Илһам кайчан килә?

«Болгар» мосафирханәсенең кырыгынчы бүлмәсендә өч шагыйрь сөйләшеп утыра: Габдулла Тукай, Сәгыйть Рәмиев, Зариф Бәшири.

Тукай Бәширине өнәп бетерми, аның тизрәк чыгып китүен тели. Кунак ителгән, сыйланган, сөйләшәсе сүз дә беткән, аңа бары, саубуллашып, рәхмәтләр әйтеп чыгып китәсе генә калган. Ә Зариф Бәшири чыгып китәргә җыенмый, такылдавын дәвам итә, әле бер темага, әле икенче темага күчә.

– Габдулла әфәнде, әйт әле, зинһар, сиңа илһам кайчан килә? – дип сорый ул, ниһаять.

Бөек шагыйрь аңа бераз көлемсерәп карап тора да сорау белән җавап бирә:

– Ә сиңа?

– Миңамы? Миңа төнлә, йокларга яткач, күзне йомгач килә.

– Ә-ә, сере менә нәрсәдә икән! – дип, җанланып, кычкырып җибәрә Тукай. – Әйтәм, шигыреңне укыган саен йокы килә. Шуңа икән!

Такылдавык җанның кирәкмәгән сүзләрен эче пошып тыңлап утырган Сәгыйть Рәмиев, моны ишетеп, кинәт шаркылдап көлә башлый, ә Зариф Бәшири, салып куйган галошын да кияргә онытып, шундук йөгереп чыгып китә.

 

Афзал Шамов

Безнең мирас. — 2021. — №4. — 114 б. 

Фото: pixabay

Комментарий язарга