Журнал «Безнең мирас»

“Илһам чишмәсе”нең җиңүчеләре билгеләнде

18 февраль көнне Татарстанның Сарман районы җирлегендә “Илһам чишмәсе” III төбәкара җыр бәйгесенең йомгаклау концерты булып узды. Бәйгене Бөтендөнья татар конгрессы, «Меги» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты, Региональ «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы үткәрә.


Мәшһүр җырчыбыз Илһам Шакировның иҗатын таныту, аның исемен мәңгеләштерү, яшь буынны тәрбияләү һәм халык традицияләренә җәлеп итү максатыннан оештырылган әлеге бәйгегә быел төрле төбәкләрдән 150дән артык гариза килгән. Һәр катнашучы Илһам Шакиров репертуарында булган ике җыр башкарып видео җибәргән. Жюри әгъзалары алар арасыннан иң-иңнәрен сайлап алды һәм нәтиҗәдә финалга чыккан 19 катнашучы Сарман мәдәният йортында узган тантаналы йомгаклау чарасында чыгыш ясады. Бәйрәм сәхнәсенннән бәйгенең жюри әгъзалары - Татарстанның халык артисты Зөһрә Шәрифуллина, халыкара конкурслар лауреатлары Алинә Кәримова һәм Азат Кәримов та җырлы сәламнәрен җиткерделәр.


Җиңүчеләр яшь аралыгына карап, 4 категориядә билгеләнде: 6 яшьтән 9 яшькә кадәр, 10 яшьтән 12 яшькә кадәр, 13 яшьтән 16 яшькә кадәр һәм 17 яшьтән 21 яшькә кадәр. 1 нче дәрәҗә лауреат исеменә Илмир Заһертдинов (Актаныш), Гөлия Заһертдинова (Актаныш), Рөстәм Хөсәенов (Казан) һәм Сәйдә Абдуллина (Казан) лаек булды. Барлык җиңүчеләргә дә истәлекле бүләкләр тапшырылды.













Теги: Яңалыклар

КОММЕНТАРИЙ ЯЗАРГА

Выпуск журнала март

ФОТО

Казиле мәчетенә 120 ел


Башка фотолар →

Башка видеолар →

Аудио

Вафирә Гыйззәтуллина башкаруында «Җырымда юатырмын» җыры


Башка аудиоязмалар →

БЛОГЛАР





Бөтен блоглар →

ВИДЕО

  • Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

    Флюра Сөләйманова: "Филармония - яшәү рәвешем"

  • “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру

    “Яшел камин янында. Шәхесләребез”. Газинур Моратка багышланган тапшыру