«Искәндәр өйләнгән бит»

Артист Искәндәр Хәйруллинны өйләнүе уңаеннан котлап, Камал театрында плакат язып элгәннәр. Шул язу каршына артист Әзһәр Шакиров килеп туктаган да:

– Нәрсә бу? – дип сорый икән.

– Искәндәр өйләнгән бит, – дигәннәр аңа.

– Ничек инде өйләнсен?!. Кичә генә нормальный йөри иде ич, – дип гаҗәпләнгән Әзһәр Шакиров.

Илдус Гыйләҗев

Безнең мирас. — 2020. — №8. — 114 б. 

Комментарий язарга