендә, елганың сул як ярында тормыш үз көенә баруын дәвам иттерә: чүлмәкчеләрнең, чуен коючыларның мичләреннән төтен бөркелә; тимерчеләрнең бертуктаусыз чүкегәне ишетелә; балта осталарының аяк астына йомычкалар коела... Шәһәр кешеләренең сөйләшкәне ишетелә, әнә тәгәрмәчләр шыгырдый. Нижгардан су юлы белән кызыл мал төяп килүчеләр янына сәүдәгәрләр ашыга; елганың югары агымында исә Казан суы башыннан килгән салларны сүтеп маташалар. Ерактарак, ухылдап, тегермән эшләп утыра, балыкчылар җәтмәләрен җыялар...


Ахшам җитә. Каравы алышына, шәһәр капкалары ябыла. Көн караңгылыгын ертып, тау башында учаклар кабына, аларга җавап биргәндәй, болынлыкта һәм яр буйларында ат саклаучы малайлар үз учакларын ягып җибәрәләр...


Үткәннәрне өйрәнүче археолог буларак, үзебез актарып ташлаган көлнең – әллә кайчан сүнгән-күмелгән учакның янында басып торганда, борынгы кала минем күз алдымда әнә шундыйрак булып гәүдәләнде. Шәһәрлекнең аеруча биек урыны шушында, моннан бөтен тирә-юнь уч төбендәгедәй күренеп, җәй­рәп ята.


Һөҗүмнән саклану өчен моннан да җайлы урын юк инде анысы. Табылган әйберләрнең дә күпчелеге сугыш кирәк-яраклары: тимер ук очлары, бүтән төрле тимер кыйпылчыклары, көбәдән калган боҗралар, кылыч саплары...


Игътибар үзәгендә булырга лаеклысы – үтәли тишекле балчык ядрә: андый сугыш коралының бөтен төбәктә очраганы юк иде, бу – искиткеч зур табыш. Аның янына бәләкәйрәк өч тимер ядрәне дә куярга мөмкин. Бу әйберләрнең моңарчы сукаланмаган, аскы катламда табылуы аларның, һичшиксез, Иске Казанның үзендә булуын исбатлый. Димәк ки, әлеге табыш Урта Иделдә беренче утлы коралның булганлыгы турында сөйли. Рус елъязмалары андый коралның XIV йөздә Болгар каласында кулланылганлыгын телгә алалар, әмма Иске Казан шушы үк төбәктәге шәһәр бит, хәтта әле көмеш тәңкәләрдә «Болгар әл-Җәдид» (Яңа Болгар) дигән тамгасы да очраштыргалый.


Иске Казан акча суга торган калаларның берсе була, ә инде Жучи олысы таркалган дәвердә, ягъни XV йөзнең 20-30 нчы елларында, Шәһри Болгар бу җирләрнең сәяси һәм икътисадый үзәге булудан туктагач, дәүләтнең төньягында акча сугучы бердәнбер шәһәр булып кала. Гомумән, сәяси-икътисадый үзәк ул арада Иске Казанга күчеп өлгерә. Шушында табылган жучи тәңкәләренең иң күбесе XV йөзгә карый диярлек. Өстәвенә әле без соңгы елларны гына (1972, 1983, 1984тә) акча ясау өчен әзерләнгән көмеш коелма кисәге, язулары язылып өлгермәгән тәңкәләр, шулар белән бергә үк язулы, тәмам әзер тәңкәләр. Гомумән, Иске Казан шәһәрлегеннән һәм әйләнә-тирәдән узган гасырларда ук шактый әһәмиятле табышлар булганы, хәтта акчалы хәзинәләр табылганы мәгълүм.



Узган гасырларда Көнбатыш Европа һәм Россия сәяхәтчеләре, татар фольклорчылары Иске Казан хакында халык арасында шактый риваятьләр җыялар. Ул тарих төрле кулъязмаларда, халкыбызның язма әдәбиятында да күп урын алып тора. Гәрчә әлеге язмалар шактый соң – XVII йөзнең азагы һәм XVIII йөзнең башында төзелгән булып, аларда тарихи шәхесләрнең исемнәре, вакыйгаларның еллары аз-маз буталса да, Казан тарихының башлангыч чоры буенча кызыклы мәгълүматлар бирәләр.


Немец этнографы һәм табигать белгече, Петербург фәннәр академиясе академигы, Россия буйлап күп тапкырлар сәяхәт иткән И.Г.Георги XVIII йөзнең 70 нче елларында Казан губернасы татарларыннан язып алган риваятькә генә тукталыйк. Шәһри Болгарны (кулъязмада ул Бряхимов, ягъни Ибраһим шәһәре дип атала) алгач, Аксак Тимер Габдулла ханны үтертә. Габдулланың уллары Алтынбәк белән Галимбәк качып кала алалар. Аксак Тимер киткәннән соң алар элеккеге мәркәзне торгызып маташмыйлар. Алтынбәк Казан суы буенда яңа кала корып җибәрә – шул Иске Казан була да инде. Әмма аның урыны төрле уңайсызлыклар тудыра, барыннан да бигрәк – хатыннарга тау башына су ташуы авырга килә, әнә шул сәбәпле, шәһәрне Казан суының Иделгә коя торган җиренә – ягъни хәзерге урынына күчерәләр.


«Утта янмас хан кызы турында хикәя»дә хәйран кызыклы мәгълүмат туплаган. Хан, дөресрәге, Болгар әмиренең кызының ни рәвешле исән калуын без инде шәһри Болгардагы Кара пулат уңаеннан беләбез. Шуннан инде хан кызын Аксак Тимер янына китерәләр. Җиһангир аның гүзәллегенә һәм акылына соклана да үз янына алырга карар кыла. Аның белән бергә ханның өченче улы Шәүнебәкне дә ияртә. (Монысының ничек итеп исән калганы әйтелми.) Аксак Тимер үлгәннән соң, болар аның улына хезмәт күрсәтәләр. Бервакыт, яшь падишах табын янында сыйланып утырганда, Шәүнебәк затлы бер савытны төшереп вата. Хөкемдар моның өчен гаепленең башын кисәргә әмер бирә. Аңа егетнең Болгар әмиренең улы икәнен искәртәләр. Шуннан Аксак Тимер улы егетне кичерә, әмма хан сараенда эзе булмасын, дип боера. Габдулла ханның кызы белән малае әлеге әсирлектән качып котылалар. Туган якларына кайтсалар – анда шәһри Болгар хәрабә хәлендә. Шуннан болар төньяккарак, Кашанга барып чыгалар. Анда абыйлары икесе дә исән икәнне, Казан каласын корып җибәргәнне ишетәләр дә шунда юл тоталар. Озакламыйча хан кызы Алтынбәк белән бергәләшеп Казан каласын корган гаскәр башлыгы Мулла Хуҗитазга кияүгә чыга. «Хикәя»дә тегесенең Иске Казандагы каберенә, әүлия кабере иттереп, зиярәт кылырга йөрүләре әйтелә; аның җәмәгате, риваятьнең каһарманы, ягъни янмый калган кыз каладан 2 чак­рымдагы Әйшә зиратына күмелгәне хәбәр ителә.


Әүвәл «менла», тора-бара «мулла» булып киткән сүз бездә, «әфәнде» кебек үк, олылау билгесе булып санала. Гаскәр башлыгы булган чагында Мулла Хуҗитаз илгә-җиргә зур файда китергән булса кирәк, шуңа күрә халык аны әүлиягә чыгарган. Аның кабере бүген «Мулла Хаҗи кабере» дип йөртелә һәм зур хөрмәткә лаек; анда үзенә күрә «хаҗ кылырга» дип якын тирәдәге авыллардан гына түгел, Казанның үзеннән дә, хәтта аннан арырак җирләрдән дә килеп йөриләр. Әйшә авылы янында аның җәмәгатен дә халык онытмый – «Гайшәбикә кабере», дип, хөрмәт күрсәтә. Хәер, тарихи чыганакларның берсендә авылның исеме тулырак – «Гайшәбикә авылы» дип йөртелә.



Искәртеп китәсе нәрсә шул: безнең төбәкне Аксак Тимер яулап алды, дигән фикер фәкать соңгы вакыттагы язмаларда, аннары тагын халык риваятьләрендә генә очраштыргалый. Чынында исә ошбу вакыйгаларда күбрәк Бату ханның кулы уйнаган булырга охшый, тарих һәм вакыт шуны күрсәтә; әмма риваятьләрдәге Бату хан исеме урта гасыр Евразиясендә бераз соңрак яманлыклар кылучы Аксак Тимер исеме астында күмелеп калган булуы да бик ихтимал.


Иске Казанның урынын археологлар ике җирдә дип билгелиләр: беренчесе – безгә мәгълүм Иске Казан (Камай) шәһәрлеге булып, ул Казан суының уң як биек ярында 6 гектардан аз гына күбрәк мәйдан биләп тора; икенчесе – Рус Урматы авыллыгы булып, анысы Биектау районының Камай авылы белән шул Рус Урматы арасында, Казан суы елгасының сул як үзәнлегендә, аның Урмат дигән тармагы буйлап 124 га мәйданны били. Шәһәрлек дигәнебез – Иске Казанның сәяси үзәге, кремле, кальгадан гыйбарәт; археологларның табышлары һәм тарихи язмалар күбрәк әнә шул өлешенә кагыла. Авыллык дигәнебез исә бернинди кальгасыз-нисез генә, Иске Казанның һөнәрчеләре, сәүдәгәрләре яшәгән бистәдән калган урын.


Бистәнең көньяктагы борынгырак өлеше XII гасырның азагына, болгар халкының Казан суы тирәләрен үзләштерә башлаган заманга туры килә. Монгол явыннан соң, чагыштырмача тынычрак, урманлы төньякта, тау башында кальга барлыкка килә. Тиздән ул яңа шәһәрнең сәяси үзәге булып китә. Ә инде үскәннән-үсә барган астагы ачык өлеше һөнәрчеләр бистәсенә әйләнә. Урта гасырлардагы бүтән шәһәрләр кебек үк, Иске Казан да нәкъ әнә шул рәвешле үсеп китә. Әлеге күренеш XVII йөзнең азагында тупланган «Дәфтәри Чыңгызнамә» дигән тарихи язмада шактый төгәл сурәтләнә: «Ханның уллары Алтынбәк белән Галимбәк, «кальга корып, шәһәргә нигез салдылар», – диелә анда.


Шәһәр үсә, анда һөнәрчелек һәм сәүдә эшләре, төзелеш, гамәли сәнгать шактый нык җәелеш ала. Археологик эзләнүләр нәтиҗәсендә табылган керамика, алтын-көмештән коелган бизәнү әйберләре, эш һәм сугыш кораллары, тимер һәм бакырдан ясалган йорт кирәк-яраклары, әле җитмәсә – металл кою һәм чүлмәк ясау остаханәләре, торак йортлар, эпиграфика (ташка язу һөнәре), нумизматика әнә шул хакта сөйли.


Арада гаҗәп кызыклы нәрсәләр бар. Жучи тәңкәләрен һәм кайбер сугыш коралларын әйткән идек инде. Алардан тыш, тагын бизәкле көмеш һәм алтын балдаклар, бизәкле бакыр беләзекләр, алты кырлы җиз чукмар, гәрәбә һәм пыяладан муенсалар, зиннәтле әйберләр коя торган таш калыплар, кеше башы сурәтендә ак кургаштан коелган тәңкә һ.б. Эш һәм сугыш кораллары, йорт кирәк-яраклары дигәндә – кылыч сыныклары, сөяк саплы пычаклар, ат авызлыгы, матур бизәкләр төшерелгән сөяк хәнҗәр сабы, җиз көзге, җиз бизмән һ. б. әйтеп китәргә мөмкин булыр иде. Тагын әле агач тартманы бизәп торган гаять нәфис орнаментлы бакыр тасма, чабатачының шөшлесе дә бар. Балчыктан ясалган нәрсәләр арасында бәләкәй генә кара савыты, янә дә балчыктан коелган һәм гаҗәеп бай бизәкләр төшерелгән күптөрле савыт-саба, өстенә калын ялтыравык йөгертелгән кыйммәтле савытларның ватыклары, кытай чынаягы һ.б.


Әмма тора-бара, һөнәрчелек һәм сәүдә эшләре бик нык үсеп киткәч, каланың зур судан еракта булуы сәясәт һәм икътисадның башында торучыларны канәгатьләндерми башлый. Шуннан инде Казан каласын Казан суының урта агымыннан Иделгә коя торган җиренә, елга тамагына күчерәләр. Казан каласының зур су юлына, Иделгә килеп төпләнүе, яңа сәяси һәм икътисадый үзәккә әверелүе тарихи әдәбиятта да, халык авыз иҗатында да лаеклы урын алган.


Яңа Казан барлыкка килгәч, Иске Казаннан халык, барыннан да элек, һөнәрчеләр һәм сәүдәгәрләр тизрәк китү ягын кайгырта. Бүгенге көндә Камай шәһәрлеге тәшкил иткән кальгалы өлеше генә хәрби үзәк буларак яшәвен беркадәр дәвам иттерә. Казан ханлыгы оешып җиткәнчегә кадәр жучи тәңкәләрен шунда сугалар. Шул ук вакытта ул төньяктагы бик әһәмиятле хәрби үзәккә һәм бертөрле кальга-төрмәгә дә әверелә. Нәкъ шул сыйфатында соңгы тапкыр Иске Казан рус елъязмаларында 1536 елда телгә алына: Җангали ханны, Мәскәү яклы булып татар халкына каршы сәясәт алып барган өчен, шунда китереп җәзалыйлар.

Теги: Равил Фәхретдинов Яңалыклар Тарихи мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру