Журнал «Безнең мирас»

Татар халкы яраткан җырчысын соңгы юлга озатты (ФОТО)

Ике көн буран дулады. Олы сагыш кичергән сыман, елап-елап карлы яңгыр юлларга сарылды. Татарның бөек җырчысы Илһам Шакировның бакыйлыкка күчкән көннәре әнә шулай тарихка кереп калачак. Бүген Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт һәм опера һәм балет театрында татар җәмәгатьчелеге җырчы белән бәхилләште.

Илһам Шакиров тарихка татар җырын бөек итеп дөньяга таныткан моң иясе буларак тарихка кереп калды. Аңа быел 84 яшь тулган булыр иде.
Хушлашу мәрасимендә Илһам аганың яраткан тамашачылары белән бергә, республика җитәкчелеге дә катнашты. Татарда мондый хушлашулар булдымы икән әле? Әлбәттә, булгандыр. Тукайны, Туфанны, Сәлимҗановны соңгы юлга озатулар… Әлфия Афзалова, Хәния Фәрхи кебек җырчы-сандугачлар белән хушлашу да кайгы көне буларак истә калган иде.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында, туганнарының, татар халкының кайгысын уртаклашып, Илһам Шакировның татар җыры легендасы булуын билгеләп үтте. “Илһам абыйга Ходайдан бирелгән сәләте, кабатланмас тавышы бөтен дөньяга татар моңын һәм җырларын дөньяга танытырга мөмкинлек бирде. Андый кешеләр турында “дөньяга бер мәртәбә килә дә, мәңге истә кала” дип әйтәләр. Без аны сәнгать, җырчылар өчен эталон итеп күрдек”, — дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Һәм шунда ук Илһам Шакиров исемен мәңгеләштерү буенча эшләр кирәклеген ассызыклап, инде ике-өч ай эчендә төзелеп бетәчәк “Казан-Экспо” халыкара күргәзмә үзәгендәге өч мең тамашачыны сыйдыра алачак Концерт залына бөек җырчының исемен бирү турында уйлавын җиткерде. Һәм әлеге фикерне җыелган халык та алкышлар белән каршы алды.
Дәүләт Киңәшчесе, ТР беренче Президенты Минтимер Шәймиев та Илһам агага булган хөрмәтен белдерде. “Замандашыбыз Илһам Шакировның арабыздан китүен зур югалту дип атыйм. Талантын әйтеп кенә бәяләп булмый. Андый кешене югалткач кына бу турыда уйлыйбыз. Илһамның Ходайдан бирелгән тавышы аша безнең бөек шагыйрьләребезнең, халкыбызның гасырдан гасырга килгән җырлары абезгә җитте. Ул аларны күңелләргә онытылмаслык итеп сеңдереп калдырды”, диде ул. Дәүләт Киңәшчесе җырчының үзе исән чагында ук зур мәртәбәләргә ирешүен, дәүләт тарафыннан зурлануын искәртте. Һәм мөһим бер моментны искә алды. И.Шакировның 70 яшьлек юбилее алдыннан гына Татарстан җитәкчелеге республика алдындагы казанышлары өчен дигән мактаулы исем бирү турында карар кабул иткән. Һәм беренче орден иясе булып та Илһам Шакиров танылган! Ә инде киләчәктә җырчының исемен мәңгеләштерү йөзеннән аның исемендәге фестиваль оештыру кирәклеген дә ассызыклады.
Минтимер Шәймиевның җырчыбызга булган хөрмәте аның чыгышындагы түбәндәге сүзләр аша истә калды: “Илһам Шакиров безнең арадан китте, илһам бездә калды”.
Яраткан җырчысын соңгы юлга озатырга килгән халыкка Айдар Фәйзрахманов мөрәҗәгате дә бик мәгънәле булды: “Зал тутырып хушлашырга килүегез Илһам абыйның, татар моңының һәм татар халкының көчен күрсәтеп торучы дәлил. Алга таба да шулай булып калсак иде”. Бу хакта "Идел" журналы сайты яза.



Теги: Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру