Журнал «Безнең мирас»

Илһам Шакиров – Сарманның бренды

27 гыйнвар көнне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бинасында «Илһам чишмәсе» исемендәге төбәкара җыр бәйгесенең сайлап алу туры уздырылды. Бәйгедә 6 яшьтән 21 яшькә кадәр яшь җырчыларга катнашу мөмкинлеге бирелде. 2023 ел – Милли  мәдәниятләр һәм традицияләр елы булып игълан ителде. Бу ел кысаларында «Илһам чишмәсе» бәйгесе тагы да актуаль тоела.


«Быел әлеге бәйгенең дәрәҗәсе, катнашучылар саны да артты, географиясе тагы да киңәйде. Алда бу бәйгене бөтенроссия дәрәҗәсендә үткәрергә дә планлаштырабыз. Әлбәттә, бу - эшнең башы гына, чөнки алда аны халыкара итеп тә ясарга уйлыйбыз. Еш кына без халкыбызның бөек сөекле улын Илһам Шакировның иҗатын яшьләр арасында түгел, ә билгеле бер профессиональ дәрәҗәгә җиткән җырчылар аркылы җиткерә идек. Ә 6 яшьтәге категория һәрвакыт үзэшчән булып күләгәдә калды. Чынлыкта исә безгә, киресенчә, ихластан җыр аша хисләрен җиткерүче җырчыларны моңа тарту мөһим булды. «Изге чишмә» бәйгесе моңа ирешергә ярдәм итә», – дип сүзен җиткерде Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров.


Сайлап алу туры бик кызу узды, бәхәссез дә булмады. Татарстанның халык артисты Зөһрә Шәрифуллина, режиссер Алмаз Нургалиев, Татарстанның атказанган артисты Азат Халимов, «Җырлыйк әле» тапшыруының алып баручылары Азат-Алинә Кәримовлар һәм Сарман районы сәнгать мәктәбе укытучысы Рәсихә Хәмидуллина катнашучыларны иҗат кешеләре күзлеге аша бәяләде. Бәйгенең төп оештыручылары – ООО «Меги» компаниясе генераль директоры Илдар Гамиров, «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасы советы һәм оештыру комитеты әгъзасы Миләүшә Гамирова һәм «Ак калфак» иҗтимагый рәисе Кадрия Идрисова да үз сүзләрен әйттеләр.


«Әлеге бәйге электән Сарман районында гына үткәрелеп килсә, быелдан башлап без аны, башка төбәкләр тәкъдименә колак салып, Россиякүләм итеп уздырырга булдык. Гаризалар күләме якынча 150не тәшкил итте. Миңа калса, бу шактый гына сан, чөнки Илһам Шакировның җырларын бөтен кеше башкарып бетерә алмый, балалар бигрәк тә. Аның өчен зур сәләт кирәк. Беренче ел өчен бу сан – бик яхшы күрсәткеч», – дип белдерде Гамиров Илдар Өнип улы.


«Без гаилә белән әлеге бәйгене 3 ел рәттән уздырабыз. Районда гына уздырылган бәйге кыска вакыт эчендә шундый зур дәрәҗә алды. Без – И.Шакиров җырларын тыңлап үскән буын. Ул – Сарман районының бренды», – дип белдерде «Илһам чишмәсе» бәйгесенә нигез салучы Гамирова Миләүшә Мөдәфис кызы.


Сайлап алу турының нәтиҗәләре һәм җиңүчеләр исемлеге 18 февраль көнне Сарман муниципаль районында, зур гала-концертта билгеле булачак.


Теги: Айзилә Сабирова Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру