Журнал «Безнең мирас»

Ирләр көнләшә беләме?

Берәү төн уртасында исереп кайтып хатынына бәйләнә:
- Нишләп биш сәгать ишек ачмый торасың? Кайтмас дип сөендеңме?
- Бик тиз ачтым бит.
- Әйтәм кабаланасың, берәрсен күрергә зарыккансың икән.
- Сине көттем.
- Ни пычагыма дип йөзең карурман шикелле алайса? Мине күргәч кара көюеңдер инде.
- Киресенчә, бик күңелле чагым.
- Әйтәм, авызың колакта. Кем белән сүз куешкан идең?
- Әйт әле, зинһар, нәрсә дип бәйләнүең бу? Кайтып кергәннән бирле бер генә авыр сүз әйтсәм иде үзеңә, ичмаса!
- Шул кирәк тә инде миңа. Ярар, әйдә, тыныч кына йоклыйк.
Кадыйр Сибгатуллин
Фото: pixabay

Теги: Кадыйр Сибгатуллин Яңалыклар Шаян мирас

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру