Илдар Гүзәлгә… вак бәлеш бүләк иткән

“Кадерлем, бүген нинди көн икәнен беләсеңме?” — бу әйтем бик күп мәзәктә очрый. Чыннан да, күп кенә мәртәбәле даталарны без көнкүреш ыгы-зыгы белән онытып җибәрәбез. Бигрәк тә ир-егетләр.

Шушы көннәрдә Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимовның кавышу көннәренең билгеләп үтте, никах узган көн, ягъни мәсәлән. Юк-юк, Илдар бу көнне онытмады. Тик бу көн Хәкимовлар гаиләсендә әллә ни зурлап узмады, чөнки гастрольләр иде.

“Илдар никах көне уңаеннан нәрсә бүләк итте?” дигән сорауга Гүзәл болай диде: “Вак бәлеш һәм кефир”. Һәм инстаграмдагы сторисында моның дәлилен дә күрсәтте. Бүләге дә бүләге… Әмма юмор хисе өчен “бишле”!))

Чыганак: urazova.ru

Комментарий язарга